Ачык хат!

Ачык хат!


Татарстан Республикасы
ның

мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры

Роман Шәйхетдиновка

Иптәш министр! Мин 9 төрле газета-журналга язылдым. Түләгән акчаның күп өлеше чыгымнарына киткәнен беләм.

Чаллының 423800нче элемтә бүлекчәсендә шундый актив укучыга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты менә мондыйрак:

11 гыйнварда җомга көнне «Главпочтамт»ның язылу бүлегенә шалтыратып (рәхмәт, игътибар белән тыңлап, сорауларыма җавап бирделәр), 10нчы гыйнварда чыккан «», «Шәһри Казан» һәм «Звезда Поволжья» газеталарының килмәвен әйттем. Алар, элемтә бүлекчәсе белән сөйләшеп, тиз арада китереп җиткерәчәкләренә ышандырдылар…

Ниһаять, 12 гыйнвар көнне көндезге икенче яртыда: «Почта килде», – дип, хат ташучы «сөенче» алды.

Иптәш министр! Мин, Чукоткадагы боланнар җәйләвендә яшәсәм, җыелып килгән газета-журналларны көтеп утырырга риза булыр идем, тик Республиканың олы шәһәрләренең берсендә яшәгәч бик ризалашып бетә алмыйм.

Былтыр Казаннан 19 сентябрьдә миңа хат җибәргәннәр иде. Чаллыга бу хат (мөһереннән күренгәнчә) 20 сентябрьдә килеп җитүенә карамастан, миңа аны 27сендә генә китереп бирделәр. Анда да, элемтә бүлекчәсенә барып, хат көтәм, дигән язу калдыргач кына.

Шул ук айда, телефон өчен түләү квитанцияләре эзләп, подъездыбыз белән тилмердек. «Телесет»ка шалтыраткач: «Сезнең квитанцияләрегезне почтальон 4/10 йортына илткән (ә безнең йорт – 4а/10), аннан, аптырап, икешәр квитанция белән киләләр», – диделәр. Барып түләргә туры килде. Квитанция көтеп утырсак, телефонны өзеп куярлар иде.

Минем урында булса, яшьләр: «Я – в шоке», – дип тел шартлатыр иде. Без узган җәйгә кадәр 27нче бүлекчә хезмәт күрсәткән комплекста яшәдек. Шимбә килгән «Ватаным Татарстан» газетасын 16 сәгатьтә ала идек. Улыма чит илдән килгән бандерольдә индекс һәм аның исем-фамилиясе генә күрсәтелгән булган. Телефон өчен түләргә килгәч, фамилиямне күреп, Анна Захарова: «Чит илдә туганыгыз юкмы?» – дип сорады. «Туганнар юк, бандероль көтәбез», – дидем. Урамсыз-йортсыз бандероль үзебезне эзләп тапты! Игътибар итегез, ИПТӘШ МИНИСТР, бу почта бүлекчәләре бер шәһәрдә урнашкан бит!

Үтенеп сорыйм, миңа көндәлек яңалыкларны вакытында укып барырлык итеп элемтә хезмәте күрсәтүне оештырыгыз әле. Хәтта ки, үтенмим, ә таләп итәм дисәм, дөресрәк булыр.

Хөрмәт белән,

Наилә ВИЛДАНОВА.

Чаллы шәһәре.

Комментарии