Хәерле хәбәрләр булсын

Хәерле хәбәрләр булсын

… Гомернең узулары… Вакыт шулай бит ул. Кайчакта үткәрә алмый тинтерисең, кайчакта: «Оча еллар», – дип әйткән ташбака хәлендә каласың.

Чаллыда табип хирург-ортопед Железновны үтерүдә гаепләнеп кулга алынган Мисбах абый Сәхәбетдиновның ирекле тормыштан аерылуына бу дүшәмбедә – 11нче декабрьдә иртәнге сәгать 9да 2 ел булды. Кемдер 2 ел үтте дәмени, дияр. Аның озынлыгын Мисбах абый үзе генә беләдер. Бу язмам «юбилей» язмасы түгел, ә соңгы вакытта шәһәрдә йөргән имеш-мимешләргә ачыклык кертү, үземә бабайның хәлен белешеп, борчылып шалтыратып торучыларга мәгълүмат бирү генә. Чөнки Чаллыда, туган районым Кама Тамагында бабайның язмышын белеп тору өчен язылып, үзләре өчен «Безнең гәҗит»не ачкан кешеләрнең барын беләм. Аның турында «Безнең гәҗит»тә язмалар күп чыкты: №3, 18.01.2017 – «Алай гына түгел, болай ул…»; №6, 08.02.2017 – «Мисбах бабайны – иреккә»; №11, 15.03.2017 – «Мисбах өчен йөрәгем елый…», «Хәлен ничек кенә җиңеләйтик…»; №25, 21.06.2017 – «Мисбах бабай изге теләкләрен җиткерә» №28, 12.07.2017 һәм №29, 19.07.2017 – «Аңлашасы калган икән…», №34, 23.08.2017 – «Президентларыбыз күңеленә миһербанлык бирсәң иде…». Укучыларыбыз да аның язмышына битараф калмады, хатлар да язды, шалтыратып хәлен дә белешәләр.

Дөрес, Мисбах абыйның бу кылган коточкыч гамәленә мөнәсәбәт төрле кешедә төрлечә. Вакытлар үтеп, кылганына бәя биреп, ул үзе дә: «Аңлашасы калган икән», – дигән иде.

«Безнең гәҗит»нең 23нче август санында Мисбах абыйның РФ Президенты В.В.Путин исеменә ярлыкау сорап мөрәҗәгать итүе, ә ТР Президенты каршындагы ярлыкау комиссиясенең аның үтенечен хуплавы турында язган идек. Шул көннән ул Мәскәүдән хәбәр көтә.

Мисбах абыйның язмышына битараф булмаганнардан төрле фикерләр ишетәм. Аны яхшы белгән бер мөслимә ханым борчылып шалтырата:

– Путин кул куймаган, бабайның эчәкләрендә рак, дигән хәбәр 10 көнләп йөри икән, хак микән, – ди.

Аны тынычландырган гына идем, иремнең туганы «яңалык» ирештерде. Үзе озак кына авырган, табиплардан тиешле ярдәм ала алмаган. Ул да 4нче хастаханәгә йөри икән. Мисбах абый турында сүз чыккач:

– Аны чыгарганнар бит инде. Малайлар (60-70 яшьлек ирләр дип укырга – Н.В.): «Бабайга орден бирергә кирәк. Ул хирург ничә барсаң да, акчаң булгач – килерсең, дип борып чыгара иде», – диләр.

Иң көтелмәгән фикерне Мисбах абыйны милли хәрәкәт аша белгән, «Безнең гәҗит»не укып барган танышым әйтте:

– Наилә ханым, бу минеке генә түгел, хәтта урыслар да әйтә: бабайга гафу үтенмәскә кирәк иде, шулай булганда ул безнең өчен герой булып кала иде.

Булдыра алганча, Мисбах абыйның бу коточкыч эшкә батыр булыр өчен түгел, стресс нәтиҗәсендә чир алып, клизмаларсыз яши алмаганга, табип та авыртуның ни икәнен белсен, дип барганын аңлатып карадым, ләкин милләттәшебез үз фикерендә калды.

– Телевизор каршында җылы-җайлы кәнәфидә утырып, үзең теләгәндә телефонны кулга алып, мондый фикергә килү бер нәрсә, – дип саубуллаштым танышым белән.

Һәр фикернең яшәргә хакы бар. Һәркем үзенчә хаклыдыр. Гәрчә, бүген бабайга орден кирәкми, ул үзенең герой түгел икәнен белә. Якыннары, танышлары, күршеләре, авылдашлары, ишетеп кенә белүчеләр дә РФ Президенты күңеленә миһербанлык теләп, аның өчен догада.

Ахырда өстемдәге әманәтне төшерәм. Карточка сатып алып, телефон-автоматка чиратка басып, бер мәрхәмәтлесе номерны да җыеп бирсә, Мисбах абыйның тиз генә колониядән шалтыратып алу мөмкинлеге бар. 23нче август санындагы язманы алып укыгач, сентябрьдә үк:

– Фәйзрахмановка күп сәлам тапшыр, исән-имин булсын, укучылары артып торсын. «Безнең гәҗит» укучыларына миннән сәлам диген, теләгәннәре кабул итеп алыр. Минем кебек озак яшәсеннәр, ләкин төрмәгә кермәсеннәр, – дигән иде.

Ил Президентының 88 яшькә җитеп килүче тыл һәм хезмәт ветераны, гомере буе кешеләргә мәрхәмәтлекләр кылып яшәгән намазлы татар картын ярлыкавына һәм, колония капкасы төбендә Мисбах Сәхәбетдин улы белән бергә төшкән фотобызны иң әүвәл «Безнең гәҗит» битләрендә күрергә өметләнәм.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии