Дуңгыз комплексы татар авылын пычрата

Дуңгыз комплексы татар авылын пычрата

Татарстан Республикасы Президенты

Рөстәм Нургали улы Миңнехановка,

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе

Васил Габделгаяз улы Шәйхразыевка

Ачык хат

Хөрмәтле Рөстәм әфәнде! Хөрмәтле Васил әфәнде!

Республикабызның Саба районында бик бай тарихлы бер татар авылы бар, ул – Олы Кибәче авылы. Бу авылга 1555нче елда, Явыз Иван гаскәренең чукындыруыннан качып килгән татарлар нигез салган, диелә. Авыл үзенең һөнәрчеләре, тегүчеләре, тиречеләре, кап, чыпта сугучылары, балта осталары, савыт-саба, тәгәрмәч һәм чана ясаучылары, көмешчеләре, скрипка ясаучылары, йон эшкәртүчеләре, итек басучылары, чүлмәкчеләре белән дә гасырлар буе дан тоткан.

Олы Кибәче – иманлы авыл, анда инде 1830нчы елда ук мәчет булганлыгы билгеле. Тирә-күршедә күп авылларны көчләп чукындырсалар да, Олы Кибәче авылы халкы иманны бирми, мөселман булып кала. Биредә хәтта совет чорында да халык намазны ташламый, ә инде дөньялар үзгәрә башлауга, Олы Кибәчедә башта – агач, аннан таш мәчет салып куялар. Бүген дә мәчеттә биш вакыт намаз укыла, халык уразасын тота, дин-исламча яшәргә тырыша.

Олы Кибәче авылы бай, матур яши, чөнки халкы бик булган. Өйләр берсеннән-берсе матур, хан сарайлары кебек! Әмма шушы иманлы, булдыклы авыл халкының йөрәк бәгыренә төшкән бер мәсьәлә бар, ул – Олы Кибәчегә терәлеп торган дуңгыз комплексы. Дөрес, биредә совет чорында ук 12 мең дуңгызга исәпләнгән комплекс булган, ул вакытта халыктан сорап тору юк иде бит! Советлар белән бергә, дуңгыз фермасы да бетү чигенә килеп җиткән, әмма аннан акча ясарга теләүчеләр комплексны яңадан торгызган. Бүгенге көндә биредә 13 меңләп дуңгыз асрыйлар, аның сасысы бөтен авылны каплап киткән, сулыш алырлык түгел, бугы-тизәге кырда агып ята. Әйе, дуңгыз бугын Кибәче кырына ашлама итеп чыгаралар, ул елга-суларны, бөтен тирә-юньне, авылларны, кешеләрне агулый. Ул дуңгызларны, зур машиналарга төяп, чината-чината Шәмәрдәнгә ташыйлар. Мин бу хәлләрне үз күзләрем белән күргән кеше буларак язам...

Авыл халкы бу шакшыдан, бу афәттән, бу тавыштан ничек котылырга белми, инде язмаган җирләре калмаган. Саба районы хакимият башлыгы Рәис Миңнеханов аларга: «Үзегез эш сорадыгыз бит», – дип кенә җавап биргән. Бу авыл халкы 1997нче елны, Саба районыннан чыгып, Теләчегә кушылабыз, дип, өч көн буе Казанга җәяү барган, Кремльдә Минтимер Шәймиев янында булган, таләпләре үтәлмәгәч, Ирек мәйданында ачлык игълан иткән кешеләр бит! Бәлки алардан шуның өчен үч алалардыр? Билгеле булганча, бу дуңгыз комплексы «ТАТМИТ Агро» дип аталган холдингка керә икән, аңа, халык сөйләве буенча, Пермь төбәге байлары хуҗа. Әйе, акчасы – аларга, пычрагы – авыл халкына кала. Заманында чукынуга бирешмәгән, тырышлыгы белән тирә-юньдә дан казанган, авыл уртасында агып яткан салкын чишмәләре белән сокландырган Олы Кибәчене бүген шушы дуңгыз комплексы харап итә. Биредә күп кешедә яман шеш һәм башка куркыныч авырулар табылган. Кемнәрнедер баету өчен бүген татар авылын, татар халкын корбан итеп бирү бит бу, дуңгыз белән чукындыру!

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Хөрмәтле Васил Габделгаяз улы!

Сез «Милләтне саклыйк, авылларны саклыйк!» дип еш сөйлисез. Менә саклагыз шушы тарихи татар авылын, коткарыгыз аларны бу дуңгыз комплексыннан! Мөселман-татар авылы болай дуңгыз бугына батып, череп ятарга тиеш түгел бит! 1100 ел буе ислам динендә булган татар халкын болай мыскыл итәргә ирек бирмәгез! Бу олуг юбилейга гарәп илләреннән дә зур кунаклар килер, авыл халкы, ярдәм сорап, аларга мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин бит! Сездән бу мәсьәләне уңай якка, Олы Кибәче авылы халкы файдасына хәл итүегезне сорыйм – андагы дуңгыз комплексын бетерегез, халыкка саф һава сулап, чиста су эчеп, сәламәт яшәргә мөмкинлек тудырыгыз!

Ихтирам белән:

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,

язучы, тарих фәннәре кандидаты

Комментарии