Балтач феномены

Балтач феномены

Моннан ике ай чамасы элек Балтач районына экскурсиягә баргач, музейларында, Кара күлдә булып хозурланып кайтканнан соң, инде унике ел эшләп килүче «Өлкәннәр клубы»нда бәхәс чыкты. Бу җирлек инде ярты гасыр алдынгылыгын җуймыйча, үсешен ничек дәвам итә дигән сорауга җавап эзләдек. Берәүләре, анда гел яхшы җитәкчеләр эшләде, ди. Икенчеләре, халкы тырыш, диде. Бу фаразлар белән килешеп, «өстәгеләр» дә нык ярдәм иткәндер диючеләр дә булды.

Шактый вакыт узуга карамастан, яшермим, әлеге сорау, үземне дә озак бимазалап торды. Анда туып үсмәгән, һич югы эшләмәгән, нибары күрше Саба районы кешесе генә бит мин, дип үземне битәрләсәм дә, нишлим, табигатем шундыйдыр, эш дәверендә авыруларга диагноз куеп өйрәнгәнгәдер, сорау туа икән, аңа җавап эзлисе килә.

Гидлар тарафыннан Балтач «балкышының» тамыры кайда булуы хакында бик аз әйтелгәнлектән кузгалды ул бәхәс. Иң беренче чиратта, бу хакта китапларда яки интернетта язылгандыр дип, мәгълүмат эзләргә керештем. Балтачтан килеп төпләнгән коллегам Ганиев Идрискә дә мөрәҗәгать иттем. Аннары үтенечемне Балтач китапханәсе хезмәткәрләренә юлладым. Ә үзем, интернетта казыну белән беррәттән, бу районга бәйле истәлекләремне барлыйм. Кариле егете Рафис Хәсәнов белән тулай торактагы бер бүлмәдә биш ел яшәп, 1969нчы елда ветеринария институтын тәмамладык. Студент дусларым арасында иң якыны ул иде. Вафатына да инде шактый вакыт узды, әгәр мәкаләм уңышлы чыкса, бәлки, аның рухына дога булып ирешер. «Правда» колхозында җаваплы эшләр башкарып хөрмәт казанган, Сасна авылының мөхтәрәм кешеләренең берсе иде ул. Җәмәгате Мәликә лаеклы ялга киткәнче анда баш бухгалтер булып эшләде. Бер елны янына кунакка баргач, дуңгыз фермасын күрсәтүен үтендем Рафистан. Анда дуңгыз балаларын анадан аергач, үз бүлемнәрендә дүрт айга кадәр үстереп, симертү торагына күчерәләр икән. Шулай итеп шешенү авыруыннан (отечная болезнь) котылганнар. Бу уңай тәҗрибәне үз районыбызда таратуда да зур тырышлык куйдым.

Республикада хуплап кабул ителгән, таналарны бозаулатып, продукция бирүчәнлегенә карап төп көтүгә кертү алымы да Балтачтан башланды дип беләм. Яхшы ягы шунда: бозау алына, сөт саву арта, күп сөтле таналар, сыналгач кына, сыер итеп санала, калганнары иткә озатыла. Сүз дә юк, көтү әйләнеше тоткарланып, баш саны арту сәбәпле өстәмә тораклар төзергә, азык базасын ныгытырга, терлекчеләр санын арттырырга туры килде. Әлбәттә, эшне акылга таянып башкарган хуҗалыкларда бу алым үзен аклады. Әмма һәр уңайның тискәресе дә була шул... Шактый районнарда исәп-хисап, нәсел эше буталып бетте. Сводкаларда ялган саннар, үлгән терлекне яшерү, торакларда тыгызлык арту сәбәпле антисанитариягә китерде, йогышлы вируслы авыруларны ишәйтте. Күп хуҗалыклар, азык культураларына аз мәйданнар бүленү, ашламалар тиешенчә кертелмәү сәбәпле, терлек азыгы җитмәүдән җәфаланды. Ә Балтач районында терлекчелектә алгарыш булды.

Инде хәзер тарихка мөрәҗәгать итеп карыйк. Казан Явыз Иван яулары тарафыннан алынганнан соң, татар халкының рус хакимлегеннән качып китү, куылу фаҗигасе башлана. Балтач районының бүгенге җирлегенә күченеп килгән татарлар белән анда яшәүче удмуртлар һәм марилар арасында тыгыз тарихи багланышлар барлыкка килә. Билгеле, качакларны кочак җәеп каршы алмыйлар. Урман кисеп, табигатьтән яулап алынган үз җирләрен татарлар белән уртаклашу авыр булгандыр әлеге халыкларга. Андый чакта ызгышлар да булмый калмас. Ул заманда да көч тантана иткән бит. Яшәү өчен көрәштә Дәүләт тотуы, мәдәният ягыннан алдарак булуы халкыбызны усал итми калмагандыр. Ул процесс ничек барганын укыганым юк. Мөгаен, бу хакта язарга теләүчеләр әдәпкә, милли тынычлык кирәклегенә таяналардыр. Мәгълүмати база җитмәсә дә, вак халыкларның, утрау-утрау булып, эре халыклар арасында урнашуын картада күреп, моны дәлилләргә була. Ничек кенә булса да, бу өч халык, бер-берсенә яраклашып, бергә тормыш итәргә өйрәнгән. Үзара мәдәният, яшәешнең үз чоры өчен алдынгы тәҗрибәләрен алмашып яшәргә тырышкан алар. Сүз дә юк, катнаш никахлар аша үзләренең генетик сыйфатларын да яхшыртканнардыр. Балтач районы халкы шулай калыпланган дип фаразлыйм.

17-19нчы гасырларда балтачлылар бәхетенә Мәскәүне Русиянең көнчыгышы белән тоташтыручы Себер тракты төзелгән. Су юлы кебек үк, олы юлларның дәүләт үсеше өчен әһәмиятен, аның кан тамыры ролен уйнаганын бик яхшы беләбез. Патша хөкүмәте бушка гына эшләтеп калмагандыр аларны, инфраструктурасын булдыру өчен финанс чыгымнары да тотылгандыр. Әлбәттә, хезмәт күрсәтүдә Балтач җирлегендәге кешеләр файдаланылган. Ул юллардан йөреп сәүдә дә ителгән, авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә этәргеч тә бирелгән. Шул юллардан яңалыклар, белем, тәҗрибә килгән. Балтачлыларга Себер трактыннан ерак араларга барып сәүдә итү, кирәк әйберләрне кайтару җиңелрәк булган. Олы юл тирәсендә эшкә маһир, эшкуарлык сәләтенә ия шәхесләр туплану, юлбасарлар да булуы бер дә гаҗәп түгел. Ул чорларда Чепья, Малмыж һәм Балтач базарлары гөрләп торгандыр, мөгаен.

Совет чорына тукталып, кайбер фаразлар ясап карыйсы килә. Табигый ресурслар ягыннан торып анализласак, балтачлылар мондагы кыйммәтле ылыслы урманнардан яхшы файдаланган. Бу җирлектә урманнарның ун процентка гына калуы шул хакта сөйли. Аның да яртысы утыртылган агачлар икән. Күршедә генә тайга урманнарына бай Киров өлкәсе, Мари Иле республикасы булуы да бу район халкы файдасына. Район бит яртылаш алар куенына кереп сыенган. Шуның өстенә якында гына Малмыж шәһәре урнашкан, мул сулы Нократ елгасы агып ята. Өчтән берен татарлар тәшкил иткән, район чигеннән 4-5 километрда гына урнашкан Малмыждагы 1931нче елда төзелгән ремонт-механика заводы күп файдалар китергәндер Балтач хуҗалыкларына. Заманында данлыклы «Сельхозтехника»сы да тыгыз хезмәттәшлектә булгандыр ул завод белән. Нократта сал агызалар, елга буендагы хисапсыз мәйдандагы печәнлекләрнең СССР таралгач авыл хуҗалыгы әйләнешеннән чыккан җирләр булуын, таркалган күмәк хуҗалыкларда кирәксезгә әверелгән матди техник база барлыкка килүен дә онытмыйк. Районга терәлеп торган Шәмәрдән станциясе дә файдага. Себер тракты нигезендә барлыкка килгән Казан-Пермь трассасы да Балтач районы аша үтә. Әгәр тарихка кайтып карасак, КПСС Үзәк Комитетының Кара туфраклы булмаган өлкәләрне үстерү программасына кергән Киров өлкәсе һәм Мари Иле республикасына агылган төзелеш материаллары, ашламалар, авыл хуҗалыгы машиналарыннан өлеш чыкмагандыр дисезме балтачлыларга. 250 километр арырак Кировочепецк ашлама заводы барын да онытмыйк. Балтачның тормыш җаен белә торган уңган җитәкчеләрен исәпкә алсак, барысы да бик яхшы аңлашыла. Колхозлар таралган елларда Киров өлкәсенең иртәрәк таралган хуҗалыкларыннан авыл хуҗалыгы техникасы ташып бөтәйгән фермерларыбыз анда гына түгел, башка районнарда да бар.

Балтачта яхшы җитәкчеләр булган, дигән идек. Бу чыннан да шулай. Район территориясендә әйтелгән тарихи, мәдәни һәм икътисади алшартларны оста файдаланып, яхшы кадрларны сайлап алып, дөрес урнаштыра белүче район җитәкчеләре үсеп чыгуы могҗизага тиң хакыйкать. Алар арасыннан үзем белгәннәрен – Фәесхановны, Марат Әхмәтовны, Фатыйх Сибгатуллинны, Социалистик Хезмәт Герое Рим Зариповны атый алам. Әгәр алар югарырак вазыйфаларга күчкәч үз районына чамасын белеп ярдәм иткәннәр икән, мәрхәбә. Беренчедән, гаеп түгел, икенчедән, башкаларга үрнәк күрсәтүчеләрне үсендереп тору гадәти хәл.

Республикага шактый күп фән әһелләрен дә биргән төбәк ул Балтач. Мәсәлән, академиклар Азат Зыятдинов, Әхмәт Мазһаров – җәмгысы егерме фән докторларын олы юлга чыгарган халык яши анда. Мәдәният өлкәсендә дә татарга мәгълүм зыялылары бихисап. Шулар арасыннан Римма Ибраһимованы, Җәвәһирә Сәләхованы, Кәшифә Тумашеваны, Альберт Асадуллинны атарга була. Хәрбиләрдән адмирал Марс Искәндәров һәм алты Советлар Союзы Герое булуы да мәгълүм. Авыл хуҗалыгында билгеле, күп еллар министр урынбасары булып эшләгән Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадиев та Чепья егете икән. Дин өлкәсендә дә үрнәк итеп куелырга лаек балтачлылар. Республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның җитәкчеләр белән берлектә ирешкән нәтиҗәсе бу.

Үз куенында үстереп, удмурт халкы хозурына тапшырган язучылары, башка танылган эшлеклеләре булуы, Балтач төбәгенә хөрмәт уята. Анда Тукаебызның әнисе Бибимәмдүдә абыстай кабере кадерләп саклана, Мирхәйдәр Фәйзинең йөргән эзләре дә музей рәвешенә кереп халыкка хезмәт итә.

Газета өчен озынгарак киткән язмамны төгәлләп, шуны әйтәсем килә: интернетта авылларыбыз турында мәгълүматлар бик сай бирелгән. Соңгы елларда алар турында языла торган китаплар да ничектер бөртөрлелек белән сугарылган кебек тоела миңа. Һәр авылның үзенә хас үзенчәлекләре, тарихи тирәлек, табигать, андагы кешеләрнең менталитеты белән бәйле уңай яклары гына түгел, тискәре яклары да була. Үзем шулай дисәм дә, анда яшәмәгәч, балтачлыларның тискәре якларын күрсәтә алмадым.

Балтач районы китапханәсе дә, бу үзегез өчен дә кызыклы, дип оеткы салып куюыма карамастан, үтенечемә карата игътибарсыз калды. Үзебезнең Саба үзәк китапханәсендә дә Балтач районына кагылышлы китапларның булмавы кызганыч. Шуңа күрә язмамда төгәлсезлекләр булуы бик ихтимал. Мәкаләмне әлеге дә баягы, Балтач тумасы Ганиев Идрискә укытып уңай бәя алганнан соң, аның өстәмәсен кертим: районда тагын бер Социалистик Хезмәт Герое һәм Русия Герое – удмурт егете бар икән.

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии