Үз-үзеңне ашама!

Үз-үзеңне ашама!

Кадерле укучым, гаиләдә табак-савыт шалтыраганда, якын кешеңнең ахырын уйламыйча әйткән авыр сүзенә хәтерең калуын оныта алмыйча, әллә ничә көн рәттән шуңа ихластан борчылып, булып узган вакыйгаларны кино кадрлары сыман башыңда кат-кат әйләндереп, озаклап рухи газап кичергәнең булдымы? Их, шул чакта гаепле кеше сыман башымны аска иеп, телемне аркылы тешләп, җебеп тормыйча, иремнән (яки хатынымнан) усалрак итеп җавап кайтарып, үземне юкка рәнҗетүченең авызын каплыйсым калган икән, димәдегезме? Кайвакытта эш урынында көтелмәгән күңелсез хәл килеп туа. Вәзгыятьнең асылына төшенеп җитмәгән җитәкче, ак эт бәласен карасына сылтый – коллектив алдында сезне гаепле итеп калдыра. Нахак сүзнең ниндиен дә күтәрү авыр, әлбәттә. Бу очракта, гарьлектән күзләр яшьләнеп кенә калмый, хәтта төн йокылары кача. Кулдан эш төшә, кәеф кырыла. Ватык пластинка һаман бер урында әйләнеп, көйнең бер үк өземтәсен кат-кат кабатлап, ачуны чыгарган сыман, баш миендә әлеге күңелсез вакыйгалар өермәсе берөзлексез бөтерелеп, кешене тәмам хәлдән тайдыра. Сүз дә юк, нинди дә булса гадәттән тыш хәл яки күңелсезлек килеп чыкканда, бу хакта төптән уйланып, анализлап, сәбәпләрен ачыклау, проблеманы хәл итү, четерекле мәсьәләне чишү юлларын эзләп табарга омтылу – нормаль күренеш. Гаиләдә аңлашылмаучылык килеп чыкканда, сүзем көмеш булса да, дәшмәвем алтын дип, тузынучыга җавап кайтармый калу, бәлки, күпкә отышлырактыр. Үзенең хаксызлыгын соңлап булса да аңлаган якын кешеңнең ихластан гафу үтенүе бик мөмкин. Эштәге низаг өчен дә артык көяләнергә кирәкме икән? Хезмәттәшләрегез кемнең гаепле, кемнең гаепсез икәнлеген чамаламагандыр дисезме? Дуамал хуҗага каршы әйтеп, аның ачуын тагын да кабартмау өчен генә дәшми калулары гаҗәпме? Һәр ике очракта да баш ярылып, күз чыкмаган. Сезнең гомергә куркыныч янамый. Әгәр вазгыятьне тамырдан үзгәртә алмыйсың икән, аңа карата мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк, ди психология фәне. Танышларым арасында хан заманында булып узган вакыйгаларны истән чыгармыйча, әллә кайчан әйтелгән кыек сүзләрне кабат-кабат хәтердә яңартып, гомер буе үз-үзен эчтән ашап, якыннарын рухи яктан газаплап яшәүче берәү бар. Моннан чирек гасыр элек үлгән каенанасының кырык ел элек үзен рәнҗетүен искә төшерүдән, кайчандыр кимсетеп әйтелгән сүзләрен чүбектәй кат-кат чәйнәүдән ни мәгънә? Мәрхүмә карчык кыямәт көнендә Аллаһ каршына барып басып җавап тоткан чагында гөнаһлары өчен тиешле җәзасын алыр, дип уйла да тынычлан инде, югыйсә. Иң кызганычы шуннан гыйбарәт: негатив энергия коллыгыннан чыга алмаган кеше дөньяның матурлыгын күреп, ләззәт алу сыйфатын югалта. Бөтен җирдән кимчелек кенә күрә, кешеләрнең уңай сыйфатларыннан бигрәк, беренче чиратта, җитешмәгән якларына игътибар итә. Озын, кара, иске, пычрак япма шикелле, еллар дәвамында сөйрәлеп килгән кире эмоцияләр шәлкеме шәхесне эчтән тарката. Ул шатлана алмый башлый, киләчәккә өмет белән карау, булганына шөкер итү бәхетеннән коры кала. Тормышта вакыйгаларның төрлесенә тап буласың. Кара төннән соң якты кояшлы көн туачагына өметне югалтмау мөһим. Кешеләр белән якыннан аралашканда берәүнең дә «сандыгы» буш булмавына инанасың. Хак Тәгалә, яраткан колларыма сынауларның зурысын бирермен, әмма ул күтәрә алмаслыгын җибәрмәм, дигән. Авырлыкларны җиңеп чыккан, зур югалтулар кичергән чакта, намусын каралтмаган кешеләрнең рухи яктан ныгуын, шәхес буларак югарырак баскычка күтәрелүен тәгаен беләм. Үлгән артыннан үлеп булмый, дип, ачы күз яшьләреңне эчкә йотып, ярсу йөрәгеңне учыңа кысып, башыңны югары тотып, тәвәккәлләп, алга атламый хәлең юк. Беребез дә мәңгегә килмәгән. Болай да кыска, санаулы гомерне ирекле баштан газапка әйләндереп, кара күзлек киеп, йөзне чытып, сыктап яшәргә димәгән. Кораб диңгезгә баткан чагында, безне һичшиксез коткарачаклар дип уйлаучы оптимистлар исән калган. Яман чирләргә таручыларның киләчәккә өмет баглаучылары, изге максаты булганнары терелеп аякка баскан. Болар хакында фәнни-публицистик язмалар бихисап. Галим-психологларның эзләнү-тикшеренүләре нәтиҗәләреннән күренгәнчә, начар уйлар коллыгыннан чыга алмау кешенең шәхесен эчтән тарката. Беренче мәлдә авыр хисләр кәефсезлек буларак кына чагылыш тапса, соңрак депрессиягә китерә, чиргә сабыштыра. Нервыларның даими киеренкелеге – йөрәк-кан тамырлары, нерв системасын, баш мие күзәнәкләрен, ачу саклау – ашказаны-эчәк трактын, эчкә яшерелгән үпкә хисләре кешенең үпкәсен эштән чыгаруы сер түгел. Проблемаң бар икән, уртага салып сөйләш тә, хәл ит. Әгәр очына чыгарлык булмаса, моның турында кат-кат уйлап, газапланудан тукта. Тоташтан хәсрәтләнү, борчылу яки нәфрәтләнү, кемнән булса да үч алырга омтылып яшәү аркасында организмда стресс гормоны – кортизол күпләп эшләп чыгарыла, ә ул үз чиратында кешене эчтән талкый. Психология фәне галиме Маргарет Эренберг начар уйлардан арына алмаучы кешенең баш миендә негатив үзгәрешләр барлыкка килүен раслый. Кара уйлар өермәсе нейроннар арасында ныклы бәйләнеш тудыра икән. Мондый кеше юктан кызып китә, аның бернигә күңеле үсми, ул бик тиз арый-талчыга, ахыр чиктә чиргә сабыша.

Бүген тормыш бик кызу темплар белән бара. Ашыгабыз, кабаланабыз, һәр җиргә өлгерергә тырышып, ары-бире чабабыз. Социаль челтәрләрдәге яңалыкларны карасак, телевизорны кабызсак, радионы ачсак – кешене тетрәнү халәтенә китерерлек хәбәрләр тулып ята. «Калын тиреле» бәндәләр башкалар кайгысына битараф, үзенә кагылмаган начар хәбәрне күңеленә якын алып, борчылып маташмый. Икенче берәүләр исә, теге илне су баскан, бусында җир тетрәгән, фәлән авылда янгын чыгып, йорт-җирләре янып беткән, кемдер авариягә очрап һәлак булган дип, ихластан кайгырып, үз-үзен бетерә. Кино караганда әдәби геройларны кызганып елап, шешенеп бетүче, кан басымы күтәрелеп, еш кына «Ашыгыч ярдәм» чакыртучы бер карчыкны беләм. Сүз дә юк, авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузу, хәл кадәренчә булышу – саваплы гамәл. Әмма бөтен ишеткән-күргән негатив хәбәрне йөрәгеңә җыеп, чирләп урынга егылудан ни мәгънә?

Психолог Маргарет Эренберг: «Башыгызга авыр уйлар килеп, миегезне бораулый, йөрәгегезне ярсыта башлавын сизеп алуга, негатив фикерләрне куып тарату максатын куегыз», – дип, акыллы киңәшен бирә. Көндәлек алып барып, борчулы уйларны шунда язып куя бару, килеп туган хәлләргә аек акыл белән бәя биреп, юкка борчылуыбызны аңларга ярдәм итә икән. Шәхсән үзем дә кайгы-хәсрәтләрне, югалтуларны күп кичердем. Нахакка рәнҗетелеп яшь түккән чакларым булды. Яраткан эшемә баштанаяк чуму, әдәби иҗат белән шөгыльләнү хәсрәтле уйлар тоткынлыгыннан котылырга булышты. Табигатькә якынаю, аның матурлыгын тою, агымсуга карау, чишмә челтерәвен, кошлар сайравын тыңлау, үзем утыртып үстергән хуш исле чәчәкләрнең гүзәллегенә соклану, догалар уку, изге теләкләр теләү җанымны тынычландырды. Үткәнне уйлап кайгырудан мәгънә юк, ул кире кайтмый, киләчәк Аллаһ кулында, анда ниләр кичерәчәгебез билгесез. Бүген һәм монда матур итеп яшәргә омтылуыбыз хәерле. Әйләнә-тирәбездә әйбәт кешеләр күп, якты күңелле чын дуслар табыйк. Үз-үзеңнең кичерешләреңдә казынып, борчылып, юкка хафаланып ятканчы, башкаларга игелек кылып, сөенеч алыйк.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии