Казанга сыймаган Сөембикә Касыймда сыену тапты

Казанга сыймаган Сөембикә Касыймда сыену тапты

10нчы июньдә Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә – элекке Касыйм ханлыгы башкаласында тантаналы рәвештә Казан ханлыгының соңгы ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачылды.

Ике метрлы постаментта басып торган, үз биеклеге өч метр булган сынның авторлары – Санкт-Петербург сынчылары Виниамин Сидоренко белән Андрей Губко. Алар ханбикәне басып торган кыяфәттә ясаган. Постаменттагы язу ике телдә: русча «Казанская царица Сююмбике» һәм шунда ук гарәп имлясе белән «Казан ханбикәсе Сөембикә» дип язылган. Берничә ел элек Касыйм шәһәрендә Сөембикә скверы булдырылган иде – бронза сын шуның уртасында, Ока елгасы буендагы хан төрбәсе белән Хан мәчете янында урнаштырылды. Кайбер риваятьләргә караганда, Сөембикә Касыймда урнашкан хан төрбәсендә – Шаһгали кабере янында җирләнгән. Әмма моңа һаман да төгәл дәлил юк. Төрбәдә исемсез таш бар, шул Сөембикәнеке түгелме икән, дип кенә фаразлыйлар.

Һәйкәл Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 һәм Касыйм шәһәренә нигез салынуның 870 еллыгына туры китереп ачылды. Аның өчен Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдингә рәхмәт укучылар күп булды. Ләкин башкаларның да бу эшкә керткән өлешен әйтеп китү кирәк. Касыймда Сөембикәгә һәйкәл урнаштыру идеясе академик Индус Таһиров белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Петербургта яшәүче Әлфия Рәхмәтуллинадан чыккан, диләр. Рязань өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Илдар Бакуев күтәреп алып, төрле бусагаларны таптый башлаган. Ахыр чиктә, идея Равил Гайнетдингә дә килеп ирешкән. 2015нче елда Касыймда узган Русиякүләм фәнни-гамәли конференциядә Сөембикәгә һәйкәл урнаштырырга дигән карар чыгарылган иде. Җиде ел үткәннән соң, ул тормышка ашырылды. Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте мәгълүматына караганда, һәйкәлне ясау, урнаштыру тулысынча эшмәкәрләр җилкәсенә төшкән. Төп өлешен Сафмар сәнәгать һәм финанс төркеме хуҗасы Михаил Гуцериев каплаган, Равил Гайнетдин дә үз акчасын керткән.

ЙӘ ТАРИХНЫ БЕЛМИЛӘР, ЙӘ ПРОВОКАЦИЯ

Һәйкәлнең кайчан куеласы билгеле булгач, низаг та чыгып алды. Ачык чыганаклардан билгеле булганча, аны «Русская народная линия» дигән оешма (сүз уңаеннан, аның үзен дә берничә мәртәбә экстремизмга тикшерүне сораган булганнар) куертып җибәргән. Әлеге һәйкәлне кую «илнең бөтенлегенә идеологик куркыныч тудыра» дип хат язып, Владимир Путинга юллаганнар. Нинди куркыныч икәнен «Типичная Рязань» телеграм-каналыннан укып белдек. Бактың исә, Сөембикә «Русиягә каршы сепаратизм символы буларак махсус рәвештә каһарманлаштырыла» икән. Шул ук телеграм-каналда «мөселманнар да бу һәйкәлгә каршы, чөнки йөзе капланмаган хатын-кыз сынын кую шәригать кануннарына каршы килә» дигән эчтәлектәге язма да барлыкка килде. Моның белән генә бетми, янәсе казаклар да (!) һәйкәлгә каршы икән. Казаклар дип гомумиләштереп, казак атаманы һәм шәһәр Думасы депутаты Валерий Камшиловны әйтүләредер. Ул һәйкәлгә каршы чыгып, сынны Казанга тапшырырга тәкъдим иткән. Аның идеясен хуплаучы гына табылмаган. «Пресса» нәшрияты» дәүләт автономияле учреждениесе хәбәр иткәнчә, җирле халык үзенең сынны куюга каршы булуы турында шул телеграм-каналдан гына укып белгән.

Һәйкәлне ачу тантанасында катнашкан кешеләр әйтүенчә, чара тыныч үткән. Провокация гына булгандыр, дип бәяләделәр алар бу сүзләрне.

Чыганаклардан билгеле булганча, Сөембикә – Ногай Урдасын җитәкләгән Йосыф бий кызы. Ә ул Явыз Иванның союздашы була, аңа каршы бернинди гамәл дә кылмаган. Йосыфның балалары Мәскәү кенәзлегенә күчкән. Урыс тарихында зур эз калдырган Йосыпов кенәзләр – Сөембикәнең әтисе Йосыф бийгә барып тоташа торган нәсел кешеләре. Сөембикә үзе башта бәйсез Казан ханлыгының законлы ханбикәсе булган, Шаһгалигә кияүгә бирелгәч, Касыйм шәһәрендә ханбикә булып торган. Димәк, Русия аксөякләр рәтенә кергән. Шаһгали, билгеле булганча, Мәскәү кенәзлегенә хезмәт иткән. Шулай булгач, Сөембикәне «сепаратизм символы» дип атау йә чынлап та махсус эшләнгән провокация, йә наданлыкның ачык мисалы.

ҺӘЙКӘЛ КУЕЛДЫ, КАБЕРЕН ТАБАСЫ КАЛДЫ

Касыймда һәйкәл ачу тантанасында булып кайткан журналистлар белән сөйләштек. «Һәйкәл ошады. Төрле фикерләр бар, йөзе славянга охшаган, диючеләр дә булды. Әмма бу очракта йөзенә дә карамыйсың, мин аны символ буларак кабул иттем. Хан мәчете янында, Ока ярында горур булып басып тора Сөембикәбез. Ачылышта җырчы Алинә Шәрипҗанова Разил Вәлиев сүзләренә язылган «Кайтчы, Сөембикә» дигән җырны җырлаганда, күзләр яшьләнде. Сөембикәне Казанга кайтарасы килде. 1997нче елда «Сөембикә» журналы Касыйм шәһәренә экспедиция оештырган иде. Журналист Алсу Тимергалина белән фотограф Дамир Йосыпов аннан шок хәлендә кайттылар: хан төрбәсе ташландык хәлдә, бөтен җире ачык, кабер ташлары аунап ята, төрбә өстендә каен агачы үсеп утыра, дип шаккатып сөйләделәр. Зинһар өчен, карагыз инде, ул бит каберлек, дип башлыкка кереп әйткәннәр. Бүген хан төрбәсе каралган хәлдә, коймалап алынган, ябылган. Шулай саклап торганнарына рәхмәт! Менә һәйкәл ачу да бер күрсәткеч булды», – дип сөйләде «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова.

«Сөембикә» журналисты Гөлнур Сафиуллина да тантанада бөтен нәрсә уйланылган, җиренә җиткереп башкарылган иде, диде. «Шәһәр урамнарында йөрдек, кешеләр белән аралаштык. Бернинди агрессия сизмәдек, кырын караш күрмәдек. Киресенчә, урысларга хәтле «Исәнмесез!» дип килеп эндәште. Ул җирдә татар хуҗа булган бит, шуңа анда татарга мөнәсәбәт начар була алмый. Кемгә кагылсаң да, тамырында – татар. Бер урыс кешесе: «Мин православ бәйрәмнәрендә оныкларым белән чиркәүгә, гаеттә мәчеткә барам», – дип сөйләде», – дип уртаклашты ул. Һәйкәлне ачканда аның да күңелендә «нишләп бу Казанда түгел?» дигән уй туган.

Бүген Казан кооператив институтында Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе булып эшләүче Флера Абдуллина – телевидениедә «Татарлар» тапшыруында эшләгәндә беренчеләрдән булып Касыймга барып чыккан кеше. 15 еллап үтсә дә, ул көн исендә. «Хәтер көне алдыннан сюжет эшлисем, татарларга «Касыйм дигән җир дә бар бит» дип күрсәтәсем килеп, барырга уйладым. Төшерү төркеме бирәбез, машина юк, диделәр. Казанда машина таба алмагач, Мари Иленең Медведево районы хакимият башлыгы Данил Шаһиәхмәтов татар иде – шуңа мөрәҗәгать иттем. Чит төбәкнең Сөембикәгә ни дәрәҗәдә игътибар итүен күр син! «Бирәм мин сиңа, өр-яңа машина бирәм, син бит Сөембикәгә барырга җыенасың», – дип үзенең өр-яңа машинасын биреп җибәргән иде. Шулай итеп Касыймга чыгып киттек. Үзебез белән археолог Фаяз Хуҗинны да алып бардык. Сөембикә-ханбикәнең соңгы көннәрен үткәргән урыннарны карадык. Җыелган татарлардан сорашам: «Ул чорларны ата-бабаларыгыз сөйли идеме?» – дим. Юк, сөйләмәгәннәр. Шулай да бер нәрсә игътибарымны җәлеп итте: һәр татар гаиләсендә, татар кешесе кафесында – Хан мәчете сурәте. Ата-бабалары картина аша ул чорны күрсәтергә тырышканнар, мин шулай дип аңладым. Касыймда Сөембикәгә һәйкәл ачылу – мәдәни чара гына түгел, татар дөньясы өчен бик зур вакыйга. Ханбикәнең рухын мәңгеләштерү булган. Һәйкәл дип түгел, кабере табылсын иде, дип күптәннән тели идем. Ничек инде шундый шәхеснең кабере билгеле булмасын?! Хәзер әллә нинди технологияләр бар, улының кайда җирләнгәне мәгълүм – шуның аша эшләргә була торгандыр» – дип белдерде Флера Абдуллина.

КАЗАНДА УРЫН ТАБЫЛМАГАН

«Нишләп бу һәйкәл Казанда ачылмады икән?» – дигән уй Касыймга барган кешеләрдә генә туып калмады. Гомумән, хәзер генә туган сорау түгел инде бу. Сөембикә һәйкәлен Татарстан башкаласында кую буенча проектлар да бар иде бит. Мәсәлән, Лариса Маликова 90нчы елларда «Сөембикә» журналы оештырган конкурсны искә алды. «Ул вакытта баш мөхәррир Роза Туфитуллова иде. Конкурста Рада Нигъмәтуллинаның проекты җиңеп чыкты. Хәтерлим әле: анда Сөембикә улы Үтәмешгәрәй белән ап-ак ладьяда басып тора, һәм ул һәйкәл Казансу уртасында куелырга тиеш иде. Рада Нигъмәтуллинаның су белән бәйле булмаган икенче проекты да бар иде. Ләкин алар шул эскиз хәлендә генә калды», – диде ул.

2013нче елда татар теле укытучысы Алсу Нәҗметдинова Казанда Сөембикә һәйкәлен булдыру артыннан йөри башлаган иде. Магнитогорск шәһәрендә яшәүче татар сынчысы Нәзир Гайфуллин Сөембикәнең гипстан сынын ясый, аны Татарстанга бүләк итеп бирергә әзер, диелде. Сынны бронзадан кою өчен 4-5 миллион сум акча кирәк дип санап чыгардылар. Алсу Нәҗметдинова Татар иҗтимагый үзәгенә* чыга, бергәләшеп Татарстан президентына хат та язалар. Һәйкәл сыны ясалса, аны куяр урын билгеләнсә, Татарстан җитәкчелеге каршы төшмәячәген белдерә. «Президенттан мондый хат булгач, Казан башкарма комитеты да, Татарстан Мәдәният министрлыгы да без язган хатларга уңай җавап бирделәр. Әмма һәйкәл артыннан йөрүне үзебезгә йөкләделәр», – дип сөйләгән иде ул вакытта матбугатка Алсу Нәҗметдинова. Сөембикә сынын коюга татар халкыннан акча җыю өчен банк хисабы ачулары турында да белдергәннәр иде, ләкин бу эш идеядән ары узмады дип беләбез.

ТАССРның 100 еллыгына, ягъни 2020нче елда Казанда Сөембикәгә һәйкәл куелырга тиеш иде. Бу хакта республика президенты Рөстәм Миңнеханов та әйтте. Проект авторы Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Тукай бүләге иясе Камил Муллашев иде. «2019нчы елның 18нче декабрендә Сөембикәнең тууына 500 ел тулу уңаеннан «Татар ханбикәсе Сөембикә: тарихи чынбарлыктан тарихи хәтергә кадәр» дигән фәнни-гамәли конференция оештырдык. Тарих институты оештыручы булды, Сүрия Усманова белән без башлап йөрдек. Бик зурлап, матур итеп уздырдык. Шунда сынчы Камил Муллашев бик куанып, президент куябыз дип вәгъдә бирде, дип канатланып кайтып кергән иде. Ул шулай дигәч, без «була» дип ышанып тордык инде. Һәйкәлне кую өчен имзалар да җыйдык, Кремль янында куярга ярамый дигәч, Камал театры янындагы Меңъеллык паркында – Кол Гали һәйкәле янәшәсендә урын да таптык. Вәгъдә бирделәр, ләкин шуннан соң «отказ» бирделәр», – дип сөйләде тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова.

«Татарстанда Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл кую турында мин 2002нче елда ук республиканың ул чактагы президенты Минтимер Шәймиевкә сөйләгән идем, әмма ул кирәксенмәде. Мин аны бушлай да эшләп бирергә әзер идем. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 100 еллыгына Сөембикә һәйкәлен куярга дигән йөкләмә бирде. Башта аны Чаллыдагы Сөембикә проспектына куярга ниятләнде, ләкин аннары Казан ханлыгын җитәкләгән ханбикәгә һәйкәл Казанда булырга тиеш дигән уйга килдек. Мин Сөембикәгә һәйкәл Казан кирмәне астында урнашсын дип теләгән идем. Ләкин аны ул урында куярга рөхсәт итмәделәр. Кирмән ЮНЕСКО тарафыннан саклана, аның янында дүрт метрдан да биегрәк һәйкәлләр куярга ярамый икән. Ә мин нигезе белән бергә биеклеге 27 метрдан да ким булмасын дип уйлаган идем, дүрт метрга калдырырга ризалашмадым. Сөембикә – безнең легендар ханбикәбез, аны ниндидер бакча һәйкәле итеп кую дөрес түгел. Меңъеллык паркын тәкъдим иттеләр. Мин машинама утырып Казахстаннан Казанга килдем, паркны карап, өйрәнеп чыктым. Бер елдан соң гына җавап килде: Меңъеллык паркы да Кирмәннең саклау биләмәсенә керә, диделәр. Соңрак Оренбург трактына, Универсиада авылы артына куярга була, диделәр. Бу урын шәһәргә керү җире, «Казан» аэропортыннан килүчеләрнең барысы да шушыннан уза, дип аңлатты мәдәният министрлыгы. Тәкъдим иттеләр дә, шул килеш калды. Мин бу урынга да риза инде, һәйкәл куелсын гына», – дип сөйләгән иде 2020нче елда сынның авторы Камил Муллашев үзе Татарстан матбугат чараларына.

 

Татар иҗтимагый үзәге* – Татарстан Югары суды карары нигезендә, экстремистик эшчәнлек алып бара дип табылды һәм эшчәнлеге туктатылды.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии