- 28.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №38 (28 сентябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Халык байлыгына кызыгып күзләре кызарган түрәләр, илебездәге социалистик системаны җимереп, капитализм төзергә тотынды. Ләкин совет системасын ничек кенә яманласалар да, аның үзләренә файдалы якларын саклап калырга тырыштылар. Бүген предприятиеләрдә җитәкче мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы профсоюз оешмалары барлыкка килде. Әйе, җитәкчеләрнең дә төрлесе булган кебек, бөтен профсоюз рәисләрен дә бер калыпка салып карарга ярамый. Эшчеләр үз теләкләре белән сайлап куйган профсоюз җитәкчеләре күп иде элек. Мәсәлән, Азнакай УБРы профсоюз рәисе Әлам Хәнипов – шундыйлардан. Үз эшчеләрен, шулай ук, Азнакай халкын яклап йөргән өчен, шәхси тормышында күпме киртәләргә очрады. Шулай булуга карамастан, күрәләтә кеше хокукларын бозучы түрәләргә каршы бүген дә бик актив көрәш алып бара.
Ләкин мондый үз эшенә бирелгән, чын профсоюз лидеры булу – бүген сирәк күренеш. Күп кенә предприятиеләрдә бу оешма эшче хокукларының бозылу очракларын яшереп калдыру өчен кирәк. Җитәкчеләр, профсоюз рәисе имзасы булган кәгазь кисәген күрсәтеп, эшче хокукы бозылмавын исбатларга омтыла. Ләкин бу күп очракта дөреслеккә туры килми. Мин моны үзем эшләгән нефтьчеләр предприятиесе мисалында бик яхшы беләм.
Азнакай УТТсы (технологик транспорт идарәсе) февраль, март айларында байтак кына шоферларга хезмәт хакының бер сәгатьлек тарифын киметеп түләде. Ә Русия хезмәт законнары буенча моның өчен эшчене ике ай алдан имза куйдыртып, кисәтергә тиеш иде. Бозылган хокукыбызны яклауны сорап, мин УТТ профсоюз рәисе Атлас Ганиевка мөрәҗәгать иттем. Апрель аеның хезмәт хакы дөрес тариф белән түләнде. Ләкин ике айлык түләнеп җитмәгән акчаларның кем кесәсенә кергәне аңлаешсыз калды. Русия законын, эшче хокукларын бозган өчен җавап тотучы да булмады. Бездә, эшчеләрне куркытып, «Хәзинә» газетасына яздыру гадәте бар. Һичьюгы, шул газетада хокуклары бозылган эшчеләрдән гафу үтенеп язган язма да күренмәде.
Ә бит профсоюзларның төп вазыйфасы – үз әгъзаларының хокукларын яклап чыгу. Ләкин бездәге профсоюз, предприятие өчен җыелыш алып бару, мәдәни яки спорт чаралары оештыру, бәйрәмнәрдә түрәләр күңелен күрү белән мәшгуль. Әйе, бүгенге профсоюзны эшче хокукларын яклаучы дип әйтеп булмый. Ул фәкать түрәләрнең кытыршы эшләрен шомартучы ролен генә үти.
Шулай булгач, нигә соң без аңа ай саен бер процент хезмәт хакыбызны биреп барабыз? Без түләгән акчага нигә түрәләр каядыр барып, балалары белән «качышлы уйнап» йөрергә тиеш? Капитализм чорында мондый профсоюзга таянып буламы, әллә безгә башка «хокук ярдәмчесе» оештырыргамы? Менә шундый уйлар мине бу союздан гариза язып чыгарга мәҗбүр итте. Бүгенге көндә мондый профсоюздан чыгарга теләүчеләр байтак. Ләкин, күбесен ипотека, кредит, ссуда кебек капитализм богаулары бәйләп тора. Чөнки бу адымың белән түрәләр күңеленә ярап бетмәвең бар.
Шул ук сәбәп безнең предприятиедә күп кенә шоферларны төзек булмаган техника белән, «Булгария» теплоходы капитаны кебек, көн саен линиягә чыгып китәргә мәҗбүр итә. Запчасть янга калдырып, җитәкчеләрнең премия алуы бәрабәренә, күпләр тормышын куркыныч астына куеп, айлар буе ярык, яисә шомарган тәгәрмәч белән йөрергә мәҗбүр. Шоферларның хокукын бозып, шәхси машиналарында һәм гаражларында законсыз тентү оештырырга сәләтле булган УТТ хакимияте үзенең югары дәрәҗәдәге җитәкчеләренә, база территориясенә кертеп шәхси машиналарын куярга рөхсәт итә. Алар сак хезмәте тарафыннан да тикшерелми. Капкадан чыкканда нинди материал байлыклар алып чыкканнары да билгесез. Безнең профсоюз башлыгыбыз да шулар белән тиңләштерелгән. Бәлки, шул да эшче белән профсоюз арасын ерагайтуда күпмедер өлеш кертә торгандыр.
Хезмәт хакының торакка түләү, товар хакларыннан көннән көн ераклашуы да бүгенге профсоюзларның безнең өчен түгел икәнен раслый. Әйе, моны халык та аңлый, әйтик, үткән октябрь сайлаулары моны бик яхшы күрсәтте. Азнакайның иң эре нефть предприятиесе булган НГДУ профсоюзы рәисе моңа чаклы билгесез булган үз-үзен тәкъдим итүчегә оттырды. Ә бит ул, вакытында эшче хокукларын якларга тырышып йөрсә, халык аны сайламый калмас иде. Болай барса, алдагы сайлауларда да мондый сюрпризлар булырга мөмкин әле.
Сайлаулар якынлашкан бу көннәрдә ил, республика җитәкчеләре зирәклек күрсәтерләр, профсоюзлар эшчәнлегенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңа таләпләр куярлар, кискен чаралар күрерләр, дип өметләнәм.
Азнакай шәһәр Советы депутаты.
Комментарии