Кызык та, кызганыч та...

Безнең Мөслим районы «Урожай» колхозы алдынгылардан саналып, гел беренче урыннарны алды. Өч меңләп дуңгызыбыз бар иде. Ике торакта алты группа үгезләр симертелде. Бер торакта 120 баш үгез, аларны өч хатын-кыз карый. Өч подсобник ат белән эшләдек. Болар һәрберсе 4-5 центнерлы үгезләр иде. Аларны бәйләп куйган чылбырлар бик тузган. Үгезләр ычкынып, саламнарны таптап бетерәләр иде. Шуларны каручы кызлар ярты көннәрен үгезләрне бәйләп үткәрәләр иде.

Бер көнне колхоз рәисе Сәлахов абый бригадир җитәкчеләре белән торакка керде. Һәрбер терлекчедән хәлләрен сорашып, нәрсәләр кирәклеген белешеп килә. Бер нәрсә дә кирәкми, әйбәт, дип җавап бирәләр. Чөнки сорарга куркалар. Алар киткәч, бригада членнары, бездән башка күп сөйләмәгез, дип кисәтеп куя. Шуңа күрә никадәр авыр булса да, алар бернәрсә дә сөйләми, зарланмыйлар иде. Чират миңа җитте. «Сез киткәч, мине әрләрләр инде, – дидем. – Шулай да мин әйтәм, менә бу үгезләрнең чылбырлары бик начар, ычкыналар, саламнарны таптап бетерәләр». Председатель тегеләрне шелтәләп алды, нигә әйтмисез, караучыларны интектерәсез, диде. Ике үгезнең мөгезе чылбыр алырга җитә, диде. Ә миңа рәхмәт әйтте. Икенче көнне үк механик Сафин Риф бер машина кайтарып аударды ул чылбырларны. Терлек караучы кызлар миңа рәхмәт әйтеп бетерә алмады.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы Исәнсеф авылы Ветераннары советы рәисе

Комментарии