Мин ничек нефтьче булдым

Мин ничек нефтьче булдым

«Дөнья безгә күрсәтте – еламаска өйрәтте», – дип язган шагыйрь Хәсән Туфан. Мин шагыйрь замандашы булмасам да, елар чаклар күп булды, тормыш безне дә еламаска өйрәтте. Мин – сугыш чоры баласы, хәзер тугызынчы дистәне ваклап киләм.

Сугышның беренче көненнән үк китеп, сугыш бетәргә нибары дүрт ай калгач, безне – 5 баланы ятим, әнине тол калдырып, әтиебез хәбәрсез югалды. Төрле архивлардан тикшертеп карадым, бер хәбәр дә булмады, каберен бер Аллаһ кына белә. Әтисез калган малайның тормышын күз алдына китерү кыен булмастыр.

Без, малайлар, табигать балалары – ялан аяклы, өс-баш дигән нәрсә юк, үсәбез, чыныгабыз, көчебез җитмәсә дә, эшләргә тырышабыз. 9 яшемнән колхоз тайларын көттем, 15 яшьтән (7нче классны тәмамлагач) 105 ат, ике үгез карарга туры килде. 16 яшьтә инде мин зурлар белән бергә чын мәгънәсендә олаучы идем. Сугыштан соңгы елларда әле машиналар юк. Атлар белән Чаллы, Бөгелмә, Октябрьск, Менделеевск (элекке Бондюг), Бакалы кебек шәһәрләрдән бөтен кирәк-ярак, азык-төлекне ташый идек. Кышкы чатнама салкыннарда ач-ялангач килеш юлда булдык. Аякта тишек чабата – үкчәләр күренеп тора. Туңып үлмәс өчен, көне буе ат артыннан йөгерә идек.

Армия яшенә кергәч, солдат хезмәтенә китеп, өч ел ярым яшьлек елларымны уздырып, тагын авылга кайтырга туры килде, чөнки өйдә әнкәй, миннән кече эне-сеңелләр көтә... Укырга сәләтем һәм бик нык теләгем булса да, мөмкинлегем булмады. Һаман да шул бер сүз – өйдәгеләрне кайгырту иде. Мин инде армиядән кайткан егет. Тик әле бер һөнәрем дә юк. Ул чорда колхоз авылдан чыгып китәргә, паспорт алырга рөхсәт бирми иде.

1953нче еллардан башлап, безнең якларда нефть вышкалары, факеллар күренә башлады. Авылга бораулаучылар килеп, фатирларга урнашты, автолавкалар килә, тормышка, яшәргә өмет уянды. Авылдагы үзгәрешләргә кызыгып карап, минем дә нефтьче буласым килә иде. Тик, язганымча, колхоз җибәрми. Хәйләсез дөнья файдасыз дигәндәй, яшьтәшем идарәдә бухгалтериядә эшли иде, шуның ярдәме белән ялган белешмә алып, бер еллык вакытлыча паспорт юнәтеп, ниһаять, мин дә колхоздан китеп, эшче-нефтьчеләр армиясенә кушылдым.

Бу оешма Әлмәттә, «Татнефтепроводстрой СУ-2» дип атала иде.

Ни кушсалар – шуны эшлим, кая кушсалар – шунда барам: техника керә алмаган тауларны ишәбез, нефть куа торган объектлар төзибез, төзелеп бетмәгәннәренә удар комсомол бригадасы итеп җибәрәләр. Шул исәптән Буа шикәр заводында да 5 ай эшләдем. Шул чорда үзебезнең якта да нефть промыселлары оеша башлады. Буадан кайтып, мин дә «Әлкәйнефтькә» эшкә кердем. Управление Яңа Сөләйдә, промысел – Иске Сөләйдә. Әлегә кирпечтән төзелгән йортлар юк, идарә такта вагоннарда гына. Минем өчен иң куанычлысы – мин нефтьче. Беренче җитәкчеләрем Филановский, промысел начальнигы Бабкин булды. Мин эшне нефть куа торган оператор булып башладым. Герой нефтьче Чорбан ага Вәлиев белән дә эшләдем. Бер җыелышта Филановский яңалык җиткерде: Әлмәт белән Азнакай арасында нефтьчеләргә яшәү өчен шәһәр-бистә төзеләчәк икән. Бу шәһәр бик матур, йортларның күпчелек тәрәзәләре кояшка карап торачак, зур шәһәрләрдә булган бөтен мөмкинлекләр булачак, ә сез, хәзерге эшчеләр, олыгайган көннәрегездә, матур түбәтәйләр киеп, оныкларыгызны җитәкләп, паркет юллардан гына йөрерсез әле, диеп шатландырган иде. Озак та үтмәде. «Огонек» журналында бу тирәдә нинди шәһәр буласын төшереп тә җибәрделәр. Әле ул вакытта Җәлил исеме юк иде.

Төзелеш безнең әниләр урак урган, печән чапкан басуларга – Тырыш урманы, Урсалбаш шырлыгына туры килде. Балачакта без бу урман-басуларда җиләк җыя идек. Төзелеш кызу темплар белән барды. 1967нче елга инде дүрт йорт өлгерттеләр һәм нефтьчеләргә бушка фатирлар бирә башладылар. Миңа да ике бүлмәлене тәкъдим иткәннәр иде, хатыным авылда эшләү сәбәпле, Җәлилгә китәргә теләмәдек.

Баштагы елларда әле авылларга асфальт юллар юк иде. Тирә-юнь авыллардан нефть эшенә ир-атлар, яшьләр китә торды. Промбазага башта җәяү, аннан соң кыш көне тракторга будка тагып, авылдан 60-70 кеше эшкә китә идек. Җәй көннәрендә Сәгыйть абый озын кузовлы машинасы белән йөртте. Төзелешләр бара, авыл халкы эшчеләр сыйныфын тулыландыра. Хәзер инде трактор белән йөрү генә килешми. Әлмәт автоколоннасыннан килеп, эшчеләрне автобусларда йөртә башладылар. Безнең Иске Минзәләбашка да 5-6 автобус төшә иде – вахта ысулы үз көченә керде.

Ничәнче ел икәнен төгәл хәтерләмим, «Әлкәйнефть»не «Сөләйнефть» һәм «Җәлилнефть»кә аердылар. Мин «Җәлилнефть»тә калдым һәм нефть чыгару операторы эшен дәвам иттем. Ул елларда нефть фонтан булып бәрә, ЭЦН һәм качалка дигәнне ишетеп тә белми идек. Кара алтынны бик авырлыклар белән чыгарырга туры килде. Карлы-бозлы яңгырда, буранлы көннәрдә сборныйда электр сүнә, нефтьне куып булмый, ә скважиналардан фонтан булып нефть килүен дәвам итә. Шундый чакларда төнме ул, буранмы – скважинаны ябарга туры килә, ә аның күбесе инде нефтьне коеп утыра. Техника юк, кулда көрәк, чиләк, лом. Шундый авырлыкларда да аварияләрне булдырмаска тырыша идек.

Хәтеремдә, 1972нче елда Манохин мине үз янына чакырып, шоферлыкка укырга тәкъдим итте. Тиздән механикалаштырылган отряд оештырылачак икән: шофер да, оператор да үзең буласың, кирәк чакта электрик-автоматчикны да үзең йөртәсең. Укып, права алдым, тик вәгъдә ителгән отряд кына оеша алмады. Шуннан соң мине «шофер-оператор по исследованию скважин» итеп, АТКга күчерделәр. Бу минем өчен отышлырак та килеп чыкты, чөнки оператор стажын өзмәскә кирәк булган. Ун еллап шунда эшләгәч, мине Моторин чакыра: тагын укырга җибәрәләр икән, бу юлы ШБКга, А-50гә. Кызганычка, анысына группа җыелмады. Шулай да Әлмәткә автокранга укырга җибәрделәр.

Ниһаять, мин дә бистәне төзешә башладым. Кран белән плитәләрне күтәрәм, төшерәм, йортлар төзибез. Ел ярым анда эшләдем. Аннары нык кына авырып киттем. Кранда эшләү шактый куркыныч, тирә-якны күзәтергә кирәк, ә мин муенны бору түгел, селкетә дә алмыйм – китәргә туры килде. Яңадан үземнең промыселга кайттым, дежур операторлык эшемне дәвам иттем. 30 ел стажымны тутырып, 3 млрд тонна нефть табуда катнашып, лаеклы ялга киттем. Шуны әйтәсем килә: кайсы цехта эшләсәм дә, мине эшкә чакырып тордылар, китәргә теләсәм, җибәрәселәре килмәде, китсәм, яңадан килүемне көтеп калдылар. Шулай итеп, мин дә нефтьче идем.

Кайчандыр Филановскийның әйткән сүзләре чынга ашты. Бистә көн үсәсен төн үсте, күп катлы йортлар калыкты. Эшчеләр фатирлар белән тәэмин ителде, яшәү шартлары уңайланды. Больница, ике мәктәп, гимназия, боз сарае, спорт объектлары, банклар, төрле кибетләр, кинотеатр, мәдәният йорты, музыка мәктәбе – санап кына бетерерлек түгел! Сәүдә үзәкләрендә ярминкәләр оештыру дисеңме – барысы да эшли. Шунысын да әйтми кала алмыйм: ул вакытта эшләгән кешегә хөрмәт зур иде. Санаторий-профилакторийларга путевканы һәр ел саен бушка бирәләр иде.

Әле «Җәлилнефть»нең ярдәмче хуҗалыгын да (подсобное хозяйство) искә алмыйча булмый. Ни өчен дигәндә, күпме хатын-кызга эш урыны булдырылды, күпме авыл-хуҗалыгы продукциясен җитештерделәр: сыер фермасы, үгезләр симертү, дуңгыз, сарык асрау, казлар үрчетү дисеңме. Хәтта ипподром төзеп, чабыш атларын да ярыштырдылар. Теплицаларда 23нче февраль, 8нче март көннәренә лаләләр чәчәк ата, кыяр-помидорлар өлгерә иде. Бәйрәм саен нефтьчеләргә күчтәнәч-бүләк итеп ит, хәтта бал да өләштеләр. Шунысын дә искәртәсем килә: эшчеләргә «Татнефть» акцияләре биреп, шактый гына нефтьчеләр яңа машиналар алып, фатирларын киңәйтеп, тормышларын тагын да яхшырта алдылар. Нефть чыгаруда үз эшенә чын мәгънәсендә бирелгән, батыр йөрәкле, сабыр кешеләр генә эшли алды, хәзер дә шулай дип беләм. Минем бәхеткә, миңа бары тик шундый кешеләр белән генә эшләргә туры килде. Мастерыбыз Зөфәр Мохтаров, Фәүиз Галимуллин, Әмир абый Надыров, Муса Гәрәев, Мизхәт Кашапов, Әбузәр Галимуллин, авылдашым Алмаз абый Идрисов, Мөхәммәтҗан Фазлыев – чын мәгънәсендә фидакарь остазлар һәм осталар иде. Югарыда телгә алынганнарның нибары берничәсе генә исән, башкалары бакыйлыкка күчте. Бу искә алуым алар өчен дога булып барсын.

Минем эшемне дәвам итүчеләр – балаларым, оныкларым, туганнарым. Улым нәкъ минем урында – шул ук промыселда эшли. Кызымның ике улы – нефтьчеләр. Эшләп, югары уку йортында укыйлар. Сеңлемнең ике улы нефтьчеләр булып эшләп, лаеклы ялда. Энемнең ике улы шулай ук нефтьчеләр. Аллаһ тагын ни бирмәс – оныклар үсеп килә. Нефть табу кыен да, мактаулы да һөнәр дип исәплим. Нефтьче булуыма һич үкенмим, хәзер дә горурланып яшим. Хезмәтемне бәяләп, идарә миңа коттедж төзетеп бирде. Нефтьчеләрнең ярдәмен һәр җирдә күрәбез, тоябыз. Районда күпме мәктәп, мәчетләр төзелде, юллар салынды, чишмәләр яңартылды.

Филановскийның әйткәннәре чынга ашты. Ә без, өлкәннәр, нефтьчеләрнең уңышларына сөенеп, авыр хезмәтләрендә җиңеллекләр, саулык-сәламәтлек теләп, бездән иртә киткәннәргә дога кылып, үзебезгә җитәрлек итен, сөтен җитештереп яшәп ятабыз.

Р.S. Җәлил бистәсе герой-шагыйрь исемен горур йөртә, исеме җисеменә туры килә.

Хезмәт ветераны Мизхәт ТАЛИБУЛЛИН,

Сарман районы, Иске Минзәләбаш авылы

Комментарии