Наил Нәбиуллин милли хәрәкәттән китә

Наил Нәбиуллин милли хәрәкәттән китә

Татар яшьләре хәрәкәтенең активисты, төрле милли мәсьәләләргә кагылышлы пикетлар һәм татар яшьләренә «милли тәрбия бирүче» кичәләр белән татар дөньясында шау-шу тудыручы үзенең мондый төр эшчәнлеген туктатып торуы турында игълан итте. Соңгы берничә ел эчендә Наил билгеле бер популярлык яуларга өлгерде, дияргә мөмкин – 22 яшьлек егетнең сәяси өлкәдәге радикаль карашлары, «Азатлык» берлеген торгызуы, татар яшьләрен берләштерүе матбугатта да киң яктыртылып бара иде.

Милли хәрәкәттән китүенең сәбәпләрен Наил әлегә төгәл генә әйтеп бетерми. Күптән түгел үзләрен «дискриминацияләргә каршы инициатив төркем» дип атаучыларның сайтында, «экстремисты» сәхифәсе исемлегендә, Наил Нәбиуллин исеме һәм фотолары барлыкка килгән иде. Биредә аны урысларга каршы көрәш алып барган сепаратист буларак характерлаганнар.

– Наил, татар яшьләренең милли хәрәкәтен кем кулына

калдырасың?

– Рәфыйк Кәримуллин исемле егеткә. «Фикер» клубы барлыкка

килгәннән бирле ул клуб эшчәнлегендә зур активлык күрсәтте, милли хәрәкәттә ул – минем «урынбасар» ролендә.

Хәрәкәттән аерылып, тормышыңда буш вакыт барлыкка килгәч, ниләр белән шөгыльләнергә планлаштырасың?

– Хәзерге вакытта китап язам, ул – «Азатлык – безнең киләчәк!» дип атала. Биредә «Азатлык» татар яшьләре берлегенең барлыкка килүеннән безнең көннәргә кадәрге тарихы сурәтләнәчәк.

***

Наилгә бүген күпләр тарафыннан «фанатик», «шизофреник», «экстремист» һәм башка шундый тамгалар тагылган. Яшьләр арасында шундый актив, «озакка чыдаган» радикаль позицияле персонаж булу күпләрне гаҗәпләндерә. Ни дисәң дә, бүген яшь кешеләрнең күпчелеге югары белемле булу, булачак һөнәре, гаилә төзү, уңышка ирешү – карьера юлында үсеш турында кайгырта. Наилне, мондыйлардан аермалы буларак, чын-чынлап милли мәсьәләләр борчый.

Аның милли хәрәкәттән китүе турындагы сүзләренә дә ахыргача ышанып бетеп булмый. Наилнең әлеге адымында ниндидер яшерен мәгънә, серлелек бар кебек тоела. Егеткә бары тик уңышлар, татар яшьләре арасында аның кебек милли җанлы егет-кызлар күбрәк булуын теләп калыйк!

,

КФУ, 4нче курс.

Комментарии