- 27.06.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №25 (26 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Әле дә хәтеремдә: 1953 елның 5 март иртәсендә Иосиф Виссарионович Сталин үлүе билгеле булды.
Сыкы, салкын иртә. Зөһрә әбием ишеккә каткан бозларны балта белән чапкан җиреннән, балтасын куеп, бер читкәрәк утырып, яшьләнгән күзләрен сөртә-сөртә: «Илебезне сугыш хәрабәләреннән арындырып, фашистлардан азат итеп, ипигә тамагыбыз туя башлагач кына үлеп китеп, туачак якты тормышыбызны күрә алмады шул», – дип авыр сулап куйды.
Янәшәдәге киез итек фабрикасындагы котельныйдан гудок тавышлары яңгырый, өзек-өзек кычкырткан паровоз тавышлары ишетелә. Гомумән, бар да тирән кайгыда, табиблар, хирурглар да тиз генә килеп, эшләрен озак тотмыйлар.
Ә Брежнев үлгән көн – 1982 елның 10 ноябре – демонстрациягә чыккан бизәлгән машиналарның плакатларын алып куеп, тәртипләп яткан чакка туры килде. Район мәдәният йортында рәссам-декоратор булып эшләгән еллар иде.
Республикабыздагы обкомның беренче секретаре Мусинны соңгы юлга озатуга, Л. И. Брежнев китеп барды. Барыбыз да зур кайгы кичердек, күз яшьләре түктек, күмгәннәрен телевизордан карап тордык. Бу көн дә авыр кичерешләр, онытылмас хатирәләр калдырды.
Чыннан да, без торгынлык кичермәдек, завод-фабрикалар, электростанцияләр төзелде. Завод-фабрикаларда эшчеләр үз вакытында эш хакын, еллык, айлык, яки фатирлык премиясен алдылар, ял йортларында, санаторийларда бушлай ял иттеләр, саклык кассаларына акчаларын салу мөмкинлеге дә булды.
Менә бер мисал китерәм. Леонид Ильич Брежнев идарә иткәндә бар әйберләр очсыз, алырга мөмкинлегебез дә бар иде, поездларда, очкычларда, теплоходларда да бәяләр түбән, теләсә-кая барырга мөмкинлегебез булды. Җәмәгатем Рәшидә белән нәни кызым 5 яшьлек Илзирә – Донбасска, юл өчен 19 сум түләп бардылар. Үзем исә бистәбездә ресторан ачылган елны, 4 кеше кереп ашап-эчеп чыкканда, барысы өчен 5 сум түләгәнем хәтердә.
Ә икмәккә килгәндә, 1 сумга 6 ипи тия иде. Бер буш шешә тапшырсаң, 16 тиен – бер ипи дигән сүз. Автобус бәясе – биш тиен. Киров-Казан пассажир поездына Шәмәрдәнгә кадәр билет алу – 36 тиен. Аракының бәясе – 2 сум 80 тиен, кызыл вермут – 1-2 тиен, бер бокал сыра – 24 тиен, өчпочмак – 17 тиен… Килькиның чуты да булмады, ишек катында, почмакта торды, кирәк кеше закускага учлап алды. Фермага, дуңгызларга, кап-кап туңдырылган балыклар кайтарылып алларында торды. Машина-трактор паркларына яңа техника да, комплект запчастьләре дә әледән-әле кайтарылды.
Ул төзелеш материаллары, металл конструкция, арматураларның исәп-хисабы булмады.
Бензинның литры 8 тиен вакытын яхшы хәтерлим, аннан 40 тиен булды. Әгәр юлда машинаңның ягулыгы бетеп туктый калсаң, чиләгеңне тотып, каршы баручы машинага кул изәп, ул туктап, сиңа кирәгенчә ягулык биреп китә иде. Менә ул кайда ярдәмчеллек, шәфкатьлелек! Без Коммунизмда яшәдек. Аны оҗмахка тиңләп яшисе түгел, яшәдек ич, барысы да җитте, киендек тә, балаларны да укыттык, туен-мәҗлесен дә үткәрдек, кассага да салдык. Хәзер чиләгеңне тотып чыгып кара, башыңа каплап китәрләр! Анда-монда йомышың чыгып барасы булса, үз якының, күршеңнең машинасына утырып барсаң, алар да акча өмет итә, барысы да шуңа корылган – кыргый капитализм чоры.
Без башлангычта укыганда, укытучылар Владимир Ильич Ленин бабайның ничек революция ясавын, барлык милләтләргә тату, тигез тормыш биргәнен, «укырга, укырга, укырга» дип әйтүен, аны бер вәхши Каплан исемле хатын ерткычларча атуын сөйлиләр иде. Мәскәүдәге Кызыл мәйданда аның мавзолее булуын, һәр елны илебезнең барча мәктәпләреннән мавзолейга, аны күрергә экскурсияләр оештырылуын, кышкы салкыннарда да аны күрергә килгәннәрнең озын чиратларда торуын сөйләүләре, рәсемнәрен күрсәтүләре хәзер дә күз алдында тора.
Хәзер исә көн саен, Иван Степандай эш кыргандай, телевизорда Путин да Медведев. Ә Леонид Ильич Брежнев телевизор экранында елга бер – Яңа ел котлавында күренде. Менә ул кайда әдәплелек, тыйнаклык! Булдыклы кеше бервакытта да үзен мактамас.
Иосиф Сталинны, Владимир Ильичны, Леонид Ильичны нык сагынабыз, ихтирам белән искә алабыз. Рәхәттә яшәдек. Хәзер алар кебекләрне күрмәбез дә, буласылары да юк. Хәер, тарих фәнен укымаган буынның нинди киләчәге булсын!
Нурислам ГАЛИЕВ.
Зур Кукмара.
Комментарии