Актаныш депутатына карата суд дәвам итә

Актаныш депутатына карата суд дәвам итә

Актаныш районының экс-депутаты, Актаныш авылы Башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Шәриповка карата башланган судның узган атна ахырында икенче утырышы булды. Исегезгә төшерәбез: Риназ Шәрипов агымдагы елның 17нче июнендә көпә-көндез 24 яшьлек егетне – Раил Харисовны бик нык кыйнап ташлаган иде. Ул турыда «Безнең гәҗит»нең 24нче санында (23нче июнь, 2021нче ел) язылды. Әлеге вакыйгада экс-депутатның үтә дә кансызлыгы гаҗәпкә калдыра! Чөнки көндәшенә бер-ике тапкыр сугу белән генә тукталмаган ул, чын мәгънәсендә явызларча, Раил аңын югалтырлык хәлгә килгәнче кыйнаган. Егет егылгач, йөзенә типкәләгән дә әле...

Кыйналу нәтиҗәсендә бит-яңак сөякләре 4-5 җирдән сынган Раил башта Чаллының «Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә» ята. Аннан Казан шәһәрендәге республика клиник хастаханәсендә егеткә шактый катлаулы операция ясыйлар. Соңыннан Минзәлә районы үзәк хастаханәсендә дәвалана. Табиблар раславынча, кыйналу нәтиҗәсендә алган имгәнүләрнең эзе тулысынча бетмәгән. Раил бүген дә даими рәвештә күзен дәвалауны дәвам итә. Күзенең күрү сәләте инде элеккеге дәрәҗәдә булуы бик шикле, дип фаразлыйлар икән. Шуңа да Раилгә күзлек кия башларга кирәк булачак.

Менә шундый «батырлыгы» өчен экс-депутат, Актаныш авылы Башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Шәриповка карата Актаныш районының җәмәгать судында 28нче сентябрь көнне беренче утырыш булган иде. Без вакыйгалар агышы, суд утырышы белән укучыларыбызны даими таныштырып бардык. Инде узган атна ахырында – 15нче октябрьдә Актаныш районы җәмәгать судының икенче утырышы узды. Анда хөкемдар гаепләнүчегә карата суд карарын игълан итте. Нәтиҗә түбәндәгечә: «Риназ Рафаэль улы Шәриповны РФ Җинаят кодексының 112нче матдәсе, 1нче бүлегендә каралганча, гаепле дип танырга һәм аңа 4 айга ирегеннән чикләү җәзасын бирергә».

Ирегеннән чикләү дигән төшенчәнең асылына өч таләп кертелгән: гаепләнүче Актаныш муниципаль районы территориясеннән читкә чыгарга тиеш түгел; җәза үтәлешен күзәтчелек итүче дәүләт органы рөхсәтеннән башка яшәү урынын үзгәртмәскә; Һәм, өченчесе, җәза үтәлешен күзәтчелек итүче дәүләт органына айга ике тапкыр килеп, теркәлү узарга.

– Әлеге җинаять өчен мөмкин булган җәза дип, прокурор 2 ел да 6 айга иреген чикләүне сораган иде, – ди Раилнең әнисе Ләйлә Харисова. – Ә суд 4 айга гына калдырды. Әлбәттә, без – зыян күрүче як, мондый карар белән килешмибез. Аны артык йомшак, дип саныйбыз. Шушы вакытка чаклы ул бит, ичмасам, бер тапкыр килеп, гафу да үтенмәде. Кая ул ярдәм итәргә тырышу? Шулай булгач, ничек инде аның турында «гаебен таныган, кылган гамәленә үкенә», дияргә мөмкин. Судтагы икейөзлелеген күрсәгез, шаккаткыч! Безнең якка борылып та карамый үзе, мин моңа бардым, мин тегендә бардым, барысы алдында да гафу үтендем, дип, ялганын яудырды гына. Бернинди гафу үтенүе булмады һәм гаебен дә ихластан танымаганлыгы әллә каян күренеп тора. Шуңа күрә, без уйлаштык та, Актаныш районы җәмәгать судының әлеге карары белән килешмичә, шикаятебезне Актаныш район судына бирергә булдык. Закон буенча, ул эшне ун көн эчендә башкарырга җыенабыз...

Әлегә менә шундый хәлләр. Аңлашылганча, Актаныш районының экс-депутаты, Актаныш авылы Башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Шәриповка карата башланган суд эшенә әле нокта куярга иртәрәк, дигән сүз.

Үтә кансызлык белән кеше кыйнауда гаепләнүче фигурантның экс-депутат, вазыйфаи зат булуын исәпкә алып, әлеге хәл буенча вакыйгалар агышына газета укучыларыбыз, киң җәмәгатьчелек тарафыннан да зур игътибар булуын искәрткән идек инде. Ә хәзер, хөрмәтле укучыларыбыз, Сезгә шундый сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдык. Актаныш районы җәмәгать судының әлеге карарын гадел, дип саныйсызмы? Әллә зыян күрүче як фикерен хуплыйсызмы? Үз фикерләрегезне редакциягә җиткерсәгез иде.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии