Күкләргә ашты сандугач…

Республикабыз гына түгел, бөтен дөнья татарлары да бер-бер артлы диярлек сөекле җырчыларын югалтты – Әлфия Авзалова Хәния Фәрхи, инде менә Илһам Шакиров…

Хәтеремдә алар белән бәйле кайбер мизгелләр саклана. Әлфия апаны (шулай ук Илһам Шакировны) яшь вакытларында күрү насыйп булган иде. Узган гасырның 60нчы яки 61нче елның җәе иде. Чөгендер эшкәртергә барышым. Тупач клубы яныннан үткәндә Әлфия апа белән Илһам абый, баянчылары иде булса кирәк, гәпләшеп торалар. Шулчак Илһам абый: «Кая киттең, энем, кәтмән белән?» – дип сорады. «Басуга, чөгендер эшкәртергә», – дип җавап бирдем. Клуб каршына берничә көн алдан концерт булачагы хакында белдерү дә элгәннәр иде. Ул вакытларда радиодан (алар багана башларында да бар) аларның моңлы тавышларын тыңлый идек. Телевизорлар әле юк заман бу.

Кич концертка безне – башлангыч класс балаларын кертмәделәр. Заманы шундый чак. Без, бер төркем балалар, клубның тышкы ягыннан тәрәзәләр янына җыелып тыңладык.

Ярты гасырдан артык хезмәт күрсәткән агач клубыбыз соңгы елларда искергән иде инде. Үткән ел аның урынына заманча мәдәният йорты салынды. Шунда ук китапханә, медпункт. Авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашларыбыз хөкүмәтебезгә, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Сәлиховка мең-мең рәхмәтле. Авылга кадәр Чаллы-Минзәлә трассасыннан асфальт юл да салынды. Бу игелекле эш авыл урамнарында да дәвам итә бүген. Моннан дистә ел элек салынган кирпеч мәчет тә яңартылды.

Моңлы җырчылар киткәч, ишеттем: Әлфия апа Тупачта концертка кадәр бабам Гыйниятулланың бертуган энесе Хизбулла бабайның кызы Организа апа янында да булган икән. Бераз үсә төшкәч, Хизбулла бабайның узган гасырның 40нчы елларында Актаныш райкомы секретаре булып эшләвен белдем. Бу ике кыз бала шул төбәктә танышканнар. Хизбулла бабай да ятим Әлфия апага ярдәм иткән булса кирәк. Әлфия апа бер әңгәмәсендә, 90 яшь күп инде, 85е дә җиткән, диебрәк әйткән иде. Аны фәрештәләр ишеткәндер, гомере үзе әйткәнчәрәк булды.

Әмма Хәниянең үлеменә ышанасы килми. Аңа балаларының куанычын күреп, оныкларын сөеп, халкыбызны моңга күмеп әле күп еллар яшәргә яшәргә иде… Аның белән танышуым моннан дистә ярым еллар элек булды.

Үткән гасыр азагы, бу гасыр башында миңа Менделеев районы, Бәзәкә авылы җирлеге башлыгы булып эшләргә туры килде. Җирлеккә районның иң зур авылы Бәзәкәдән тыш, Ык Тамагы, Сәйтәк, Мари Тәкәше авыллары да керә. Без «Кама» күмәк хуҗалыгы рәисе Галимов Ибраһим Миндияр улы белән аңлашып, кулга-кул тотынышып эшләдек. Ул хуҗалык районда алдынгы хуҗалык иде. Эшчән, тырыш авыл хезмәтчәннәренә ял да кирәген аңлый иде Ибраһим әфәнде. Сугыш ветераннарына да сый-нигъмәтне кызганмады. Мин эшли башлаганда җирлектә алар 35 иде. Бүген инде Бәзәкә авылында яшәүче ветеран-офицер Әһлиев Зәйнак абый гына исән.

Һәр елны Бәзәкә Сабан туена халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхине чакыра идек. Аның белән тагын бер кыска гына очрашу Сочида Кара диңгез буенда булды. Алар хәләл җефете белән ял итәләр иде. Анда да бөтенесен сокландырып, яхшы йөзүче икәнен күрсәткән иде.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделеевск районы, Ижевка авылы

Комментарии