Кыйммәтләнә, ә сыйфаты?..

Кыйммәтләнә, ә сыйфаты?..

Русиядә мобиль элемтә хезмәтләренең бәясе 2021нче елда 15-16%ка артырга мөмкин! Content Review мәгълүмат һәм аналитика агентлыгы үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсенә таянып, шулай дип фаразлый.

Агентлык аналитиклары бәяләрнең күтәрелүенә китерә торган берничә факторны санап китә. Бу – рубльнең девальвациясе, ул рәсми фаразланган инфляция күләмендә генә бәяләнми, ә 10 %ка хәтле тәшкил итә; чыгымнарның артуы (мәсәлән, эпидемиологик саклану чаралары өчен). Инде гамәлдә булган һәм тагын яңа кертергә планлаштырылган законнар базасы регламенты аерым искә алынган. Мисал өчен, «Яровой Пакеты» таләпләре нигезендә мобиль элемтә операторлары Русиядә ясалган җиһазларны куллануга күчәргә тиеш. Шулай ук, социаль әһәмияткә ия сайтларга бушлай керү мөмкинлеген тәэмин итү мәҗбүри һ.б. Әгәр тәкъдим ителгән барлык законнар кабул ителсә, аларны үтәү өчен илдәге мобиль элемтә операторларының тотыла торган еллык чыгымнары 200 миллиард сумнан артып китәргә мөмкин, дип исәпли Content Review агентлыгы.

Тагын 354 миллиард сум, агентлык әйтүенчә, киләсе 10 елда операторлар тарафыннан 5G челтәре өчен инфраструктура булдыруга тотылырга тиеш.

Content Review агентлыгы ясаган фаразларга аңлатма биреп, Русиянең Цифрлаштыру министры урынбасары Олег Иванов:

– Тарифларны гыйнварда күтәрү өчен бернинди нигез күрмибез, – дип искәртә. (РИА Новости). Тарифларны операторлар ФАС рөхсәте белән генә арттырырга тиешлеген дә ассызыклый ул. Ләкин, тулаем алганда, министр урынбасары агымдагы елда мобиль элемтә хезмәте кыйммәтләнәчәге турындагы фаразларны инкарь да итми.

Хәер, бәяләрнең артачагын аналитика агентлыклары тикшерүеннән башка да чамалап була инде. Һәрвакытта да шулай бит: бензин-солярка кыйммәтләнде икән, калган барлык көнкүреш товарларга, азык-төлеккә бәяләрнең өскә үрмәләвен көт тә тор. Сәбәп гади: «Бензин кыйммәт, товарны ташу өчен юл чыгымнары артты», – диләр. Газ, электр энергиясе кыйммәтләнгән саен да, шундый ук хәл күзәтелә. Аңлашылганча, ахыр чиктә, барлык өстәмә чыгымнарны халык кесәсеннән каерып алуга кайтып кала.

Билгеле, мобиль элемтә компанияләре дә югарыда санап кителгән сәбәпләр аркасында артучы чыгымнарын үз кесәләреннән генә капларга җыенмыйлар. Аның шулай икәнлеге дәүләт җитәкчеләренә дә көн кебек ачык. Инде ул «Яровой Пакеты» кебек таләпләрне, мобиль элемтә компанияләре алдында законнар базасы регламентын куялар икән, аларны халык кесәсенә кермичә генә үтәүне дә тәэмин итәргә кирәк бит.

Ә безнең илдә, хәтта, кәрәзле элемтә бәясе ничаклыга арткан икәнен дә төгәл исәпли алмыйлар. Мәсәлән, шул ук Content Review агентлыгы 2020нче елның беренче яртысында элемтә 8 %ка кыйммәтләнде дип хәбәр итте. Ләкин, ФАС мәгълүматлары буенча, гыйнвардан июльгә кадәр үсеш 4 % кына иде. TelecomDaily генераль директоры Денис Кусков фикеренчә, 2020нче ел дәвамында операторларның тарифлары уртача 10-12 %ка арткан. Кемгә ышанырга, кайсы дөрес? Бер ходай белсен!

Әлбәттә, хәлнең шундый буталчыклыгы – мобиль элемтә тарифлары бәясен исәпләүдә уртак регламент булмауга бәйле. Кем ничек тели, шулай исәпли. Андый шартларда компанияләргә үз мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итәргә җайлы бит.

Гомумән, белгечләр фикеренчә, сиздермичә генә, бәяләрне яшерен күтәрү өчен, кәрәзле элемтә компанияләрнең бик күп ысуллары бар икән. Mobile Research Group аналитигы Сергей Потресовның якынча бәяләве буенча, узган ел тарифлар 10 %ка арткан:

– Мисал өчен, хезмәт пакетларына минутлар, гигабайтлар, СМС-лар өстәргә мөмкин. Тагын бер нәтиҗәле ысул – өстәмә хезмәтләр өчен бәяне арттыру яки яңаларны түләүле итеп кертү, – ди ул. Шулай да, мобиль элмтә хакы быел яшерен ысуллар юлы белән түгел, ә турыдан-туры бәя арту нәтиҗәсендә кыйммәтләнер, дип нәтиҗә ясый аналитик. Чөнки, янәсе, элемтә компанияләренең «күкрәк киереп» таләп итәрлек сәбәпләре бар. Күпчелек эшкәртүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр шулай «күкрәк киереп» бәяне арттыруны таләп иткән саен, халыкка гына бил каешын тагын да ныграк кысып бәйләргә туры килә. Ул инде болай да өзелер чиктә, ләбаса!

Аннан, бәя арттырып кына, күрсәтә торган хезмәтнең сыйфаты яхшырса иде ул! Юк бит, чынлыкта алай түгел. Хәтта Казан шәһәре уртасында кайбер урыннарда кәрәзле телефон элемтәсе кылт итеп өзелә дә куя шул!

Сыйфат дигәннән, район-авыл җирендәге элемтә сыйфатына аерым тукталасым килә. Сер түгел, инде хәзер – ХХI гасырда да республиканың шактый авылларына мобиль элемтә һаман барып җитә алмый әле. Авылда да кәрәзле телефоннан сөйләшергә ихтыяҗ туудан тыш, шәһәрләрдәге сыман яхшы сыйфаттагы телевизион каналларны карыйсы килә. Бу нисбәттән, дәүләт программасы ярдәмендә авылларны зур тизлекле интернет, телефон, телевидение кабельләренә тоташтыру буенча күп эш башкарылды. Авылларга Летай керә башлады. Сүз дә юк, «Таттелеком» җәмгыяте күрсәтә торган әлеге хезмәт авыл кешесе өчен бик кирәкле булды. Аннан халык бик канәгать калды. Ничек калмаска, элек түбәгә менеп антеннаны боргычлый торгач та, томан эчендә берничә канал гына күрсәткән телевизорлардан хәзер яхшы сыйфатта йөзләгән каналны карап була бит. Ә һәр өйгә зур тизлектәге интернет кертү мөмкинлеге тудыру – шулай ук, бик вакытлы гамәл. Юкса, хәзер мәктәп укучылары да интернетсыз белем ала алмыйлар…

Минем туган авылым – Балык Бистәсе районында урнашкан Яңа-Арышта да халык берничә ел элек Летай килү шатлыгын кичерде. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, соңгы вакытларда әллә күз тиде инде, Летайга әллә ни булды. Менә 3 ай тирәсе дәвамында инде ул рәтләп эшләми. Аеруча кичке вакытларда телевизор экранында видеосурәтләр катып кала, өзек-өзек күренешләр генә карарга мәҗбүр буласың. Интернеты да бик нык акрынайды. Компьютер экранындагы эзләү төймәсенә баскач, тәгәрмәч әйләнә дә әйләнә… һәм, шактый көтеп утырганнан соң, берни дә тапмавы турында язу чыга. Ә бит күрсәтелә торган Летай хезмәте өчен айлык түләүләр вакытында түләнә.

Аптыраган авылдашларның шактые «Таттелеком» белән төзелгән килешүдәге телефон номерына шалтыратып, техник хезмәт күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итеп караганнар. Тик, Летай гына һаман яхшылап эшләп китә алмый. Инде чарасызлыктан, күрәсең, авылга кайткан вакытта ул турыда миңа да зарланып алучылар булды. «Ярдәм итә алмассыңмы?» – дип үтенделәр. Ә журналист ничек ярдәм итә ала инде ул? Әлбәттә, булган проблеманың сәбәпләрен ачыкларга тырышып, «Таттелеком» җәмгыятенә мөрәҗәгать иттем. Матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, җәмгыятьтә бу проблема турында белмәгәннәр икән. «Аны тикшереп, якын арада хәл итәргә тырышырбыз», – дип ышандырдылар.

Тизрәк сәбәпне ачыклап, Летайны Яңа-Арышта да хутлап җибәрсеннәр иде инде. Ә иң яхшысы – андый өзеклекләр булмасын, инде килеп чыккан очракта да, халыкны интектереп, айлар дәвамында төзәтмичә тормасыннар иде. Менә хәзер, аналитиклар мобиль элемтәләргә бәя янәдән 15-16 процентка артырга мөмкин дип торганда, әлле-хөлле генә эшләгән Летай белән интеккән Яңа-Арыш халкы ничек кабул итәргә тиеш бу хәбәрне? Әлбәттә, ризасызлык белән. Гәрчә, «Таттелеком» җәмгыяте бәяләрне арттырырга җыенмыйбыз дип ышандырса да.

Хәер, элемтә өчен бәяләрне күтәрергә җыенмау, күрсәтә торган хезмәтнең сыйфатын начарайту хокукы бирә дигән сүз түгел әле ул.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии