Зөлкарнәй кызы Зоя Захаровна

Берчак, хәбәрче буларак, шәһәр мәктәбендә эшләр белән танышып йөргәндә, Иванова Зоя Захаровна дигән укытучы белән сөйләшергә туры килде. Сүзне урысча башладык. Күрәм, бу хатынның бөтен кыяфәте татарга охшаган, урысча ярыйсы сөйләшсә дә, беленер-беленмәс акцент сизелеп кала. «Әллә безнең халык инде», – дип уйлап алдым да, җаен китереп, әңгәмәдә татарча сүз кыстырып җибәрдем. Баксаң, саф татар кызы икән. Ничек соң ул Иванова Зоя Захаровна булып киткән? Анысы тиз ачыкланды. Иванов Николайга кияүгә чыккан, мәктәпкә эшкә килгәч, күпчелек урыс педагоглары эшләгән мәктәптә әйтергә уңайлы булсын дип, Зоя Захаровна кушканнар. Ә үзе Зәйтүнә Зөлкарнәй кызы бит инде. Иң кызганычы шул, милләттәшебез үзенә яңа исем белән эндәшүгә бик риза, аңа шулай яхшырак тоела. Хәзер туган авылына кайткач та, үзенә шулай яңача дәшәргә куша икән…

Булмас, димә булыр. Мәгъсүмгә Максим дип, Мәгафүргә Миша дип, Кәбирәгә Катя, Мөнирәгә Маша дип дәшкәннәрен күпме ишетәбез, тегеләре дә шуңа риза, «Коля» яки «Настя» дигәнгә «да» дип йөгереп киләләр. Әгәр дә без тәү дәшкәндә үк «кеше исеме тәрҗемә ителми, бу бер халыкта да юк», дип нык итеп җавап бирсәк, мөгаен, икенче тапкыр алай исемебезне бозып эндәшмәсләр иде. Безнең «өлкән агайга» күндәм булырга тырышуыбыз шуңа китерде дә инде. Син Иванга Ибраһим яки Степанга Сәмигулла дип әйтеп кара әле, алыр идең кирәгеңне. Алар үзләре безнең исемнәрне эткә кушамат итеп тә кушалар. «Ко мне, Мухтар» дигән кинофильмны онытмагансыздыр әле.

Кайбер урыннарда зур түрәләр исем үзгәртү сәясәтен үзләре куәтли. Заманында миңа бер районда Сәгыйть Нигьмәтуллович дигән зур түрә белән эшләргә туры килде. Аның әйләнә-тирәсендәге кешеләр барысы да аңа «Сергей Николаевич» дип мөрәҗәгать итә иде. Аның бер карашыннан калтырап торган кешеләргә: «Нигә исемемне бозасың?» – дип бер әйтүенә үк икенче көнне бөтен район «Сәгыйть Нигьмәтуллович»ка күчәчәк иде. Тик ул алай әйтмәде. Күрәсең, урысчалап эндәшүләр аның үзенә ошый иде. Ул гына да түгел, аның кул астында эшләүче татар-башкорт кешеләренә дә, түрәләре өлгесендә, исемен, атасы исемен урысчалатып эндәшә башладылар. Теге бахырлар, хуҗалары үрнәгенә иярмәскә базнат итмичә, ничек эндәшсәләр, шуңа күндәм булып яшәделәр. Мондый мисаллар күп инде безнең тормышта.

Кешенең үз милләтеннән аерылуы, ата-бабасын, нәселен онытуы әнә шуннан башлана да инде, шуңа да исемеңнең русчага әйләнешенә һич битараф карарга ярамый. Аннан китә балаларга урыс исеме кушу. Хәзер безнең татар-башкорт арасында Руслан, Зоя, Ирина, Роза кебек исемнәр урысларның үзләрендәгедән дә күбрәктер, мөгаен. Яңарак бер күршеләребезнең кызы туган иде, Нәфисә, Зөлфия, Нәзирә кушыгыз, дип күпме әйтеп карадык, барыбер Римма дип куштылар. Ә аннан элек туган улларына Радик дип кушканнар иде. Әти кешенең исеме Рим. Димәк, теге кыз үсә төшкәч, Римма Римовна була инде, уллары Радик Римович. Матур түгел бит, шулаймы? Димәк, балага исем кушканда ук, ул өлкән кеше булгач, аңа ничек эндәшәчәкләре турында да уйларга кирәктер. Безнең арада Лиза, Рита, Вил кебек китек исемнәр азмыни. Аларның ияләренә бик үк уңайлы түгелдер, мөгаен. Безнең балаларыбыз да шундый хәлдә калмасын иде үскәч.

Мин гел татарча булсын дип Шәмсулла, Миңнетдин, Габделбарый, Хәерниса кебек ике катлы, искергән исемнәр кушыйк димим. Безнең телдә җиңел языла, матур әйтелә торган исемнәр дә бихисап. Тик әлеге көндә Илһам, Зөфәр, Наил, Әминә, Рәзилә, Әдилә, Дилбәр, Рәмзия, Нәфисә кебек исемле балаларны еш күрәбезме? Юк, диярлек. Күбрәк Альберт та Альбина. Ни урыс, ни татар, дигәндәй. Шул ук урыслардан үрнәк алыйк бу өлкәдә: алар балаларына тик урыс исемнәре генә кушу ягында, француз яки немец исемнәрен очратмассың, Рим, Ким кебек китек исемле урыс балаларын күргәнем юк әле.

Мин югарыда заманча яңгыраган милли исемнәрнең берничәсен генә китердем. Теләгән кеше матур исемнәрне белешмә китапларыннан таба ала, ә алар бар. Аннары әлеге темага мәкаләләр газета-журналларда да чыгып тора. Бу мәсьәләдә ЗАГС бюроларында, авыл һәм поселок идарәләрендә исем теркәүче апа һәм абыйларга да күп нәрсә бәйле, алар балаларына исем кушуны теркәргә килгән ата-анага акыллы киңәш бирә алырлар иде. Ә инде шәһәр җирләрендә бу бюроларда күпчелектә икенче милләт вәкилләре утыра, аларга безнең татар-башкорт баласына нинди исем кушса да барыбер. Шуңа да өлкәннәрнең үзендә зәвык булырга тиеш.

Инде берничә сүз катнаш гаиләләр, төгәлрәге алардан туган балаларның язмышы хакында. Катнаш гаиләләр, кызганыч, бик күп. Марҗа алган татар егетеннән, урыска чыккан татар кызыннан туган балалар безнең милләт кешесе түгел инде, исемнәре дә безнеке булмый. Шулай да мин мондый гаилә кешеләрен татар милләте өчен бөтенләй югалганнар дип исәпләмәс идем. Ата-баба каны барыбер үзенекен белдерергә тиештер бит. Без, өлкәннәр, алар арасында да милли үзаң тәрбияләү эшен алып барырга тиешбез. Бездән башка моны берәү дә эшләмәс.

Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкортстан, Бәләбәй шәһәре

Комментарии