Йөз яшьлек белем учагы

Йөз яшьлек белем учагы

16нчы сентябрьдә Урманай авылында мәктәп ачылуга 100 ел тулу уңаеннан, зур тантана узды. 
1923-1924нче уку елында авылда совет системасындагы тәртип белән 1-2нче классларны укыту оештырыла. 1925нче елда элекке мәчет бинасын үзгәртеп мәктәп салына, заманына күрә ул зур мәктәп була. 1925нче елдан 1950нче елга кадәр ул башлангыч мәктәп итеп файдаланыла. 1950нче елда мәктәп җидееллык, ә 1961-1962нче уку елында Урманай мәктәбе сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1972-1974нче уку елында барак тибындагы мәктәп эшли, искесе инде җимерелү алдында була. 1974нче елда 320 балага исәпләнгән, бөтен уңайлыклары булган, кирпечтән ике катлы заманча мәктәп төзелә. 1984нче елда мәктәп унъеллык статусын ала. 
Бәйрәм буласын алдан ук белдереп, мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, бер үк вакытта укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ихсанова Эльвира Таһир кызы «Телеграм»-каналда «Классташлар тыкрыгы» дигән сәхифә булдырып, алда торган бурычлар, бәйрәмне үткәрү тәртибе белән таныштырып, даими рәвештә эшләнгән эшләр турында сөйләп барды. Кунаклар килүгә мәктәпне төрле яклап тәртипкә китерергә кирәген, ә аның өчен зур чыгымнар соралганын аңлатты ул. Әзерлек барышында бу эшкә битараф булмаучылар тарафыннан акчалата, ремонт кирәк-яраклары, төрле эшләнмәләр яки физик хезмәт белән ярдәм итүчеләр табылып торды. Ярдәмнең иң саллысы, әлбәттә, район җитәкчелегеннән булгандыр.
Җәйге чорда еллык ялга туктаган укытучыларга һәм техник эшчеләргә быелгы ялны онытып, көн дә диярлек мәктәптә булырга туры килде. «Классташлар тыкрыгы»нда һәркем үзләрен укыткан укытучыларын зурлап, шул ук вакытта сыйныфташлары арасында булган кызыклы вакыйгаларны да искә төшереп, мавыктыргыч итеп аралашты. Үчәлле авылыннан килеп 1968-1977нче елларда мәктәпне җитәкләгән Харисов Зөфәр абый, мәктәпнең нигезен укучылар белән укытучылар бергәләшеп казыды, дип искә алды. Мәктәпне төзүдә шул чорда Урманай совхозын җитәкләгән Ягафаров Фердинанд Каюм улының зур тырышлыгы һәм ярдәме тиюен искәртеп узды.
Мәктәпнең төзелеш тарихын совхозда прораб булып эшләгән Мәрданшин Илзир абый да бөтен нечкәлегенә кадәр сөйләде. Ничек башка авылдан килеп йөрүләрен, тулай торакта яшәгәннәрен, ипи беткәч атна уртасында кыш көннәрендә чаңгы белән кайтып килүләрен – берсен дә онытмады. 
Иске мәктәпнең ихатасы белән янәшә генә яшәгән бертуган Рузилә һәм Рәмзия Фаздаловалар кечкенәдән истә калган хатирәләре белән бүлеште. 1960нчы елларда мәктәп укучыларының куян һәм чеби үстерүләрен дә онытмаган алар.
Шактый өлкән яшьтәге Кәлимуллина Лена апа да үзе укыган елларны бәйнә-бәйнә исенә төшереп бик кызыклы истәлекләрен барлады.
Урта белем алуга ук, үзе укыган Урманай сигезьеллык мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә килгән Харисова Әнисә апа да матур истәлекләре белән бүлеште. Ул лаеклы ялга чыкканчы үз эшенә тугры калып, бик күп балаларга хәреф танытып, укырга-язарга өйрәтте. Аңа мәктәп тарихында беренче тапкыр берьюлы ике әрмән баласын татарча укыту «бәхете» дә «елмайды».
Иске мәктәптә укыган өлкән укучыларның берсе буларак, үземә дә әңгәмәдәшче булу насыйп булды. Һәркайсыбызның да күңелендә, әлбәттә, үткәннәрнең бары тик матур яклары гына истә калган кебек. Ләкин күрше Моратовка авылыннан ун чакрым араны бернинди ышыгы булмаган трактор чанасына утырып күзачкысыз ачы бураннарда да, зәмһәрир суыкларда да укырга йөрүләр күз алдына килеп, әле дә үзәкне өзә. 
Әңгәмәдәшчеләрнең берсе: кечкенәдән тормыш ачысын күреп үскән тыл ветераны, биш бала анасы, бик яшьли пар канатсыз калган, тормыш дәверендә өч улын югалту кайгысын кичергән, озак еллар Урманай мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшләгән, август аенда үзенең 95 яшен тутырган, мәктәбебезнең иң өлкән укучысы – Хәбибуллина Гамбәрия апа турында аерым искә алмыйча булмый. Аны юбилее белән котларга Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары – Галиева Роза Алмаз кызы, үзе эшләгән мәктәпнең директоры һәм укыту-тәрбия эшләре буенча аның урынбасары, мәгариф идарәсенең ветераннар советы җитәкчесе, авылыбызның ветераннар советы җитәкчесе, авыл советы рәисе, балалары, оныклары, туруннары, туганнары җыелышты. Озак яшәүнең сере нәрсәдә, дигән сорауга аның җавабы кыска булды: «Кеше белән сүзгә килмәдем, башыма кайгы килгәндә елап йөрмәдем», – диде ул. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк безгә! Мин үзем белгәннән бирле, укыган мәктәбебезне җыештыручы-җылытучыларның берсе булган шат күңелле апа хәзер биш вакыт намазын калдырмаучы, һәрвакыт догада булган, әле дә төпле киңәшләрен бирүче авылның Ак әбисе ул. Үзенең зиһене белән әле күпләрне сокландыра. Бүгенге көндә кече кызы Нурия белән кияве Камил тәрбиясендә яши.
Менә шундый мавыктыргыч әңгәмәләр алып барган, «Телеграм»-канал аша безгә бөтен яңалыкны ирештереп торган Эльвирабызның үзе турында да бераз язмыйча булмый. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы ул, үзе белем алган туган мәктәбендә 28 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты фәненнән төпле белем бирә. Югары квалификацияле, кыю фикерле, заман сулышы белән бергә атлаучы, алдынгы карашлы мөгаллимә. Ул укыткан укучылар арасында олимпиадаларда катнашып, районда гына түгел, республика күләмендә дә призлы урыннар алучыларның саны елдан-ел арта. Былтыр бер укучысы – Камаев Илнар татар теле халыкара бәйгесендә дә җиңүче булды. 
Мәктәбебездә кулга-кул тотынып эшли торган тату укытучылар коллективы булуы сөендерә. Мондый коллективны туплап, бер йодрык итеп тота белүче – Хәйбуллина Гөлшат Әсгать кызы. Ул бик гади, һәрвакыт шат күңелле, тапкыр сүзле, нинди генә эшкә тотынсалар да иң элек үзе башлап йөрүче, шул ук вакытта үҗәтлеге белән аерылып торучы шәхес. Белгечлеге буенча ул урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, 1991нче елдан балаларга төпле белем бирә, ә 2007нче елдан мәктәп директоры вазыйфасында. Мәктәбебезнең бүгенге көндә сакланып калуында да Гөлшат Хәйбуллинаның өлеше зур. Аның хезмәтенә булган бәя хөкүмәт һәм хакимият тарафыннан бирелгән мактау грамоталарында чагыла. Быел, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, укытучылар һәм остазлар елында, Хәйбуллина Гөлшат Әсгать кызына Фән һәм Мәгариф министрлыгының Рәхмәте җиткерелде.
Гөлшат Әсгать кызын бизи торган иң матур сыйфатларның берсе – үзенең кул астындагы укытучыларга төрле яклап күтәрелергә-танылырга мөмкинлек тудыруы һәм ярдәм итүе. Мәктәбебезнең 100 еллык тантанасын билгеләп үтү чарасы да юкка гына Гөлшат Хәйбуллина эшләгән чорга туры килмәгәндер. Моны Аллаһның зур бүләге дип кабул итәргә кирәк. Ни дисәң дә, мәктәбебез танымаслык булып үзгәрде, төзекләнде. 
Бу язмада мәктәпнең барлык укытучыларын да санап бетерү мөмкин түгел, гаеп итмәсләр дип уйлыйм. Алар барысы да үз эшләренә җаваплы караучы, шушы авыр вазгыятьтә дә заман белән бергә атлап, килеп туган авырлыклар алдында югалып калмаучы, бүгенге көн сулышы белән яши белүче һәм шуңа яраклы дөрес әхлакый тәрбия бирүче, күпкырлы сәләт ияләре. 
Туган мәктәбебез. Баскыч төбендә, аның сул ягында 100 саны итеп үстерелгән ак һәм кызыл петуния чәчәкләре сәламли, уң ягында үзеңнең яшьлек елларыңа кайткан кебек буласың. Анда шул вакытларны хәтерләткән чыгырлы кое, басма, артлы эскәмия урнашкан. Биек пальма гөлләре үсеп утыра. Ишек төбеннән үк балалар котлап һәм укытучылар нурлы йөзләре белән балкып каршы алды. Горурлык хисләре кичереп мәктәпнең эченә узабыз.
Бәйрәмнең тантаналы өлешенә кадәр мәктәпнең икенче катына – «Әдәбият мәйдан»ына күтәрелеп, авылдашыбыз, СССР язучылар берлеге әгъзасы Гариф Галиевны (120 еллыгы уңаеннан) искә алдык. Ул – озын һәм катлаулы иҗат юлы үткән, дәхшәтле өч сугыш күргән, шунда үзе дә катнашкан олы язучы. 2001нче елдан мәктәптә Гариф Галиев исемен йөрткән әдәбият һәм туган якны өйрәнү музее эшләп килә. Әдипнең татар телендә – 35, урыс телендә 9 китабы дөнья күргән, ә бер әсәре немец телендә Дрезденда басылган. Алар барысы да музейда саклана. 
Бәйрәмебез беренче каттагы «Остазлар аланы»нда дәвам итте. Бу «алан»га ветеран укытучылар, шушы мәктәпне тәмамлап үзләренең хезмәт юлын укытучы һөнәренә багышлаганнар чакырулы иде. Хәзер күпчелеге безнең арада булмаса да, мәктәп аларның барысын да хәтерли, горурлана. 
Менә бәйрәмнең тантаналы өлеше дә килеп җитте. Барыбыз да тулысынча яңартылган актлар залына уздык. Алып баручылар: «Бүген бездә зур бәйрәм – балачак һәм яшьлек көне. Без бүген хатирәләрне, истәлекләрне яңартырбыз, киләчәккә юлны барларбыз. Без – зур тынгысыз гаилә. Безгә бүген 100 яшь. Туган көнең белән, мәктәбем!» дигән ялкынлы сүзләр белән ачты тантананы. Йөзьеллык мәктәп тарихында 96 чыгарылыш булган; 4 алтын, 8 көмеш медаль алучылар бар, ә инде 2719 укучыга өлгергәнлек таныклыгы бирелгән. Алар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк... 
Мәктәпне танырлык түгел. Бүген анда бар да заманча. Гасырлык тарихында аны унбиш директор җитәкләгән. «Бүген без шушындый матур залда утырабыз икән, заманча җиһазландырылган бүлмәләрдә белем бирәбез икән, мин сезнең яклавыгыз, хуплавыгыз астында эшлим», – дип, мәгариф идарәсе җитәкчесенә үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде Гөлшат Әсгать кызы. 
Муниципаль район башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы үзенең чыгышын ветеран укытучыларга, бүгенге көндә эшләүче коллективка, ераклардан кайткан кунакларга, гомумән, авыл халкына рәхмәт әйтүдән башлады. «Мәктәптә ел да олимпиадаларда җиңү яуларлык, укучыларга төпле белем бирә торган көчле укытучылар коллективы эшли. Иң мөһиме: татар телендә сөйләшергә өйдә дә, урамда да, мәктәптә дә бөтен мөмкинлекләр бар», – дип әйтте ул. Мәктәпкә җиһазлар, кирәк-яраклар алу өчен ике миллион сумлык сертификат тапшырды, шул ук вакытта мәктәпнең ремонт эшләрен тагын да дәвам итәргә алдагы елда федераль программага кертелүен әйтте.
Урманай мәктәбендә белем һәм патриотик тәрбия алган, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ике егетебез: Ленар Абдуллин һәм Равил Ханиев ялларын шушы зур бәйрәмгә туры китереп кайтулары нур өстенә нур булды. Марсель Шәйдуллин егетләр белән горурлануын, аларның җиңү яулап исән-имин кайтуларын теләп, кулларын кысып, бүләк тапшырды.
Районыбыз кунаклары: Дамир Рашат улы, Зөлфия Солтангир кызы да бәйрәм белән котлап, тирә-юньдәге кайбер мәктәпләргә караганда Урманай мәктәбендә укыту-тәрбия эшләренең күпкә яхшырак булуын атап үттеләр.
Бәйрәмнең иң күңелле өлеше – дәүләт һәм хакимият бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
Җыр-моң белән үрелеп барган бәйрәм шундый күтәренке рухта тәмам булды. «Классташлар тыкрыгы» бүлмәсендә барлык классташлар өчен мул чәй табыны әзерләнгән иде. Анда бергәләшеп чәй эчүдән тыш, үзең укыган чорны хәтергә төшерерлек күргәзмә әсбаплар булуы да куандырды.
Мәктәбебезнең киләчәге өметле булуына куанып, якты уй-хисләр белән таралыштык. 
Мәктәбебез бетмәсә, авылыбыз да бетмәс иншәАллаһ!
55 ел элек – 1968нче елда Урманай сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган укучы Роза ГАЛИӘХМӘТОВА (Мәрданшина)
Азнакай районы

Комментарии