- 24.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №20 (22 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Матбугат битләрендә Сталинны уңай яктан искә алып, аның яхшылыгы хакында сөйләүче мәкаләләр еш басыла. Сталинград янындагы җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Сталинны зурлап, Волгоград шәһәренә яңадан аның исемен бирү турында сүзләр күп булды. Үз вакытында Сталинның эшчәнлегенә тискәре бәя бирелеп, аның исемен бетереп, Волгоград итеп аталган шәһәр бит инде бу. Күпме алмаштырырга була шәһәр исемнәрен? Безнең Чаллыбызны – Брежнев, Ижауны – Устинов исемнәре белән атаганнар иде дә, яңадан үз исемнәрен кайтардылар.
Сталинны мактап, «ул булмаса без сугышта җиңүгә ирешә алмас идек», дигән сүзләрне дә ишетәбез. Ул булмаса, бәлки бу сугыш та башланмаган булыр иде. Ни өчен дигәндә, үзенең ялгыш сәясәте белән, шушы сугыш утын кабызып җибәрүдә Сталин үзе гаепле икәнен тарихчыларыбыз исбатлады бит инде. Ил җитәкчелегенә коммунистлар килгәч, бөтен дөньяны басып алу сәясәте белән яши башлап, дөнья җәмәгатьчелеген үзләренә каршы куйдылар.
Сталин – ул тиран, диктатор. Аны мактаучылар – үз халкының тарихын белмәүче чи наданнар, дип карарга кирәктер монда. Аның үз халкына эшләгән әшәкелекләрен 50-60 ел буе язып киләләр, әле һаман да язып бетерә алмыйлар. «Бу дөньяның иң зур «палачы», дигән бәһа бирелде бит инде аңа. Бер гаепсез, берничә дистә миллионлаган үз халкын мыскыллап, җәфалар чиктереп, үлемгә дучар иткән җитәкченең башка бер генә илдә дә булганы юк.
Безнең балачак сугыш елларына туры килде. Авылда икмәк үстереп, хайван асрап, ачлыктан шешенеп үлүчеләр булды. Колхозда эшләү мәҗбүри булса да, хезмәт хакы түләү булмады. Халык үзе асраган хайванның итен, сөтен, шуңа өстәп май, йон, йомырка, бәрәңгене түләү итеп биреп җибәргәч, ашарына бернәрсәсез кала иде. Кеше малларын талап, колхоз оештырып, эшли белгән урта хәллеләрне «кулак» диеп, муллаларның, дин әһелләренең булган байлыкларын, йорт җирләрен талап алып, аларны сөргенгә сөрүләр булганын белми микән әллә ул Сталинны мактаучылар? Сугыш башланыр алдыннан меңәрләгән күренекле хәрбиләрне аттырып юк итүләр, бер гаепсез миллионлаган халыкны физик яктан иң авыр төзелешләрдә, 40-50Со лы салкын Колыма кебек җирләрдә интектереп үтерүләрнең исәбе-хисабы булмады бит. Хәтта хат алышырга рөхсәт ителмәде. Аларның кайда, кайчан үлүләрен дә белә алмаган туганнары, балалары да мәсхәрәле, кыерсытылган хәлдә яшәргә мәҗбүр ителделәр. Исән калып, срогын тутырып кайтканнарга да, үзе теләгән җирдә яшәргә рөхсәт ителмәде.
Бер гаепсез Кырым татарларын, төньяк Кавказдагы республикалар халыкларының яшен дә, картын да бер көн эчендә, торган йорт-җирләрен, булган байлыкларын калдырып, товар вагоннарына төяп, илнең төрле почмакларына илтеп тараттылар. Аларның күбесе юлда барганда ук үлемгә дучар ителде. Чиратта без булып, Сталинның үлеме генә, безнең халкыбызның бу хәлләрдән котылып калуына сәбәпче булуын да яздылар түгелме соң, Сталинны сагынучы дуслар?
Алдагы көннәрдә мондый хәлләрне күрергә Ходай язмасын. Хәзерге һәм киләчәк буын кешеләре шатлыклы, тыныч тормышта яшәсеннәр иде. Гаделлек һәм акыл белән эш итә торган җитәкчеләре булган җәмгыятьтә яшәргә насыйп булсын иде, дигән теләктә калыйк.
Сезгә кайнар сәлам белән,
Рәфкат ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии