Хуҗасызлык

Мин гомерем буе нефтьче булып эшләдем. Нефть промыселына ай саен ничәдер тонна тимер ватыгы тапшырырга кирәк иде. Аны тапшырмасаң, айлык план үтәлмәгән булып санала. Тимер чүп үләне түгел бит ул, аны теләсә кайдан табып булмый. План тутыру өчен заводтан кайткан яңа торбаларны турап тапшыра идек. Эшкә яраклы башка әйберләрне дә күп озаттык.

Нефть 50нче еллар азагында җир астыннан үзе ургылып чыкты. Геологлар, скважинаның холкына карап, берсеннән күбрәк, берсеннән азрак алырга билгелиләр иде. Моның өчен нефть чыга торган кранга 8 йә 10 миллиметрлы тишекле тимер куела. Күбрәк нефть алыр өчен, мастерлар ул тишекләрне зурайталар йә алып ук ташлыйлар. Шулай эшләп, Герой исемен алучылар булды. Фонтан кебек атып нефть бирә торган скважиналар вакыты җиткәнче, ун ел алдан аттырып, нефть бирүдән туктыйлар. Нефтьне суыртып алырга кирәк булды. Теге «геройларны» хөкем итәргә була иде. Ул елларда скважина саен факел янды. Аларның хуҗасы булса, хуҗа ул газны кая куярга белер иде, миллионнарны утта яндырмас иде. Ул факеллар бик озак янды, алар басу тулы иде.

Хуҗасызлык бөтен җирдә булды. Колхоз сыерлары тез тиңентен сазда тордылар. Савучылар озын кунычлы итек киеп йөрделәр. Ничек чиста итеп сава алганнардыр? Фуражның яртысы да маллар авызына кермәде. Аны мал караучылар урлап бетерәләр иде. Тотылучы, тотарга теләүче булмады.

70нче елларда бер елны игеннәр бик уңды. Урак өсте явымлы булды. Икмәкне киптермичә тапшырып булмый иде. Элекке ике елны коры булгач, игенне киптерми генә тапшырганнар. Икмәк киптерә торган агрегатлар эшкә яраксыз булып беткән. Әлмәт районындагы Акташ элеваторы икмәкне чи килеш кабул иткән. Анда тулгач, ишек алдына эскерт итеп өйгәннәр. Икмәк тапшыру төгәлләнеп, ике атна үткәч, теге икмәк кызып, әшәке исләр чыгара башлаган. Машиналарга төяп, ул икмәкне кире басуга түккәннәр дә җирне сөреп куйганнар. Күп колхозлар планы арттырып үтәгән булгандыр. Моннан да зуррак хуҗасызлык була да алмыйдыр.

Әлмәттән ерак түгел Ерак Ямаш дигән зур гына авыл бар иде. Иртәгә Октябрь бәйрәме дигән көнне колхозның бер көтү сарыгын тездән сазлы утарга япканнар. Бер төнне каты салкыннар башланып, теге сарыклар катып үлгәннәр шул сазда. Алар өчен кем җавап биргәндер? Һәр әйбернең чын хуҗасы булырга тиеш шул. Шул вакытта гына уңышка ирешеп була.

Әзһәр ГАТАУЛЛИН,

Әлмәт районы

Комментарии