Уңлы-суллы законнар

Уңлы-суллы законнар

Картаеп барганда, законнар белән кызыксына башладым әле, җәмәгать! Эшләп йөргәндә һәр ел башында яңа закон чыгып кына тора иде бит. Отчетларыңны ашыгып-ашыгып төзеп, тапшырырга барасың, сиңа башка бланк китереп тоттыралар. Әй ачу килә иде лә шул чакта.

Менә әле эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта, дип укып утырам. Очын-очка ялгый алмый торган пенсия алып эшләп йөрергә мәҗбүр булганнар өчен чыгарылган закон түгел инде бу. Ә бит үткән елларда пенсиягә чыгып эшләүчеләрнең пенсиясен кисәләр иде. Минем өчен бик тавышлы вакыйга булган иде ул чакта. Мәктәптән пенсиягә чыккан бик яраткан укытучы апаның 45 сум пенсиясен кискәннәр иде, ә аңа ул ай өчен 55 сум хезмәт хакы язылган булган. Әле башта эшләргә ярый иде бит, ул умартачы ярдәмчесе булып ире янында эшләгән саналды. Закон чыккач, хезмәт кенәгәсенә «уволена по назначению пенсии» дип яздым. Ә бухгалтериядән хезмәт хакларын язып Буага җибәрәләр иде. Апам яныма килгән, яраса, мине бәреп үтерер иде. «Син – дөнья бутаучы, мин хәзер дәүләтебез алдында ялганчы булып калам, бу хурлыкка ничек түзим», – дип тузынды. Мин елап та гаепсезлегемне аңлата алмадым. Соңыннан барысы да билгеле булгач, олы башы белән килеп гафу үтенде. Билгеле, гафу иттем. Андыйлар бер минем белән генә булмагандыр әле…

Әле бит пенсиягә чыктым да эш бетте, дип утырып кына тормыш бармый. Китте инде шунда кем кемгә яздыра ала, ире хатынына, хатыны кайдадыр эшләп йөргән иренә, укучы баласына…

Шуның өстенә, бераз акча эшләү нияте белән, урып-җыю, чөгендер алу вакытында чувашлар килә, берсенең дә документы юк. Аларга да үзләренең эшләреннән башка эшне эшләргә ярамый, югыйсә, эштән куалар. Менә нинди вакытлар бар иде бит! Аннан соң законнар тагын үзгәрде, пенсионерларга да эшләргә ярады. Үзем дә пенсиягә чыккач өч елга якын эшләдем. Оныклар тугач кына туктадым.

Аннары менә бу Ана капиталы дигән закон чыкты, анысы бик әйбәт, рәхмәт Путинга, гомере озын булсын! Тик менә шул закон белән бергә, район гәҗитләрендә дә, Ана капиталы алырга булышам, дигән язмалар басылгалады, телефон номерларына чаклы бар иде. Файдаланучылар да булды дип беләм. Ана бит баланы тапкан инде, авырлыгын кичергән, ул аның акчасы, теләсә йорт төзесен, теләсә машина алсын. Әле бит ул баланың институтка керәсен дә, ананың пенсиягә кадәр яшисен дә Аллаһ үзе генә белә. Баласына шул акчаны алдырыр өчен, йортын кызына сатып, соңыннан үзе урамда калган аналарны да беләм мин. Суд та аерып бирә алмады, чөнки документлар сүз килерлек итеп төзелмәгән. Шунысы аянычлы, андыйлар берәү генә түгел. Ана капиталын йорт төзүгә керткән гаиләнең йорты да тигез итеп ата-анага һәм балаларга гына бүленде шул. Йортта яшәгән башка берәү теркәлеп кенә тора, аның бу йортта өлеше юк. Ә законнар уйлабрак чыгарылган булса, берәү дә җәфа чикмәс иде.

Ветераннарга фатир алган күпме кеше туганнары, ата-анасы белән гомерлеккә аерылышты. Фатирны янында яшәүче оныгына бүләк иткән бер ананың ерактагы кызы, төн уртасында телефоннан, янып үләсез, дип шалтыраткач, анага инсульт булып бакыйлыкка китеп барды. Билгеле инде, янында үзен гомер буе тәрбияләгән һәм яңа гаилә корган оныгы, балалары якын. Ул фатирларны сугыштан кайтып, бер оя бала үстергәннәргә бирергә иде. Хәер, ирләрен сугышта югалтып, ялгыз калып, тормышның бар авырлыгын кичергән аналарның гомере дә озын булмады. Атасыз үскән балаларга бирергә иде ул ярдәмне, фатир итеп түгел, акчалата да ярый иде. Юк шул, законнар чыгаручы урында утырган беркемнең дә әтисе сугышта үлмәгән, алар ятим үсмәгән.

Аннары тагын эчем пошкан бер нәрсә турында языйм әле. Һәр гәҗиттә йортсыз калган кешеләр турында язалар. Каяндыр читтә яшәгәннәр кайта да гомер иткән йортларыннан туганнарын, әле кайчакта ата-анасын да куып чыгаралар. Мин авыл Советында эшләгәндә бала өйләнгәч аерылып чыга икән, шунда ук Аерылышу акты төзеп, өйләренә барып, милекне күрсәтеп яза идек. Ул өч данәдә төзелеп, берсе – чыгучыга, икенчесе калучыга бирелә, өченчесе архивта саклана иде. Шуның белән ул аерылып чыккан баланың төп йортка өлеше юк санала. Шулай ук читкә китеп өч ел яшәгәннәргә дә өлеш юк. Йорт хуҗасы вафат булгач, аны аркылы сызык белән сызасың һәм анда калучы хуҗа булып кала. Ә китап (ул өч еллык) күчергәндә яңа хуҗа баш (глава) дип языла. Төп йортта яшәп калган кешенең милке кагылгысыз санала. Йортта яшәргә кеше калмаганда, суд хәл итә иде. Бүгенге кебек талаш та, тавыш та юк иде. Хәзер әти-әнисе үлгәч тә, туганнар кара тавыш чыгарып йорт бүләләр һәм гомергә аерылалар. Әти-әниләре исән чакта бик тату булып йөргән туганнар да йорт бүлешә бит. Аннары инде шул әлеге дә баягы Ана капиталына читтән килгән башка бер милләт кешесенә сатып, туган йортлары нигезендә дога кылырга да урын таба алмыйча, үпкәләшкән килеш гомер кичерәләр. Үлгәннәргә дога түгел, рәнҗеш кенә ирешәдер инде, Раббым.

Халыкка файдалы законнар бик авырлык белән генә чыга. Авылдан беркая да китмичә, колхозда эшләп пенсиягә чыкканнарның пенсияләре артачак, дип язылганга инде ничә ел үтеп китте, тик туып кына бетә алмый. Андыйларның бакыйлыкка китеп баруын көтәләрдер инде, мөгаен. Үзем шул авылда 70кә җитеп, 42 ел стаж белән булгач, ул законны көтеп яшим. Акча җитмәүдән түгел лә инде, законны хөрмәт итүдән генә. Ялгыз яшәмим бит, шөкер.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии