Бер адым алга, ике адым артка

Гадәттәгечә, «Россия» телеканалында бәхәс бара. Бер як СССР заманын мактый, икенчесе – бүгенге Русия чорын. Сүз медицина турында. Мин үзем бер якны да хупламыйм да, хурламыйм да. Алай да, дөрес сөйлиләрме, мөһимрәкне мөһимрәктән аера алырлармы, дип кызыксынып кына тыңлыйм.

Башта СССР заманын мактаучы сөйләде. «СССР чорында медицина хезмәте тулысынча бушлай күрсәтелде. Анализлар да, төрле аппаратлардан тикшеренү, хәтта дарулар да бушлай иде. Өйдә дәваланучыларга аптекадан алган дарулар да арзан иде. Нинди генә операцияләр ясасалар да, бушка ясадылар…»

Шул операция турында сүз чыгуга, бүгенге чорны мактаучы, аны бүлдереп, үзе сөйләп китте: «Син беләсеңме соң, СССРда елына ничә генә операция ясала иде? Ә хәзер (ул ун тапкыр артыграк сан атады)! Әле нинди катлаулы операцияләр. Хәзер тамографлар, больницаларда ятак урыннары күпкә артты…»

Боларның икесендә дә хаклык бар. Соңгы елларда медицина фәне нык үсте, көчле табиблар да күбәйде, яхшы дарулар да… Өстәвенә, ашыгыч ярдәм күрсәтү дә хәзер яхшы оештырылган, машиналар да яхшы. Берәрсенә ашыгыч ярдәм кирәксә, авылның шәфкать туташы Чаллыга шалтырата. Бер сәгать тулыр-тулмаста килеп тә җитәләр. Авыруы җитди булса, алып китеп, больницага салалар. Боларның барысын да җыеп әйтсәң, бер адым алга атлау булды.

Әмма операцияләр саны арту белән горурланып булмый. Бу – чирлеләр саны арткан дигән сүз. Әгәр операцияләр бушлай ясалса, бу сан әле тагын да артыграк булыр иде. Элегрәк больницага барсаң, табиб ишеге төбендә ике-өч кеше булыр иде. Ә хәзер аларның ишеге төбендә су буе чират, коридорда кешене ерып йөрергә кирәк. Хәзер чирләмәгән бер генә кеше дә юк микәнни, дип уйлыйсың, билләһи. Ә иң аянычы – аларның күбесе яшьләр. Соңгы елларда рак, йөрәк-кан тамырлары чирләре белән авыручылар бик нык артты. Әле бит боларга түләүле больницаларга йөрүчеләр, чит илләргә барып дәваланучылар, операция көтеп, өендә тилмереп ятучылар саны да өстәлә. Әнә шуларның барысын бергә җыеп, нәтиҗә чыгарсаң, бу инде ике адым артка атлау була.

Ә больницада дәвалану, операция ясату бәяләренә килгәндә, алар коточкыч! Мисал өчен, хәзер өлкәннәр арасында гына түгел, яшьләрдә дә катаракта күп очрый. Бер күзгә генә операция ясату да 35-40 мең сум тора. Ярый ла ул 25-30 мең сум акча алып эшләсә! Ә 10-12 меңгә яшәүче пенсионер булса? Аларга нишләргә?

Ә дарулар? Соңгы 10 елда халык арасында популяр даруларга бәя 10-15 тапкырга артты. Шулай итеп, кайберәүләр авырулар, инвалидлар хисабына акча эшли. Даруларның һәм дәвалануның кыйммәтләнүе – артка таба тагын бер адым. Әнә шулай итеп, медицина өлкәсендә илебез бер адым алга атласа, ике адым артка чигенде.

Тагын бер тема бар әле йөрәкне әрнеткән. Монысы Дәүләт Думасы депутатлары һәм сәясәтчеләр бәхәсеннән түгел. Элеккеге финанс министры Алексей Кудрин пенсиягә чыгу яшен арттыру мәсьәләсен күтәргән иде. Югарыда утырган күп кенә түрәләр моны хуплап, ирләрне – 65, хатын-кызларны 63 яшьтән пенсиягә чыгармакчылар. Әгәр дә бу тормышка ашса? Бүген инде илле яшьлек кешене дә эшкә алырга бик атлыгып тормыйлар. 60 яшьлеген кем эшкә алсын? Эшләүчеләренең дә пенсия яше җитә башлагач, хезмәт җитештерүчәнлеге кими. Шулай да кешелекле җитәкчеләр аларны пенсиягә чыкканчыга кадәр эштән җибәрми. Бу хәл тагын 5-6 елга китсә, эштән җибәрергә мәҗбүр булачак. Тагын эшсезләр «армиясе» сафлары артачак. Күпләр пенсиягә чыкканчы үк эштән китеп, элек туплаган запаслары хисабына яшәп тора. Ул запас та мәңгелек түгел, пенсия яше җиткәндә бетә. Бу тагын ярлылар, хәерчеләр арта дигән сүз. Тукаебыз әйткән бит: «Килер бер көн, хәерчеләр йөрер төркем-төркем…» Әлегә алар берән-сәрән генә, ә менә ул вакытта инде төркеме белән дә йөрергә мөмкиннәр. Бусы үтә куркыныч. Чөнки адәм баласын ике генә нәрсә җиңә. Берсе – каты чир, икенчесе – ачлык. Каты чирдән котылыр өчен кеше бөтен байлыгын бирергә әзер. Ә ачлыктан котылу өчен теләсә-нәрсәгә бара ала. Пенсия яшен арттырып, ярлылыкны арттыру артка тагын бер адым ясау булачак.

Ә мин үзем киләчәктә бер адым артка булса, икене алга атларбыз, дип өметләнеп яшим. Чөнки үз илемне бик яратам.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии