Журналист булсаң да…

Журналист булсаң да…

Күпчелек, журналистлар акчаны көрәп ала, дип уйлый һәм аларны түрәләр белән бер дәрәҗәдәге бик зур кешегә саный. Әмма, чынлыкта, аның көч-хәл белән көнен-көнгә ялгап яшәвен азлар гына күрә. Хәер, язуының файдасы юк түгел, кайбер очракларда нәкъ менә каләм осталары тырышлыгы белән теге яки бу мәсьәлә хәл ителә үзе. Кеше проблемасын кайгырткан журналистның үзенеке дә – чиктән ашкан. Әйтик, бер матбугатында эшләүчене беләм, хезмәт хакы 10 мең сумнан артмый. Шуның 6 меңен кредитка түли, өчесен фатир яллаган өчен бирә. Калганына ничек яшидер, һич аңлый алмыйм. Менә бу журналистка берәр эшмәкәр яки түрәне сүгеп язган мәкаләсен чыгармасын өчен, саллы гына суммада төртсәләр, ул аңа каршы килерме? Үз эшенә тугры калып, намусын пычратырга теләмәүчеләр генә әлеге гамәлгә бармас, әмма андыйлар да хәзер сирәгәя бара шул…

Дәүләт карамагындагы мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең дә хәлләре шәптән түгел. Газетаның исемен әйтеп тормыйм инде: 30 меңгә якын абуначесе булган матбугат журналисты бер айны 3 мең ярым хезмәт хакы алды. Адәм көлкесе бит бу! Әле ярый хатын-кыз булса, ире бар, дияр идең, ә менә егет кеше мондый акча белән нишләргә тиеш? Журналистлар бер ведомствога да кермәгәннәр бит әле, җитмәсә. «Татмедиа» акча бүлү, аны туплау эше белән генә шөгыльләнә, ә менә каләм осталарының тормышын җайга салу, хезмәт хакларын арттыручы җаваплы тармак та юк. Законнар белән дә ярдәм итәрлек кеше күренми, хәер, Русия Дәүләт Думасында мәгълүмати сәясәт буенча комитет барлыкка китерделәр, тик аның функцияләре бик аңлашылып бетми. Әйтерсең, журналистлар «корабын» ирекле йөзүгә җибәргәннәр, янәсе, кем ничек булдыра, шулай яшәсен…

Менә алар шулай яши дә инде Татарстанда. Дәүләт каналлары хәбәрчеләре сюжетларны заказ буенча ясый. Хөкүмәте дә, ичмасам, боерып утыра, нинди теманы яктыртырга, кемне манчырга дигән юнәлеш бирә. Республикабызның Президент Аппараты еш кына матбугат җитәкчеләре белән очрашып, нәрсәгә күбрәк игътибар бирергә кирәклеге хакында әйтеп тора. Әгәр республика матбугатына күз салсак, вакыты-вакыты белән экстремизм, ришвәтчелек, юллардагы фаҗигаләрнең ишәюе хакында сюжетлар чыгып, язмалар басылып ала… Болар бар да өстән кушу буенча. Президент һәм Премьер-министр эшчәнлеген яктыртучы журналистлар да биреләсе сорауларның алдан ук матбугат хезмәте белән әзерләнеп куелуы турында әйтә. Үзлегеңнән чыгып берәр сорау биреп кара, югары түрәләр эшен яктыртучы командадан чыгып очасың. Дөрес, Президент Рөстәм Миңнеханов бөтен нәрсәнең әзерләп куелганлыгын яхшы аңлый, шуңа күрә дә журналистларның «тема буенча» сорау бирүләрен сорый. Берәр нинди проблема хакында сүз чыккан очракта да, республика башлыгы: «Конкрет идея тәкъдим итегез, үзегезнең безнең дәрәҗәдә фикер йөртүегезне күрсәтсәгез, без сезне рәхәтләнеп тыңларга әзер», – ди. Димәк, бүгенге журналистлар югары фикер йөртә алмый була бит инде бу. Кайбер күзәтүләрем дә моны раслый кебек. Әйтик, хәбәрчеләр үзләре язарга килгән вакыйга турында төпле сөйләшә дә алмый, «Твиттер»да кайсы түрәнең нәрсә кигәнен, нәрсә әйткәненнән башка әйбер язмыйлар. Мондый очракта «Россия-1» каналы журналисты Сергей Брилевның темасын белеп, акыллы фикер йөртүен искә аласың. Кайбер федераль каләм осталарының сөйләменә карап, чын профессионалның нинди булырга тиешлеген аңлыйсың.

Бүген матбугат, аның вәкилләре авыр хәлдә яши. Алар хәзер түрәләр һәм эшмәкәрләр янында бөтерелүче хезмәтчене хәтерләтә. Хәер, тормышларын да җайлыйсы киләдер, тик бу кадәр мескенләнергә түгел бит инде. Кайбер өлкән яшьтәге һәм матбугат чарасында зур вазыйфа үтәүче журналистлар үзләренең дусты саналган кешеләрнең исемнәре начар ракурста куелуын яратмый. Яшь хәбәрчеләр, аз булса да, язмасында аларга тап төшерә дип уйласа, аны, теләсә нинди ысул табып, басмага уздырмый. Шул ук вакытта үз танышларын бу «лакей»лар рәхәтләнеп газета битләрендә яки сюжетларда чыгара.

Татарстан Журналистлар берлегенең дә ни белән шөгыльләнүен аңлап бетерерлек түгел. Дөрес, кайвакыт җыелышып матур сүзләр сөйләнә, ә башкарган эшләрен матбугатның гади хезмәткәрләре күрми. Хезмәт хаклары турында әйтеп торасы да юк. Казанда яшәр өчен, кимендә, 20 мең сум хезмәт хакы булырга тиеш, диләр. Аена мондый сумма алу өчен, газета журналисты иртәннән кичкә кадәр беркая да бармыйча, язып кына утырырга тиеш. Белгәнегезчә, хәбәрчеләр халык белән эшли, командировкаларга барып кайту гына күпме вакытны ала. ТВ хезмәткәрләренә исә бөтенләй тәүлек буена төрле сюжет төшереп йөрергә кирәк була, ә бит аны монтажлыйсы да бар әле. Хезмәт хакын арттыру, акча түләү системасын үзгәртү турында күпме сөйләсәләр дә, әлегә нәтиҗә юк. Чөнки бүгенге көнгә кадәр тармак өчен җаваплы ведомствоны да ачыклый алмыйлар шул. Хәер, хаос булган очракта, журналистлар белән идарә итү дә җиңелрәк бит. Ә, бәлки, хакимиятнең бар максаты да шулдыр?!

Гафил КӘРИМОВ.

Комментарии