Әтием өстәлләре

Әтием өстәлләре

Инде без дә үзебезне өлкән кешеләр дип исәплибез. Күбебезнең әтиләре сугыштан исән кайтып, 1947-48нче елларда тормыш корып, балалар үстергән кешеләр. Шуңа да авылда 1949-1960нчы елларда туучылар күп, авыл гөрләп тора иде. Әти-әниләр колхозда эшләде. 1961нче ел – колхозчыларга 8-10 сум хезмәт хакы бирә башлаган, тамак та ипекәйгә туйган вакытлар.

Безнең әти кул эшенә, балта эшенә оста иде. Аның моннан 50-55 ел элек ясаган ике өстәле, 4 урындык, 2 эскәмиясе безгә әле дә хезмәт итә. Аларны шулкадәр нык итеп ясаган. Какшый башласалар, үзем дә төзәткәләп куям. Өстәл-урындыкларын – җәй көне бакчада чия, шомырт җыйганда, эскәмияләрен үзебез дә, күршеләр дә аш уздырганда кулланабыз. Әтинең вафатына инде 5нче дистә, шулай да ул ясаган әйберләр әле дә саклана.

Әти белән әни дә, әтинең Зәйнәп исемле апасы да бик тырыш, булган кешеләр иде. Аларны белгән кешеләр әле дә уңай яктан гына искә ала. Алар безгә дә хезмәт тәрбиясе бирде. Хәзер алар өйрәткәнне оныкларга да тапшырам, үзебез дә 15-20 еллап кул эшләре белән шөгыльләнәбез. Хәтта Казаннан, Мәскәүләрдән дә призлар, мактау кәгазьләре алып кайткаладык. Мәктәп, бакчаларда балалар өчен мастер-класслар да үткәрәм әле. Шулай итеп, балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә үземнән өлеш кертәм. Чөнки эш белүебез безгә гомер буе булышты. Миннән күреп, оныгым Зилә белән Ислам да кул эшләрен яратып үсә. Ислам оныгым бер конкурста җиңеп, Президент чыршысында да катнашты. Менә бит, эше барның ашы да, дәрәҗәсе дә була аның. Эшкә өйрәнеп үсүнең уңай яклары бихисап.

Госман ХӘСӘНШИН,

Балтач районы, Норма авылы

Комментарии