КӨЛСӘҢ – КӨЛ, ЕЛАСАҢ – ЕЛА

КӨЛСӘҢ – КӨЛ, ЕЛАСАҢ – ЕЛА

«»тә быел суда яшәүче ветеран әби турында («Суда яшәүче ветеран» (2011, №16 (27 апрель), «Суда яшәүче ветеран – 2» (2011, №25 (29 июнь) язылган иде.

Әби 24 ел буена иза чигеп яшәгән. Сугыш чоры авырлыкларын күргән кеше бит ул. Шушы да булдымы кеше кадере?! Әгәр мин түрә булсам, әби, сиңа бер йорт салып биргән булыр идем. Шул су эчендә берәр атна тотарга иде ул түрәләрне, аннан аңларлар иде. Кая ул андый әбиләрне уйлап яшәү 2-3 җирдә коттеджы, берничә чит ил машинасы булганнарга. Бик нык котырасыз бит. Шундый әбиләрнең күз яше төшәр, дип тә уйламыйсыз. Спорт, ат чабышлары өчен күпме акча тотыла. Акча күп ул, тота белүче генә юк. – бик үткен, кыю . Кызым, сиңа гел уңышлар гына теләп калам.

М.МОРТАЗИН,

74 яшьлек хезмәт ветераны.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы.

Комментарии