Әти-әниләр – керем чыганагы…

Әти-әниләр – керем чыганагы…

Мәктәпләрдә авыр ясак рәвешендә акча таләп итү күмәк төс алды. Әти-әниләр балаларын саклау өчен дә, мәктәпне ремонтлау өчен дә, уку әсбаплары, дәреслекләр сатып алу өчен дә, БДИ тапшыру өчен дә, тагын бик күп нәрсәләр өчен түли. Менә бер мисал: 26 март көнне Азнакай районында 9нчы класс укучылары математикадан БДИ биреп карады. 500дән артык укучыны район үзәгендәге 6нчы мәктәпкә китерделәр, һәркайсыннан 200әр сум акча түләтеп, имтиханга керттеләр. Шундый ук имтихан рус теленнән дә бар. 11нче класслар өчен ул кыйммәткәрәк төшә – һәрберсе 300 сум түли.

Элек җиңел иде – чирек төгәлләнгәндә һәм уку елы ахырында бар классларда да контроль эшләр эшләнә һәм шул җитә дә иде, бернинди финанс чыгымнары да таләп ителмәде. Барлык мәшәкатьне укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү эше ышанып тапшырылган шул ук мәктәп укытучылары башкара иде. Ә хәзер? Арадашчы фирма укучылардан акча җыюны оештыра, әйтерсең, алар машина йөртү таныклыгы шикелле бер документ ала.

Акча җыючылар үз гамәлләрен түләүле мәгариф хезмәтләре күрсәтү турындагы килешүләргә сылтап нигезли. 26 мартта шундый килешү Казан шәһәрендәге «Центр» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Марина Бикбаева белән Азнакайдагы әти-әниләр арасында да төзелә. Әти-әниләр – заказчы, ә фирма – эш башкаручы сыйфатында, ә балалар кулланучылар булып чыга. Килешү ахырында «башкаручы тарафыннан үтәлгән эш килешү таләпләрен канәгатьләндерә һәм аның өчен 200 сум күләмендә акча түләнергә тиеш» дигән акт та бар.

Хезмәт күрсәтү базарында коммерцияле яңа юнәлеш барлыкка килде. Ә нәрсә, начар бизнес түгел. Кызык, Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында бу хакта ни уйлыйлар икән? Ни өчен Мәгариф һәм фән министрлыгы республика педагоглары көче белән түләүсез имтиханнар оештыра алмый?

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,

Татарстанның «Мәгарифтәге казанышлары өчен»

билгесе иясе. Азнакай шәһәре.

Комментарии