- 23.03.2021
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2021, №11 (24 март)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Пандемия аркасында бер ел Фирдүс Тямаев концертын карый алмаган Башкортстан халкы быел да тамашасыз калды. 22нче март көнне җырчы Кыргыз-Миякә авылында булырга тиешле концертны үткәрә алмады. Сәбәбе дә гади – мәдәният йортында ут беткән. Хәер, җырчы үзе гаепне «өстәгеләрдән» күрә.
Бу вакыйга килеп чыкканнан соң икенче көнгә үк Фирдүс Тямаевка шалтыраттык. Артист: «Әле дә җаныма тынычлык таба алмыйм. Бүген инде Стәрлетамактагы концертымны тыйдылар», – диде авыр сулап.
– Кичә концерт башланырга бер сәгать кала, «Мәдәният йортының идән астын су баскан, шуңа электр утын өзәргә туры килде», – дип хәбәр иттеләр. Үзем үк аскы катка төшеп карадым – бернинди су юк. Кеше көлкесе бит бу! Халык алдында мине дә, үзләрен дә мыскыл иттеләр. Мәдәният йорты җитәкчесе концерт булмауны алдан әйтмәде, моны өстән төшерелгән әмер дип аңлатты. Башкортстан мәдәният министрлыгы әмере, димәк. Аннары маршрут кәгазегез юк, дип баш катырдылар, ә билетларның барысын да сатканнар, – дип сөйләде җырчы.
Фирдүс Тямаевның «Инстаграм» сәхифәсенә урнаштырылган видеосыннан күренгәнчә, ул мәдәният йорты җитәкчесеннән: «генератор булса да бирүләрен сорый, халыкка бушлай концерт куям, алар алдында уңайсыз», – дип сорый, тик җитәкче җавапсыз кала. Кулларына билетлар тотып, ниһаять концерт карыйбыз дип, ял итәргә килгән халык та җитәкчегә дәгъва белдерә, тик ул борылып чыгып кына китә. Тамашачылар да бу концертны булдырмаска дигән әмернең «өстәгеләр» тарафыннан бирелгәнлеген аңлый, күрәсең.
– Безгә туры бәреп әйтмәделәр, әмма Куштауны яклап чыгыш ясаганым өчен Башкортстанга кертмәскә кушканнар икән дигән сүзләрне җиткерделәр. Барысы да Башкортстан республикасы мәдәният министрлыгына барып тоташа. Минем халык белән шиханны яклавым җинаятьме? Мин әле дә ул тауны табигатьнең йөзек кашы дип саныйм, без барыбыз да Башкортстанның табигать һәйкәлен күз карасыдай сакларга тиеш дим. Халык аны яклады, соңыннан хакимият тә шундый фикергә килде. Әмма вакыт узу белән миннән бу рәвешле үч алу гаделме соң? – ди ул. – Үзем исә бу вакыйгаларның тагын бер сәбәбен җанисәп белән бәйлим. Башкортстан хакимияте җанисәп алдыннан барысын да контрольдә тотарга тели дип уйлыйм. Башка аңлатмам юк.
21нче март көнне Фирдүс Тямаев Кама Тамагы мәдәният йортын гөрләтте. Икенче көнне 700 чакрым юл үтеп, Башкортстанга килде. Ә нәтиҗәдә – Кыргыз-Миякә авылы, Стәрлетамак мәдәният йортында концерт куя алмады. «Кеше көлкесе бит бу! Халыктан көлү. Башкортстан халкын хөрмәт итмәү. Мин халыкка бушлай да концерт куярга риза идем – анысын да рөхсәт итмәделәр», – ди җырчы кызып. Алай да Фирдүс Тямаев баянын тартып, мәдәният йорты фойесында халык белән бергә берничә җырын башкарган. Әмма җырчы сүзләренчә, җанлы концертны утырып карауга җитми инде.
Быел Башкортстанга гастрольләр белән йөрү кыенлашкан. Бу Фирдүс Тямаевка гына кагылмый. Җырчы Илсөя Бәдретдинова да аның социаль челтәре битенә: «Миндә дә шундый ук хәл, Фирдүс! Маршрут кәгазе ала алмыйбыз. Күп кенә районнарга мине дә кертмиләр, сәбәбен дә аңлатмыйлар», – дип язып калдырган. Февраль аенда җырчы Иркәнең дә концертын уздыруны тыйганнар иде. Хакимият моны пандемия чикләүләре дип аңлаткан. Республика башлыгы Радий Хәбиров имзасы белән 2021нче елның 28нче гыйнварыннан «Пандемия режимы турында»гы фәрманга үзгәрешләр кертелгән иде. Анда чит илләрдән, Русия субъектларыннан килгән вәкилләр катнашында 100 кешедән арткан чараларны уздырудан баш тартырга яки кичектерергә дип язылган. Кайчанга кадәр кичектерелүе дә билгесез, дип хәбәр итә «Азатлык».
Артист бөтен Башкортстан халкы алдында баш иеп гафу үтенүен дә җиткерде. Берникадәр дәрәҗәдә үзен дә гаепле итеп тоя ул. Ләкин берәү дә аңа гаеп такмый, киресенчә мактый һәм дөреслек өчен көрәшергә чакыра. Хәер, Фирдүс Тямаев үзе дә кул кушырып утыра торганнардан түгел. «Мин моңа түзәргә җыенмыйм, – ди ул. – Мәскәүгә хат язарга уйлыйбыз. Мәскәү журналистларын да эшкә җигеп, мәдәният министрлыгына да, Русия президентына да хат юлларбыз. Халыкны моның кадәр мыскыл итмиләр!».
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии