- 17.06.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №23 (14 июнь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мәктәп балалары каникулга чыкты. Мин дә балачакка кайтып, каникулда булган өч көнне искә төшердем. Үзебез укыткан укытучыларны зур хөрмәт белән искә алдым. Аларның олы йөрәкле, батыр, кешелекле булуларына кабат сокландым.
Пионер дружинасына кергән һәрбер отрядның үз исеме бар иде. Гадәттә, алар герой пионерлар исеме белән йөртелде. Безнең сыйныф (сыйныф җитәкчесе Кириллова Ленора Хәевна) Аркадий Гайдар исемен йөртте. Отрядның девизы: «Где труднее, круче пути, будем шагать впереди!» Отрядыбыз, девизына тугры калып, һәрвакыт беренче урынга чыга иде.1968-1969нчы уку елында ярыш шартлары буенча 6нчы сыйныф (Аркадий Гайдар исемендәге отряд) беренче урынга чыкты һәм Татарстан территориясе буенча поход белән бүләкләнде. Поход Нократ, Чулман, Идел (ул вакытта без Вятка, Кама, Волга елгалары дип сөйләшә идек) елгалары буйлап үтәргә тиеш иде. Бу походка без бик нык әзерләндек. Ул вакытта рюкзаклар юк. Һәркем капчыктан аркага аса торган итеп биштәр ясады. Савыт-сабаларын, кашыкларын, кружкаларын, юыну кирәк-яракларын барлады. Зур елгаларга барабыз бит, кармаксыз булмый, кармаклар алдык. Ашарга-эчәргә әзерләп, һәркем унлап пешкән йомырка алып, билгеләнгән көнне мәктәп янына җыелдык. Колхоздан машина килгәнен көтә-көтә, өйдән алып килгән йомыркаларны ашап бетердек. Машина килде. Шоферы бәрәңге утыртып йөргән, аның урынына мәктәп хезмәткәрен калдырганнар. Ачык арбадагы утыргычларга менеп урнаштык. Егермедән артык укучы биштәрләр, кармаклар белән машина әрҗәсенә чак сыйдык. Кузгалдык. Юлны бик яхшы дип әйтеп булмый. Шулай да, ике сәгать ярым селкенә торгач, Мамадыш шәһәренә барып җиттек. Беренче эш итеп ашханәгә кердек. Без кергәч, ашханәдә ипи дә, аш та, ботка да бетте, чөнки без аларны алып ашап бетердек. Нократ елгасы ярына килдек. Мондый зур елганы беренче күрү, шаклар катып карап тордык. Җитәкчеләребез – укытучы Рәшит Бәдриевич белән өлкән пионервожатый Мәрзия апа портка билет алырга төшеп киттеләр. Кемдер киоск күреп алды, туңдырма саталар икән. Этешә-төртешә чиратка басып, икешәр, өчәр туңдырма алабыз. Бетте киоскта туңдырма. Яңадан алып килделәр. Анысы да бетте. Кармакларны сүтеп, пристаньда балык тотып карадык. Эләкмәде. Су трамвае килде. Шаулашып-гөрләшеп кереп урнаштык. Сыйдык бит! Бездән башка да кешеләр бар иде әле. Нинди рәхәт! Бу Мишә елгасында ләгәндә йөзү түгел инде. Су трамвае безне Нократ елгасы буенча агым уңаена Чулман елгасы буендагы Соколка пристаненә алып төште. Җитәкчеләр тагын билет алырга юнәлделәр. Чулман елгасының киңлегенә, матурлыгына сокланып, без яңадан кармакларны сүттек.
Без утырасы пароход – өч яруслы, ресторанлы чын пароход иде. Пароход казах халкының күренекле акыны Джамбул Джабаев исемен йөртә. Музыка яңгырап тора. Безне караңгы трюмга урнаштырдылар. Күңел төшеп китте. Андагы халыкның күплеге! Елга кечкенә генә тәрәзәдән – иллюминатордан күренеп тора. Дулкыннар иллюминаторга бертуктаусыз бәрелә. Караңгы трюм безне канәгатьләндермәде. Берничә минуттан без инде югары палубадагы икенче, өченче ярусларда идек. Башта безне куып төшереп карадылар, аннары кул селтәделәр. Ресторанга кадәр кереп җитә алмадык, әмма буфеттагы тәм-томны сатып алып ашап бетердек. Бигрәк тә хөрмә җимешен яратып ашадык. «Джамбул Джабаев»та Чулман елгасы белән хозурлана-хозурлана Чистай шәһәренә килеп җиттек. Көн кичкә авышкан иде инде. Пристаньнән 200-300 метр киткәч, елга порты урнашкан. Шушы елга портында, утыргычларга ятып, төн кундык. Чиратлап икешәр малай кизүдә тордык. Икенче көнне иртүк Чулман яр буенда балык тоттык. Урманга барып, учак ягып, тоткан балыкларны, өйдән алып килгән бәрәңгеләрне пешереп ашадык. Чистай шәһәре яр буйлап, баскыч-баскыч булып урнашкан булуы белән истә калган. Шәһәрнең музеен карап сокландык. СССРдагы иң атаклы сәгать заводында экскурсиядә булдык. Болар барысы да 6нчы сыйныф укучыларында искиткеч тәэсирләр калдырды. Көн кичкә таба авышты. Безне үтә тиз йөрешле «Метеор»га урнаштырдылар. «Метеор»ның сикерә-сикерә хәрәкәтләнүе истә калган. Ул безне Иделгә алып чыкты. Идел безгә диңгез кебек. Уртасыннан ике яры да күренми. Башкалабыз Казанга килеп җиткәндә караңгы төшкән иде инде. Көне буе су өстендә йөрү килешкән: бөтен дөнья хәрәкәтләнә, бер якка ага кебек. Чиратлап кизү торып, утыргычларда төн уздырдык. Икенче көнне Казан дәүләт музеена экскурсиягә бардык. Музейдагы ерткыч хайваннарга, зур балыкка, самолетка, патша каретасына карап шаккаттык.
Көннең икенче яртысында Казан-Теләче автобусына төялеп кайтырга чыктык. Юлда автобус ватылган, ә без шуны да сизмибез, йоклыйбыз. Икенче автобуста басып бара башлагач кына уяндык.
1969-1970нче уку елында Аркадий Гайдар исемендәге отряд тагын беренче урынга чыкты. Отрядны бу юлы да поход белән бүләкләделәр. Ул Иске Җөри–Мамадыш–Лубян –Нократ Аланы–Кукмара–Шәмәрдән –Иске Җөри маршруты буенча үтәргә тиеш иде. Монысы инде икенче вакыйга.
Рәфик СӘХАПОВ,
Теләче районы, Иске Җөри авылы
Комментарии