Актанышча «җир уен»ы республика күләменә чыкты

Актанышча «җир уен»ы республика күләменә чыкты

Татарстан Республикасы Арбитраж судында «Эконом» хуҗалыгының Актаныш районы башкарма комитетына дәгъвасы карала башлады. Гади тел белән әйткәндә, Актанышта авыл хуҗалыгы җирләре өчен көрәш дәвам итә. Бу эш буенча суд карары гыйнварда ук чыгарга да, айлар буена сузылырга да мөмкин.

«Эконом» хуҗалыгы, аның җитәкчесе Алмаз Кәримовның исеме безнең укучыларыбызга яхшы таныш. Шулай да вакыйгаларны хәтердә яңартып, судка илтеп җиткергән юл башын искә төшерик.

Бу хакта «Актанышта сәер аукцион. Әллә «сәяси уен»мы?» (№41, 16 октябрь, 2019) дигән язма бастырган идек инде. Актанышның Югары Яхшый һәм Табанлы Күл авылларын берләштергән «Эконом» хуҗалыгы 2 мең гектар тирәсе дәүләт җирен арендалап торган. 2008нче елда 10 елга арендага алу турында килешү төзелгән булган. 2018нең җәендә бу килешүнең вакыты чыккан. Ләкин Алмаз Кәримов килешүне өзәргә ашыкмаган, җирдән файдалануын дәвам иткән, аренда хакын түләп килгән. Гражданлык кодексы буенча, әгәр яклар килешүне рәсми рәвештә өзми икән, ул дәвам итә булып санала – Алмаз Кәримов шуның буенча эш иткән. Район башкарма комитеты да (җирнең хуҗасы була инде) «килешүнең вакыты чыкты, җирдән законсыз файдаланасың» дип, Кәримов хуҗалыгын судка бирмәгән. Өстәвенә, әле быел гыйнварда гына районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Наира Баһаветдинова Кәримовка хат юллаган: анда җирнең кадастр буенча исәпләнгән яңа бәясе язылган һәм аренда акчасын күчерү өчен реквизитлар күрсәтелгән. Димәк, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы да, район башкарма комитеты да «Эконом»ның бу җирләрдән файдалануы белән килешкән булып чыга бит инде – без шулай дип аңлыйбыз. Килешмәсәң, «аренда хакын менә бу счетка күчер» дип рәсми хат язмыйсыңдыр ул. Дөрес, әлеге хатта аренда килешүенең вакыты чыгу хакында язылган. Җәя эчендә – ягъни төп мәгълүматка өстәмә буларак кына. «Аренда килешүенең вакыты чыкты» дип берничә хат та юлланган – шуның белән шул. Әйткәнемчә, рәсми органнар, җирдән законсыз файдаланасың дип, «Эконом» хуҗалыгына бернинди дәгъва да белдермәгән.

Изображение удалено.Һәм «Эконом» хуҗалыгы шул яңа (арттырылган) бәяне түли башлаган, җирләрне эшкәрткән, чәчкән. Ләкин быел октябрьдә бу җирләр аукционга куелды. 2 мең гектар тирәсе җир, 11 кисәккә бүленеп, чүкечтән 60 млн сумга «озатылды». Җирнең күпчелек өлешен авыл хуҗалыгына бернинди катышы булмаган кешеләр һәм оешмалар алды. Мәсәлән, Удмуртиянең Ижау шәһәрендә теркәлгән җаваплылыгы чикләнгән «Геосервис» җәмгыяте аукционда 1700 гектар җир отты – гомуми еллык аренда хакы 52 млн сум. Кәримов хуҗалыгы 216 гектар тирәсе җирне генә ала алды. «Эконом» хуҗалыгы менә шуңа ризасызлык белдерә инде: җирләрне аукционга кую законлы түгел иде, дип бара. Аукцион барышында да хилафлыклар бик күп булган – ул турыда язган идек. Тик бу юлы, темадан читкә китми генә, судта карала торган дәгъва хакында гына язабыз.

Җирне аукционга кую тарихы болай: быел апрельдә Алмаз Кәримов аренда килешүен өзү турында гариза язган. Язарга мәҗбүр булган, дисәк – дөресрәк. «Килешү вакыты чыкканнан соң да аренда хакын түләп килдем. Аренда килешүен өзмәгәнсең, җиреңдә чүп үсми, салымыңны түләп барасың икән, ул аренда «бессрочный» булып санала. Бер ел шулай түләп торганнан соң, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасыннан «әйдәгез, килешүне формаль рәвештә өзәбез һәм шушы җиргә яңа килешү төзибез» дигән эчтәлектәге хат алдым. Моңа ышандым һәм быел апрельдә килешүне өзү турында гариза яздым. Ә алар әнә ничек китереп чыгардылар: минем белән килешүне озайтмадылар, җирне аукционга куйдылар», – дип аңлата Алмаз Кәримов.

Беренче карашка, әгәр Кәримов килешүне өзү турында гариза язган икән (алдап яздырганнармы-юкмы – анысы башка мәсьәлә), килешү өзелгән булып чыга бит инде. 2015нче елның 1нче мартында Җир кодексына үзгәрешләр керде һәм җир арендага фәкать аукционда гына бирелә башлады (аңарчы конкурс нигезендә бирелә иде. – Авт.). Ләкин… Шушы урында сүзне адвокат Альберт Сафинга бирик. «Алмаз Зәкиянович килешүне өзү турында гариза язган, ләкин «соглашение» кәгазе юк бит. Җирне тапшыру-алу турында акт та төзелмәгән. Бу документлар булса һәм алар имзаланса, аукцион законлы булыр иде. Тик бу документлар юк. Димәк, «Эконом» хуҗалыгының бу җирләрне арендалавы дәвам иткән. Димәк, башкарма комитетның ул җирләрне аукционга кую карары – законсыз», – дип аңлатты ул. Судта да шул ук сүзләрне кабатлады.

Судта икенче якның – Актаныш районы башкарма комитетының карашын – район хакимиятенең юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Сәлимов белдерде. Сүз саен Җир кодексына сылтама ясап: «Аренда килешүенең вакыты чыккан, яңа закон буенча, җир арендага аукцион нигезендә генә бирелә, шуңа аукцион уздырылды», – дип сөйләде ул. Анысы аңлашыла. Тик җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының Алмаз Кәримовка юллаган «әйдәгез, килешүне формаль рәвештә өзәбез һәм шушы җиргә яңа килешү төзибез» дигән эчтәлектәге хатын ничек аңларга соң? Кәримовны килешүне өзәргә ялган юл белән мәҗбүр иткәннәр, дип аңлашыла бит.

Октябрь аенда Актанышка кайткач, районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Наира Баһаветдинова белән күрешкән һәм аңа да шул сорауны биргән идек. «Алмаз Кәримов аренда килешүен өзү турында гариза язмаса, арендалау шулай дәвам итә иде яки без суд аша өзәргә тиеш идек. Чөнки ул алай озак бара алмый, тикшерү килсә, мәҗбүри өздертәләр иде», – дип аңлатты ул вакытта җитәкче. Суд аша өзмәгәннәр, Кәримовны алдап өздергәннәр булып чыга. Бәлки, без (без генә түгел, «Эконом» хуҗалыгының адвокаты Альберт Сафин да, Алмаз Кәримов үзе дә) нәрсәнедер дөрес аңламыйбыздыр, шуңа Актанышның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасыннан рәсми аңлатма көтәбез.

Дилфат Сәлимов «Эконом» хуҗалыгы мәнфәгатен яклаучы адвокатка суд барышында төрле сораулар бирде. Мәсәлән, «Килешүне элекке нигездә дәвам итәсегез килүе турында ник аренда килешүенең вакыты чыкканчы ук хәбәр итмәдегез?», «Килешү вакыты чыгасын белә торып, ни өчен ул җирләрне чәчтегез?», «Ни өчен ул җирләрдә булган авыл хуҗалыгы биналарын рәсмиләштермәдегез, әллә шул рәвешле салым түләүдән качып калырга тырыштыгызмы?» Суд бу сорауларны «Эш»кә кертергәме-юкмы икәнен үзе хәл итәр, тик без аларны темага кагылмый дип таптык. Җир кешесеннән «ни өчен ул җирләрне чәчтегез?» дип сорау мәгънәсез. Алмаз Кәримов үзе дә түзмәде: «Анда эшкәртелмәгән җир юк, мин андый кеше түгел. Ул мин туып үскән җир, анда кешеләр, анда маллар… Дөреслек өчен көрәштә ахырга хәтле барачакмын!» – дип үз сүзен әйтте. Киләсе суд утырышы (төп утырыш) 2020нче елның 13нче гыйнварына билгеләнде.

Җир кешеләре бер сүзне кабатларга ярата: «Әй, мин җир кешесе генә бит, сәясәткә кысылмыйм, җирдә эшләвемне генә беләм». Алмаз Кәримов та җир кешесе. Хуҗалык тоткан, авылдашларын эшле-ашлы иткән, игенен-печәнен чәчкән, уңыш алган, аренда хакын һәм салымнарын түләп килгән. Эшлим, дип торган. Ә быел җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесенең сүзенә ышанган һәм хәзер суд юлында йөрергә мәҗбүр. Аукционның бер катнашучысы – «Геосервис» оешмасы җитәкчесе Булат Әхмәдуллин бу аукционны «сәяси уен» дип атаган иде. Җир кешесенә дә әллә нинди законнар белергә, «сәяси уен»нарда катнашырга һәм хакимият органнары сүзенә ышанмаска (!) кирәк булып чыга инде, димәк. Болай барса, кешеләрне җирдән бөтенләй биздереп бетермәсәк ярый. Ә хакимияткә ышаныч болай да бетеп бара инде…

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии