Үзебезнең Сократ

Үзебезнең Сократ

(Академик Әгъдәс Борһановның 100 еллык юбилее үтте)

Әгәр туксанынчы еллардагы халык күтәрелеше булмаса, без бәлки тарихчы галим Борһанов Әгъдәс Хөсәен улы турында бик белмәгән дә булыр идек. Без дигәнем, тарих фәненең эчендә кайнамаган кешеләрне күздә тотуым. Аның 1966нчы елда якланган «Октябрьская революция и партии меньшевиков и эсеров» дигән докторлык диссертациясе тарихи фактларга таянып языла һәм шул чордагы партияләр турында чынбарлыкны ачкан зур вакыйга була. Әмма рәсми даирәләр (ВАК) әлеге фәнни эшне, партия линиясенә туры килми дип, матбугатта мыскыллауга дучар итәләр һәм расламыйлар. Диссертация 1990нчы елда гына раслана. Борһанов гомеренең фәндә иң актив 23 елы сызып ташланды дигән сүз бит бу. Эзәрлекләүләргә дучар ителгән Әгъдәс ага Казанда эшеннән китәргә мәҗбүр була һәм сыену урыны итеп Мәскәүне сайлый. Анда да тарихчы буларак бик кыенлык белән эшкә урнаша.

Мондый чарасызлыктан фәннән кул селтәп киткән кешеләр дә аз түгелдер. Әмма Әгъдәс ага үзенең төп шөгыле фән булуына икеләнми. Шуңа ул үз алдына бернигә карамый гыйлем туплауны максат итеп куя: философия, социология, әдәбият һәм, әлбәттә, тарих буенча мөмкин булган хезмәтләрне укырга, анализларга керешә. Алдагы хезмәтләре өчен ныклы мая барлыкка китерү һәм фәндә билгесезлек еллары бу.

«Үзгәртеп кору» башлану Әгъдәс агага күңелендә кайнаган уйлануларны вакыйгалар барышында туган фикерләр, күзәтү-анализлар рәвешендә башта күп санлы мәкаләләр, аннан «Откуда и куда идешь, Россия?» (1996) дигән күләмле монография итеп бастырып чыгару мөмкинлеге ачыла. Ул җитмеш яшендә егетләрчә җилкенеп татар милли хәрәкәтенә килеп кушыла: «Милли мәҗлес» депутаты итеп сайлана, БТИҮ*, Бөтендөнья татар конгрессы җыены, Мәскәү милли-мәдәни автономиясе һәм «Туган тел» җәмгыятьләренең җитәкче органнарында була. Һәркайда алда торган бурычлар, мөмкинлекләр турында үз фикерләрен әйтеп чыгышлар ясый.

Шулай итеп, туксанынчы еллар Әгъдәс Хөсәеновичка галим буларак тулысынча ачылырга, Русиядә барган үзгәрешләргә карата үз фәнни карашын барлыкка китерергә мөмкинлек бирә. Ул «Философия и социология собственности: российские реалии», «Философия собственности: российские и татарские реалии» дигән хезмәтләрендә гражданнар җәмгыятен урта милекчеләрдән башка төзеп булмаганын, халкыбызның «малы юкның җаны юк», – дигән мәкальнең ни дәрәҗәдә тормышның асылын күрсәткәнен фәнни һәм фәлсәфи яктан ныклы нигезли.

Әгъдәс ага үзе дә: «Иртәрәк үлгән булсам, фәннәр кандидаты һәм бер кечкенә китап авторы гына булып калыр идем. Үзгәртеп кору миңа яңа сулыш өстәде», – дип әйтергә ярата иде. Ул 350дән артык фәнни һәм публицистик хезмәтләр авторы. Әледән-әле яңа уй-фикерләре белән интернет аша да бәхәс мәҗлесләре оештырып килде.

Әлбәттә, аның «уртак милектә һәркемнең дә өлеше булырга тиеш, бүлешергә кирәк» кебек фикерләре идарәче даирәләрне сагайта, әмма ул аны сугыш афәтләре, тирә-як табигате бозылу, милекнең аерым кланнар кулында тупланып, күпчелек халыкның хәерчелеккә төшү куркынычыннан чыгып аңлата һәм бу афәтләрдән котылу өчен башка юл юк дип тә тәкрарлый.

Аның милеккә булган карашларын авыл җирлегенә бәйләнешле анализлап караганда да, академик Борһановның ни дәрәҗәдә хак икәнен күрәсең. Беребезгә дә сер түгел, ничек кенә «шатлык барабаннары» кагарга тырышсак та, китә халык авылдан. Кәҗәгә биргән бер мең сум акча гына кешеләрне авылда тота алмаганы көн кебек ачык шул. Мең сумга да, өч меңгә дә мал асрамый хәзер авыл кешесе. Аны җитмеш ел буе мал тотмаска өйрәттеләр бит, ниһаять, аңлады ул. Авылда эш юк дип әйтү дә бик үк дөрес түгел – авылда эшләгән эшкә гадел бәя һәм ихтыяҗ юк. Төп бәла шунда. Кибетләргә кереп карагыз – иң очсыз бәя белән нәрсә сатыла? Үзебездә җитештерелергә мөмкин булган яшелчә-җимеш. Аны да читтән кертәләр. Авыл халкын акыртып буу бит бу. Халык шул очсыз бәягә дә бәрәңге-кишер-суган-чөгендер үстереп, бераз акчага тиенер иде, аны алучы юк. Менә монда инде академик Борһановның авыл җирлегендә кооперация оештыру турындагы дәлилле фикерләре ярап куяр иде дә, әлегә шул уен уйнау белән чикләнәбез булыр.

Беренче тапкыр Әгъдәс аганы чыгыш ясаганда сәхнәдә күрдем. Янып-ялкынланып, залны авызына каратып, бернинди кәгазьсез озак сөйләде ул. Уй агымы шундый тыгыз, фикерләре колак ишетмәгән яңалык һәм сөйләүче үзе бер феномен булып хәтергә уелды шулчак. «Оратор бу!», – диделәр янымда утырганнар. Кемдер берәү: «Мәскәүдән, профессор Борһанов, элек Казанда эшләгән, куылган», – дип тә өстәде. Әгәр Чаллыда ясаган чыгышы турында да язмасам, укучы Борһановның нинди ораторлык осталыгына ия булганын тулысынча күз алдына китермәс кебек. Ул Чаллы җыенына Мәскәүдән махсус килгән иде. Гадәттәгечә, җыенда сөйләргә теләүче күп, шуңа һәр чыгыш ясаучыга ун минут вакыт бирелде. Әгъдәс ага сөйли башлагач үзенә тиешле вакытны үтте, алып баручы кыяр-кыймас кына аны туктатмакчы булды, шунда зал бер тавыштан: «Сөйләсен!» – дип әмер бирде. Мондый очракта «зал йотлыгып тыңлый» диләр. Бу сүз генә чыгышның тәэсирен тулысынча ачмый. Залдагы халык өчен Әгъдәс аганың фикерләре һәркем күңеле белән эзләгән хакыйкать сүзләре булып, тыңлаучылар әсәрләнгән бер халәттә иделәр. Әлбәттә, аның чыгышы төп фәнни темасы – милеккә мөнәсәбәт һәм милләтне саклау юллары турында иде.

Әгъдәс аганың Чаллы җыенында булган чыгышына залның игътибары, аның сөйләгәннәре ни кадәр халык күңеленә якын икәнне күрсәтсә, икенче яктан милли хәрәкәт лидерларының бәласе Борһанов чыгышын һәм фәнни хезмәтләрен хәрәкәт файдасына куллана алмауда булды кебек. Татар кавемен коры бәйсезлек идеясе белән түгел, ә Борһановча маллы (милекле) булу фикерен алга куеп кына берләштереп була – милли хәрәкәт өчен төп идея шул булырга тиеш иде югыйсә.

Әгъдәс ага белән якыннан танышу мөмкинлеге ул Әлмәткә Миргазиян абыйның (Миргазиян Юныс) җитмеш яшьлек юбилеена килгәч булды. Абый белән дуслар булып чыкты алар. Күп кенә дәрәҗәгә ирешкән милләттәшләребезнең «чабаталарын түргә эләргә» яратканын истә тотып, куркып кына кулымны суздым Мәскәү академигына. Бик гади, аралашучан, әңгәмәдәшен үзе белән тигез куеп сөйләшә торган гали кеше икән Әгъдәс агабыз. Хәл-әхвәлләр турында белешкәндә, нәрсәләр эшләвем, ниләр белән кызыксынуым турында сорашты. Бераз мәкаләләр язгалавымны белгәч, үзенә җибәрүемне үтенде. «Миңа татар телен онытмаска бер сәбәп булыр», – дип тә өстәде.

Әлмәт энциклопедия группасы (хәзер таркатылды) һәм Мәскәүнең атаклы татар зыялылары арасында да күпер салынды Әгъдәс абый ярдәме белән. Армия генералы Мәхмүт Гәрәев, Акчуриннар аның аралашу даирәсендәге кешеләр булып чыкты. Мәскәүдән энциклопедия группасы өчен күп китаплар һәм мәгълүмат кайтты. «Яхшы килсә файда итә» – бу мәкаль Әгъдәс абый турында.

Аның фәнгә кереп китүе дә урау юллар белән. Ул бит авыл баласы. Әгъдәс Борһанов 1920нче елның 17нче октябрендә хәзерге Лениногорск районының Сарабиккол авылында дөньяга килә. Белемгә сәләтле, музыкаль бала була ул. Истәлекләрендә әтисенең вәгъдә ителгән гармун алырга дигән акчаны «баш төзәтүгә» тотканын, ә үзенең барыбер балалайка булса да сатып алганын (шешә акчасына) һәм уйнарга өйрәнгәнен көлеп яза. Холкының беренче билгеләре – тырышлык һәм максатчан үҗәтлек бала чагында ук шул гамәлендә күренә икән.

Гаиләләре белән Бөгелмәгә күченәләр. Мәктәпне тәмамлагач, ветеринар һөнәрен сайлый, техникум тәмамлый. Сугышка кадәр Урта Азия республикаларының берсендә баш ветеринар да булып эшли. Юридик институт бетерә. Тикшерүче була. 1939нчы елда армиягә алына. 1941нче елда Смоленск янындагы сугышта алар ротасы күп егетләрен югалта, Әгъдәс ага берүзе диярлек исән кала. «Күлмәк белән туган» диләр андый кеше турында. Мурманск оборонасында була. Төньяк Кореяны азат итүдә катнаша. Порт-Артур хәрби диңгез базасында хезмәт итә. Сугыш аның өчен 1947нче елда гына тәмамлана. Отсавкадагы подполковник һәм сугыш ветераны. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм 14 медаль белән бүләкләнгән. Аннан тормышын уку-укыту, фән белән бәйли һәм шушы юлның үз холкына иң кулай икәненә төшенеп, иҗатка чума.

Аны белгән кешеләр «Әгъдәс ул ирекле кеше» , – диләр. Бу билгеләмәнең үз тарихы бар. Ул ике ел КПССның Татарстан обкомында фән һәм уку йортлары бүлеген җитәкли, әмма эшеннән үз теләге белән китә. Бер әңгәмәсендә обкомда хезмәткәргә басымның һәм буйсындыруга омтылуның армиядәгедән дә көчле булуын әйтеп, бу эшнең үз холкына бөтенләй туры килмәгәнен тамгалый.

Менә шундый һәр нәрсәнең асылына төшенергә омтылучан үҗәт, ирекле һәм үзен тапкан кеше булып яшәде Әгъдәс агабыз. Аның тагын бик күп уңай сыйфатларын табарга булыр иде, үзе әйтмешли, йә кеше ышанмас. Шулай да Миргазиян абыйның аны «безнең заман Мәрҗание» дип атаганын, ә мәскәүле галимнәрнең «татар Сократы» дигәнен әйтеп китәргә кирәктер. Ерак бабасы суфи шагыйрь Мәүла Колый кебек, Әгъдәс ага да дөньяны камиллеккә өндәп яшәде.

Озын гомерле булды, соңгы көненә кадәр үз фәлсәфәсен гавамга җиткерергә омтылып, туксан тугызынчы яшендә бакыйлыкка күчте Әгъдәс ага. Без аны бик сагынабыз. Җор сүзле зирәк әңгәмәдәш, гүзәл акыл иясе, үзебезнең Сократ иде академик Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов.

Җәмәгать эшлеклесе, публицист, төбәкне өйрәнүче

Зәрия ХӘБИПОВА,

Әлмәт шәһәре

*Татарстан Югары суды карары нигезендә, хәзер экстремистик эшчәнлек алып бара дип табылды һәм эшчәнлеге туктатылды)

Комментарии