«Судан ак, сөттән пакь» глава

«Судан ак, сөттән пакь» глава

Сезгә тагын Зәйдән язабыз әле. Әллә Искәндәр Сираҗига бу газетада да урын калмадымы, дөреслекне кем ахырына җиткерер дип борчылып йөргәндә, турында язма дөнья күрде. «Бу егет тотынган эшен ахырына җиткерә торган, үз сүзендә тора торган икән», – дип җиңел сулап куйдык.

Чыннан да, Зәйдә «главаны» агарту өстендә зур эш алып барыла. Нинди генә ялагайлар юк икән – шаккаткыч! Югыйсә, нигә әле аннан шулкадәр куркырга? Эшлисен эшләгән, бөтен дөньясын булдырган, байлыгы үзенә генә түгел, оныкларына да җитешле. Ишегалдындагы күле генә дә шәһәребезгә бер балалар бакчасы төзерлек бәя торадыр. Яше җитү генә түгел, артып киткән. Кеше җаны биздереп йөрисе түгел бит инде. Зәйдә соңгы кеше икән диярсең. Ай яратты бу йомшак кәнәфиен. Бер дә кешегә бирәсе килми, әтисеннән калганмыни. Үзен күрсәтү өчен ниләр генә эшләми.

Әле бу көздә генә шәһәр көнен билгеләп үттек. Бәйрәм, тулысынча диярлек, урысча булды (ул гына түгел, барысы да шулай). «Яңгыр да явып тора, булмас, әллә чыкмаскамы?» – дигән идем дә, бер иптәш хатыным килеп: «Теге марҗа ниләр кыланыр, әйдә барып карап кайтыйк», – дигәч, чыгып киттек.

Кайдан кемне чакыра алганнар – шуны чакырганнар. Каяндыр таракан белән ташбакага кадәр кайтарганнар. Акчаны суга агызу менә шул була инде ул.

Ул да булмады, бөтен Зәйне яңгыратып мотоцикллар узыша башлады. Алар ярты төнгә кадәр чабышты. «Кайтыйк, монда татарлар өчен бер әйбер дә юк», – дип утырганда, бер җырчы хатын август аенда: «Күбәләктәй очкан ап-ак карлар» дип җыр сузды, татарның башка җыры беткән диярсең. «Казан егетләре»нең өч- дүрт җырын бер-бер артлы урыс төркемнәре алыштырып кына торды. Шәһәр бәйрәменең эссесе бетеп өлгергәнче, газета битләрендә яңа «милли ашлар» бәйрәменә чакырулар күренә башлады.

Ул көнне дә иртәдән башлап, бер туктамый яңгыр коеп яуды. Бәйрәмне күчергәннәрдер дип йөргәндә, картым кайтып, мәйданга кеше җыела башлавы турында әйткәч, мин дә зонтикларымны тотып чыгып киттем.

Мәктәпләр алып килгән ризыкларын өстәлгә тезеп, «татар җанлы» главага күрсәтер өчен тырыша. Менә берзаман: «Килә, килә», – дигән шаулашу башланды. Авылдан килгән мескенкәйләр чыланып беткән. Һәммәсе үз ризыгын «главага» ашатып калырга тырыша. Янәшәсендәге «әтүтәнтләре» коеп торган яңгырдан бөрешкән иреннәренә елмаю чыгарырга тырыша. Аларның эше иртә таңнан төрле ризык пешереп килгән авыл кешесенекеннән авыррак… Коеп яуган яңгыр астында балаларның җырлап, биеп йөрүе дә көнне җылыта алмады. Аларны бик кызгандык. Бу бәйрәмгә бөтен шәһәрдән бер ун кеше чыккандыр. Ризыкларны татып караган «судан ак, сөттән пакь» Васильевнабыз үтеп китү белән өстәлләр тиз генә җыелды, һәркем җылы өенә ашыкты. Бәйрәмне матур бер көнгә күчерттерсә, нинди әйбәт булыр иде, юкса. Халык теләгәнчә генә түгел шул.

Безнең турында мәкаләләр басыла башлагач, ул бөтен җирдә планлаштырылмаган җыелышлар үткәрелде. Җыелышларның ахыры шул мәкаләләргә кайтып калып, район җитәкчеләре халыктан « әйбәт дип әйтегез» дип мәҗбүриләп әйттереп йөри ди.

Үзе нинди, үз тирәсенә дә шундый кеше кадере белми торган кешеләрне җыя торгандыр инде. Бөтен районның өлкән буын кешеләрен кайгыртырга тиешле Эльмира Хуҗина, газиз анасын карарга авырсынып, картлар йортына тапшырырга йөргәнен укыгач, күзгә яшьләр килде. Андый оятсызларны кешегә бәйле урыннарда бөтенләй тотасы түгел. Менә шундыйларны карарга кирәк ул главага үз «тиресе» артыннан йөргәнче. Телевизорга буш сүз сөйләп, газетага фотога төшеп йөрисе түгел, халык белән нинди җитәкчеләр эшләгәнен барларга кирәк.

, сиңа эшеңне ахырына кадәр җиткерүеңне телибез. Газета хезмәткәрләре, сез дә, Искәндәрне ташламагыз. Дөреслек җиңәргә тиеш.

Исемем сезнең өчен генә. Алга таба яшисе бар. Сезнең белән бәйләнгән кешеләрдән үч алганын ишетеп торабыз. Хәер, исемемне язсагыз да, югалтасы әйберем юк. Балаларым Зәйдә түгел, үзем пенсиядә. Бу хатта минем фикерләр генә түгел, яз әле дип үз исемен куйдырырга риза булучылар да булды.

Редакциядән. Автор исемен газета битендә күрсәтүебезне рөхсәт итсә дә, без аны сер итеп калдырырга булдык. Үзегез әйтмешли, шул районда алга таба яшисегез дә бар бит әле. «Судан ак, сөттән пакь» глава , 4.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии