Бердәнбер татар мәктәбенең ябылуымы?

Бердәнбер татар мәктәбенең ябылуымы?

Татарстан Республикасы

Дәүләт Советы рәисе

Ф.Х. Мөхәммәтшинга

Татарстан Республикасы

Дәүләт Советы депутатларына

Татарстан Президенты

Аппараты башлыгы

Ә.Ә. Сәфәровка

2015нче елда элеккеге мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов тырышлыгы белән Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә барлык фәннәрдән татар телендә белем бирүче 1нче «Б», «В» һәм «Д» сыйныфлары ачылган иде. Хәзерге вакытта 4 ел буе укып килгән әлеге татар сыйныфларын таркату куркынычы яный.

2019нчы елның март азагында Чаллы шәһәренең М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә татар телендә белем алучы 4нче «Б», «В» һәм «Д» сыйныфларын 5нче сыйныфта урысча укытуга күчерү максатында эш башланган иде: гимназия директоры Ф.Ф. Әюпова әлеге сыйныф укучылары ата-аналарына, математиканы урысча укытуны сайлыйсызмы, дигән эчтәлекле анкета тутыртты. Аның бу гамәленә карата татар җәмәгатьчелеге төрле инстанцияләргә протест хатлары юллауга карамастан, Ф.Ф. Әюпова анкеталау нәтиҗәсенә сылтап, укучыларны татар һәм урыс сыйныфларына бүлгән булып, тулысы белән татар телендә белем алучы бер генә сыйныф калдырды.

Белүебезчә, директор Ф.Ф. Әюпова 16нчы май көнне узачак гимназиянең еллык ата-аналар җыелышында бу турыда игълан итәргә җыена иде. Чаллы шәһәре хакимияте күрсәтмәсеннән соң гына җыелыш кичектерелде һәм директор гимназияне урыслаштырудан кире чигенде. Нәтиҗәдә өч татар сыйныфы да сакланып калды.

Июль аенда әлеге сыйныфларда татарча белем бирүгә каршы шикаятькә имза җыю оештырганнар. Аңа 4нче «Б» һәм «Д» сыйныфларыннан 25 ата-анага кул куйдыртканнар һәм шикаятьне Чаллы шәһәр прокуратурасына юллаганнар.

Безгә мәгълүм булганча, Ф.Әюпова 5нче август көнне 4нче «Б» һәм «Д» сыйныфлары ата-аналары белән очрашкан. Әлеге сыйныфларда безнең дә балалар укуына карамастан, гимназиядә үтәсе бу җыелыш турында безгә хәбәр бирмәделәр, чакырмадылар.

Шулай итеп, Чаллыда бердәнбер татарча белем биргән гимназияне урыслаштыру кабат башланды. Бу юлы әлеге гамәл РФ һәм ТР Конституцияләренә каршы килә торган мәгариф канунына сылтап эшләнә.

Шәһәребездә 100гә якын мәктәп бар. Яңалары да төзелеп тора. Соңгы 2-3 елда гына 2нче гимназия янәшәсендә юл аркылы гына өр-яңа ике зур урысча белем бирүче мәктәп ачылды. Шул ук вакытта, Чаллыда тулысынча татар телендә белем бирә торган бер генә уку йортын да калдырмау – бу татар телен күрәләтә юкка чыгарып, Чаллы татарларын тәмам урыслашуга дучар итү дигән сүз. Сездән кичекмәстән хәлиткеч чаралар күрүегезне сорыйбыз.

Ата-аналар:

Т.Җ. ӘХМӘДИШИН

Д.И. ШӘЙХЕТДИНОВ

Комментарии