- 27.06.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №25 (26 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Йөрәгемдә гомерлек яра булып күз алдымда торган сугыш башланган көн турында язасым килә. Без Самара өлкәсе, Камышлы районында яши идек. Камышлы – район үзәге.
Без әле яшь балалар гына идек. Ул бик матур кояшлы Сабан туе көне иде. Ат дугаларына кыңгыраулар тагып, авыллардан Сабан туена киләләр. Арбада утыручылар гармун уйнатып җырлап бара. Камышлы гөрләп тора.
Сабантуй башланырга да өлгермәде, «сугыш чыккан» дигән хәбәр килде. Ирләрне туплый да башладылар. Мәхшәр башланды. Сугышка китүчеләрне атларга төяп станциягә озаттылар. Шул озатуларны искә алганда күздән яшьләр килә. Аналар, балалар елый – язып кына бетерә торган түгел.
Безнең Камышлыдан станциягә барганда тау борылмасы бар.
«Без илләрдән киткән чакта
Күтәрелде томаннар
Бу китүдән кайта алмасак,
Сау булыгыз туганнар», – дип җырлап шул борылмадан күздән югалды әтиләребез, абыйларыбыз. Шул китүдән берсе дә кайтмады дияргә була. Кешеләр генә түгел, атлар да кире кайтмадылар. Аларны товар вагоннарына төяп озаттылар.
Хәзер миңа 85 яшь. Ул көн хакында кешегә сөйләгәндә дә еламый кала алмыйм.
Хәзергеләр тормыштан канәгать түгел. Ходайга шөкер итеп кенә яши белергә кирәк.
Чәчеп үстереп, безгә ризык әзерләгән авыл халкына бик зур рәхмәт. Газета хезмәткәрләренә дә рәхмәтем зур. Яратып укыйм газетагызны. Ходайдан сезгә исәнлек сорыйм. Кеше хакына яшәүчеләргә бик ошамыйдыр инде кайбер язмаларыгыз. Аллаһыбыз үзе хөкем итсен инде аларны.
Шәмсенур әбиегез ӘХМӘТГӘРӘЕВА.
Бөгелмә шәһәре.
Комментарии