Кичә яулык иде, бүген «Тәртип FM», иртәгә нәрсә?

«Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановның «Кызларны ник чишендермәкчеләр?« («БГ №5, 1 февраль, 2017) дигән мәкаләсен укыгач, кулыма каләм алдым әле.

Мин үзем «Безнең гәҗит»кә язгалап торам анысы. Бу язмам чиратсыз языла. Моңа этәргеч булып, 29нчы гыйнвар көнне ТНВ телеканалыннан күрсәтелгән «Таяну ноктасы» тапшыруы тора. Анда төп сорау итеп, Мордовиянең Азюрка авылындагы мәктәпләрдә кызларның башыннан яулыкларын салдыру – Илфат әфәнде бик тә төгәл бәя биргәнчә – чишендерү күтәрелде. Әйе, кабатлап әйтәм, бу чынлап торып чишендерү. Мөслимәләр башындагы яулык ул – аларның калебендә, аларның ышанып, инанып, күңел кушуы буенча эшләнә торган гамәлләре.

Чын иманлы кызлар башларыннан яулыкларын салдыруны бик авыр кичерәләр. Аллаһы Тәгалә тарафыннан каһәрләнгән бу илдә, шовинист-карагруһчылык рухы хакимлек иткән җирдә бу әле галәмәтләрнең башы гына дип уйлыйм мин. Бу хәлләргә безнең татар зыялылары, дин әһелләре, гомумән, җәмгыятебез битараф кала бирә. 29нчы гыйнвар көнне узган «Таяну ноктасы» тапшыруын гына алыйк. Анда басып торган язучы, продюсер Илфак Шиһапов нәрсә ди: «Кызлар мәктәпкә яулыксыз йөрсеннәр, мәчеткә яулык бөркәнеп керсеннәр, монда нинди проблема бар соң?» Проблема бар Илфак әфәнде, һәм моны күрмәмешкә салыну, аңламаган кыяфәт чыгару үзе үк бер зур проблема түгелме соң? Димәк, безнең язучыларыбыздан, шагыйрьләребездән, җәмәгать эшлеклеләреннән акыллы, төпле фикерләр көтәсе юк икән. Алар да моны аңламагач, урыслар әйтмешли, дальше кая барасы? «Свадьба в Малиновке» кинокамедиясендәге староста карт кебек – кызыллар килсә, кызыл йолдызлы буденовка кияргә, аклар килсә, аны салып, түшкә яшереп куясы була инде. Бүген – сиңа, иртәгә – миңа уены уйнарга.

Җәмәгать эшлеклесе, мин бик хөрмәт иткән Фәндәс абый белән дә килешеп бетмим. Бу хәлләрне ул дин белән бәйләмәскә чакыра. «Бу сәяси уеннар», – ди. Әйе, бу сәяси уен, һәм бик тә мәкерле, ислам диненә каршы астыртын алып барыла торган уен.

Илфак Шиһапов әйтүе буенча, имеш, безнең татар хатыннары яулык бәйләмәгәннәр, гомер буе калфак кигәннәр икән. Пәри башка, җен башка дигәндәй, хөрмәтле әфәнде, калфагы да булган, яулыгы да булган безнең мең еллык тарихта. Хәзер дә бар. Билгеле, хәзерге көннәрдә Казан урамнарында кап-карадан төренеп йөрүче хатын-кызлар кебекләре булмаган анысы. Болары артык инде. Дөрестән дә, алар яныннан узып киткәндә башка әллә нинди уйлар килә, ниндидер шомлы тойгы кичерәсең. Мин аларга үзем дә тискәре карашта торам. Аларның җирдән сөйрәлгән күлмәк итәкләре нинди генә әшәкене, чүп-чарны җыймый! Шуның белән өйгә, фатирга, мәчеткә керәләр. Монда кайда инде мөселманнарга, татарларга хас булган чисталык, арулык?

Кызык бит, җәмәгать! Каяндыр гарәп илләреннән, төрекләрдән килеп кергән моданы шундый тиз кабул иттеләр, ә үзебезнең әбиләребез, әниләребез, мөслимәләребез гомер буе кигән кием-салым турында төпле бер фикергә килә алмыйлар. Инде ничәнче кат язам: кайда соң сез, олпат язучыларыбыз, тарих фәннәре галимнәребез, мөфтиләребез, имам-хәзрәтләребез? Нигә соң сез үз сүзегезне әйтергә куркып торасыз?

Чечня республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның кайбер гамәлләрен хуплап бетермәсәм дә, бу очракта аның Русиядәге мөселманнарның хокукын яклап үз сүзен әйтә алуына мин шатланам гына. Әле ярый ул бар, кыю чыгышлары белән рус карагруһчыларын дер селкетеп алырга. Эх, аның ише тагын 2-3 кенә җитәкче булса иде дә бит, дип уйлап куям кайчак. Юк бит, юк.

Бу язмамны әзерләп утырганда ТНВ каналыннан «Адымнар» тапшыруында журналист Римзил Вәлиев сөйләп утыра. Дәүләт басмаларына халык язылмый, шәхси гәҗит-журналларны якын күрә, ә берәр нәрсә кирәк булса, дәүләткә ялына, аларга дәүләт кирәк, ди. Соң, хөрмәтле әфәндем! Бу сүзләрне аңлапмы, әллә аңламыйча гына әйттегезме? Моның икесе дә начар бит. Аңлап әйтсәгез, бу икейөзлелек була, аңламыйча әйтсәгез – наданлык.

Мин хөкүмәткә, дәүләткә мөрәҗәгать итмичә, кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш? Гомер буе дәүләткә эшләп, салымын түләп бардым һәм бик саллы гына суммаларда. Армия хезмәтендә Семипалатинск атом полигонында булып, яхшы гына «күчтәнәчләр» белән кайттым. Хәер, бу соңыннан гына беленде. Ике операция кичерергә туры килде. Ташламалы яхшы дарулар бетте, өч тиенлек дарулар биреп яталар, алары да «кайнар линия» аша гына. Ә сез дәүләт басмаларына язылмыйлар, дисез. Мин аларга язылмыйм да, укымыйм да, чөнки анда укырлык әйбер юк.

Мин эшләгән дәвердә рәсми гәҗитләргә администрация разнарядкасы буенча мәҗбүри яздыралар иде. Бу хәзер дә шулай. Халыкны алдап булмый, хөрмәтле Римзил әфәнде. Бездә «демократия» бит хәзер. «Җаны теләгән елан ите ашаган», – ди безнең халык. Ташлыйк бу тоталитар ысул белән эшләүне! Әйдәгез, бергәләшеп, өстә язып узган проблемаларны хәл итәргә алыныйк.

Әле менә тагын 1нче февральдән татар халкына тагын бер һөҗүм оештырылды. 93,5 FM ешлыгында сөйләүче «Тәртип» радиосын ябып куйдылар. Татарстанда чын халыкча, татарча эшләгән бердәнбер радио да бетте. Моңлы азан тавышлары тынып калды. Ә безнең зыялыларыбыз проблема юк дип утыра. Менә монда, Римзил әфәнде, чыннан да дәүләтнең катнашуы кирәк. Менә шулай акрынлап халыкның ышанычы югала бара инде.

Бюджеттан миллиардлаган акча урланган вакытта бер татар радиосын алып кала алмадылар. 70-80 млн. акча түләп, мәгънәсез «Үзгәреш җиле» фестивальләрен үткәреп ятканчы, бераз шушы радиога да өлеш чыгарырга иде. Бу радионы кире кайтаруны сорап Путинга язган хатка якыннарымның, танышларымның имзаларын җыя башладым. Иншаллаһ, берәр нәрсә килеп чыгар, дигән өметтә калыйк.

Ә гәҗит-журналларга килгәндә, мин бик күп басмалар белән танышып, укып барам, чагыштырам. Бигрәк тә «Безнең гәҗит»не яратам. Яшәсен «Безнең гәҗит»!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии