Без дә бизнесмен булган идек…

Без дә бизнесмен булган идек…

Тенеш – Кама Тамагы районында гына түгел, бөтен Татарстанда да үзенең чия бакчалары белән дан тоткан авыл. Яз көне чияләр, алмагачлар чәчәк аткан вакытта табигатьнең искиткеч гүзәллеген сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел. Шул аллы-гөлле чәчәкләр арасыннан ишетелгән моңлы сандугач тавышы, бакчалар өстендә аяз зәңгәр күктә канатларын кагып тибрәлгән тургай авазы бу гүзәллекне тагын да баета, кабатланмас итә.

Июль ае җиткәч, бакчаларда чияләр пешә. Тирә-яктан кунаклар агыла – кайсы машина белән, кайсы җәяүләп. Авыл умарта оясы кебек гөрләп тора. Бертуктаусыз авырудан зарланган әбиләр терелә, үпкәләшеп сөйләшми йөргән кайнана белән киленнәр дуслаша – бергәләп бакчага чыгалар; күптән бер-берсен күрмәгән туганнар чия бакчасында очраша. Аягында йөри алган бөтен кеше, муеннарына савытлар асып, чиялеккә кереп югала. Ашауларын да онытып, көне буе чия җыя. Таң белән торып, Тенеш кичүендә «кунган» Ракетага төялеп барып, Казан базарларында чия сатып, төш вакытына инде әйләнеп кайтып та җитәләр. Кесәләрендә колхозчының бер айлык хезмәт хакына тиң табыш. Чия саткан акчага азык-төлек, кирәк-яраклар алып кайталар. Бераз ял итеп алгач – тагын чиялеккә юнәләләр. Ашыгырга кирәк, соңга калсаң, оттырасың – базарда чиянең бәясе ике тапкырга кадәр арзаная. Мин, бу авылга читтән төшкән яшь килен буларак, әлеге хәлләрне сәерсенеп күзәтәм. Базарга барып чия сату – минем өчен мөмкин булмаган эш кебек күренә. Чия сатарга барсам, танышлар очрар, алар алдында оятка калырмын, дип уйлыйм. Шулай берничә ел үтте. Бер елны чия бик уңды, гадәттәгечә, Тенеш халкы чия сатуга кереште. Күршем Рәмзия мине көн саен үзе белән Казанга барырга өнди. Инде үзем дә бу турыда уйлый башладым, алган хезмәт хакларыбыз әлләни түгел, өстәвенә үз көчебез белән өй дә салабыз, кечкенә улыбыз Рөстәмгә дә киемнәр аласым килә. Бер көнне ирем эштән кайтты да, әйтә: «Мин иртәгә чия сатарга барырга булдым, әйдә, миңа иптәшкә барасыңмы?» – ди. Икенче көнне ирем базарда чия сата, мин аның янында. Танышлар күренсә, ирем артына качам. Кулга акча кергәч, күңел күтәрелеп китте. Берничә көннән мин дә күршем Рәмзия белән Казанга барырга булдым. Ирем мотоцикл белән безне пристаньга төшерде. Үзе теплоходка билет алып бирде дә: «Ашыкма, башкалар кереп беткәч кенә керерсең, билетың булгач, калдырып китмиләр», – диеп, колхоз эшенә китеп барды. Пристань тулы халык, һәрберсенең икешәр-өчәр кәрзин сатлык чиясе бар. Бу кәрзиннәр ничек «Ракета»га сыеп бетәр икән, дип уйлап куйдым. Китәр вакыт якынайгач, халык трап янына җыела башлады. Иң алга инде шактый олы яшьтә булса да, икешәр чиләк сыешлы чия кәрҗиннәрен кулында уйнатып кына йөртүче түбән очның Нурбиби апа килеп басты. Кулында үзе белән утны-суны шактый кичкән, башлангыч төсен югалтып, каралып пешкән чия төсенә кергән шактый зур чемодан. Ул, ачылып китмәсен өчен, аркылыга-буйга тарттырып тасма белән бәйләп куелган. Аннан арттарак чия сату тәҗрибәсе шактый күп булган тагын берничә хатын урнашты. Уртадарак яшьләр урын алды. Арттарак – әле яңа гына мөстәкыйль рәвештә базарга йөри башлаган яшь-җилкенчәк. Аларның чия тутырган савытлары да җиңелрәк. Кырыйдарак берничә ир-ат нәрсә турындадыр бәхәсләшәләр. Аларның кәрҗиннәренең сыйдырышлыгы шактый зуррак. Менә «Ракета»га керергә рөхсәт бирделәр. Нурбиби апа чия салынган чемоданын күтәреп маташкан арада, ике кәрҗинен җилкәсенә көянтә белән аскан җиңел гәүдәле Зәйтүнә апа шома гына аның яныннан үтеп китеп теплоходка беренче булып аяк басты. Алар артыннан башкалар кузгалды. Китте этеш-төртеш, кычкырыш. Ул да түгел, Нурбиби апа чияле чемоданын «Ракета»га кертеп куйды да, керергә азапланган халыкны этә-төртә кирегә – пристаньда калган кәрҗиннәренә таба юл алды. Кайсы керә, кайсы чыга – белмәссең; кемнеңдер кәрҗин бавы өзелеп, чиясе аяк астына чәчелеп китте; кемдер, этү-төртүгә каршы тора алмыйча, ялгыш кына кемнеңдер кәрзиненә аягы белән кереп чыкты. Мин, ике кәрҗинемнең уртасына басып, кызыксынып бу хәлләрне күзәтеп басып торам. Шул вакыт минем янга иремнең туган тиешле апасы Зөһрә килеп басты. «Нишләп басып торасың, утыра алмый каласың бит, әйдә, тизрәк минем арттан», – дип, бер кәрҗинемне кулына алды. Икенче кәрҗинемне тотып, мин аңа иярдем. Кузгалып киттек. Әле берничә минут элек теплоходка алдарак керер өчен үзара тарткалашып торган авылдашлар, бер-берсенә булган үпкәләрен онытып, «Ракета»га утыра алганнарына шатланып, дусларча көлешә-көлешә сөйләшергә тотындылар. Колхоз базарына килеп җиттек тә, чияләребезне сата башладык. Төрле яктан авылдашларның таныш тавышлары ишетелеп тора. Кәрҗиннәре белән миннән якында гына урнашкан Айдар абый үзенең калын тавышы белән: «Берите вишни, у кого деньги лишний. Тенишевский сорт», – диеп такмаклый башлады. Үземне авыл уртасында басып торган кебек хис итеп куйдым, күңелле булып китте. Чиямне, кара татлы сорт булганга, тиз алып бетерделәр. Кергән акчага үземә матур бизәкле юбка, улыма киемнәр, тәмле ризыклар алдым. Кире кайтканда башкаларның да кәефләре әйбәт иде. Чия тутырып барган кәрҗиннәре тәмле ризыклар, кирәк-яраклар белән шыплап тулган. «Ракета»га утыргач, алган күчтәнәчләре белән тамакларын ялгап алдылар да, күбесе йомшак креслоларына утырып, йокымсырап китте…

Иделдә күп сулар акты инде ул көннәрдән соң. Заводлар ябылды, колхозлар таралды, илебез тоташ базарга әйләнде. Чияне дә, алып-сатарлар килеп, капка төбеннән генә алып китәләр. Дөньялар үзгәрүгә карамастан, Тенеш бакчалары әүвәлгечә – яз җиткәч шау чәчәккә күмелә.

Нурания ХӘМИДУЛЛИНА,

Кама Тамагы районы, Иске Мәрәтхуҗа авылы

Комментарии