Нигә эзәрлекләнәләр?

Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н. Миңнехановка

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе

Ф.Х. Мөхәммәтшинга

Татарстан Республикасы прокуроры

И.С. Нәфыйковка

2017нче елның 26нчы июнендә, ягъни Татарстан белән Русия арасында төзелгән шартнамәгә 10 ел тулган көнне «Азатлык» татар яшьләре берлегенең элеккеге рәисе Тәлгать Әхмәдишинның өенә полиция килә. Ул үзе өйдә булмау сәбәпле, хатыны, икенче көнне килегез, дип әйтә. Полиция хезмәткәре, срочно бүген рапорт бирергә кирәк, дип, өйгә үтә һәм, гаилә әгъзаларыннан сораштыру уздыра. Т. Әхмәдишинның телефон, машина номерларын язып ала, нәрсә белән шөгыльләнүен, кайда эшләве белән кызыксына һ.б.

Аннан элекке айларда милли хәрәкәт активистлары Илмир Салих, Булат Гатин, Дамир Шәйхетдинов һ.б. өйләренә дә килеп, сораштыру уздыралар.

Без әлеге гамәлләрне кеше хокукларын бозу, милли хәрәкәт активистларына һәм аларның гаилә әгъзаларына басым ясау дип саныйбыз.

Бу законсыз гамәлләргә карата бәя биреп, тиешле чаралар күрүегезне сорыйбыз.

Имзалар: Фаик Таҗиев

Бәдертдинов Р.Н.

Гатин Б.Г.

Салих И.З. һ.б.

Комментарии