Татарча булмау рейтингны төшерә

Хәзер мәгариф өлкәсендә рейтинг куу заманы китте. Ә менә татар мәктәбендә аны ничек күтәрәләр һәм ничек төшерәләр? Әлеге язмам шул турыда.

КОНТРОЛЬ ЭШ НИШЛӘП УРЫСЧА?

Узган уку елында Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясенең 1нче һәм 2нче сыйныфларында, фәннәрдән белем бирү татар телендә алып барыла, дип рәсми игълан ителде. Мантыйк буенча, укыту татар телендә икән, контроль эш тә татар телендә булырга тиеш. Ә ул Мәгариф һәм фән министрлыгыннан урыс телендә килде.

Министрлык контроль эшләрне тәрҗемә итүне гимназиянең үзенә йөкләгән булган икән. Кайбер сыйныф җитәкчеләре моны намуслы башкарган. Тәрҗемә итмәгән укытучылар күнегү җавапларын укучыларга татар телендә язарга кушкан. «Өстән» тикшерә калсалар дип, күрәсең. Ә кайбер сыйныфларда контроль эш соравы да, җавабы да урысча гына булган.

Татар телендә белем биргән мәктәпләргә контроль эшләрне урысча җибәрүне татарча укытуны торгызуга каршы бер корткычлык гамәле дип атарга кирәк. Чаллыда моның ише этлекләр 2000нче еллар башында ук кылынган иде инде. Ул дәвердә татар мәктәпләрендә белем бирү тоташ урыс теленә күчерелә. Кайбер уку йортларында гына аерым фәннәрдән татарча белем бирү сакланып килә. Шул вакытта Мәгариф министрлыгы әлеге фәннәрдән урысча имтихан җибәрә башлаган. Татар мәктәбе директорлары аннары бөтен фәннәрне дә урысча укытуга күчергән.

Татарча белем бирүне саклап килгән авыл мәктәпләренә дә берничә ел элек 4нче сыйныфта уздырыла торган тикшерүләр урысча килә башлаган. Бу да татарча укытуны тамырдан бетерү өчен эшләнә булса кирәк.

Контроль эшләрне тәрҗемә итүне укытучыларга йөкләү, гомумән, дөрес түгел. Бу укытучы вазыйфасы да түгел, аның эше – укыту. Тәрҗемә итү белән Министрлык белгечләре, яки махсус институтлар шөгыльләнергә тиеш. Текстлар чиле-пешле булып түгел, ә тиешле экспертиза уздырылганнан соң гына мәктәпләргә җибәрелсен иде.

Инде сүз милли мәгарифне торгызу турында бара икән, контроль эшләр, дәреслекләр урысчадан тәрҗемә ителергә түгел, ә татар телендә әзерләнергә тиеш.

БӘЙГЕ УРЫСЧА ГЫНА

Республикада уздырылган олимпиада, конференция, конкурсларның нигезләмәләре дә мәктәпләргә урыс телендә генә килә. Төгәл фәннәрдән алар 1нче сыйныфтан башлап бары тик урысча гына уздырыла. Гуманитар фәннәрдән булган кайбер бәйгеләрнең нигезләмәләренә «урыс һәм татар телләрендә чыгыш ясарга була» дигән пункт кертелә анысы. Һәм менә тормыштан бер мисал.

Узган уку елында Чаллының 38нче мәктәбендә «Белем дөньясында»дигән исемле 4нче региональ конференция уза. Шунда татар телендә чыгыш ясарга дип, «Кош оясы, әллә сәнгать әсәреме» дигән фәнни эзләнү эше белән 2нче татар гимназиясенең 2 «Д» сыйныфы укучысы Илзирә Әминова катнашырга бара. Илзирәнең чыгыш ясау вакыты килеп җиткәч, жюри әгъзалары арасында татар телен белүче юклыгы ачыклана. Озак кына эзләгәч, татар телен белгән бер хатын-кыз табып китереп, жюрига утырталар. Югыйсә, конференция ике телдә уза дигән нигезләмәне Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.М.Хәлимов, Мәгариф идарәсе башлыгы В.Х. Харисов, Чаллы Дәүләт педагогика университеты ректоры Ф.З. Мостафина, 38нче мәктәп директоры А.Н. Деулин раслаган булган. Бу турыда нигезләмә башында ук әйтелгән.

Нәтиҗәсе шул, мондый жюри татар телендә белем алучы Илзирә Әминовага югары урын бирми һәм 2нче татар гимназиясе рейтингына бал өстәлми. Менә шуннан чыгып барлыкка килә инде «Татарча укыткан мәктәпләрнең рейтингы түбән» дигән мәгариф түрәләре гайбәте!

Татар мәктәпләренең рейтингы түбән дип вәсвәсә тарату үзе бер корткычлык һәм мәгънәсезлек. Киресенчә, татарча укытуны бетереп, урысча белем бирүгә күчкән мәктәпләренең күрсәткечләре шактый түбәнәйгән, алар артта сөйрәлә.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии