Үз телем белән горурланам

Туган телем – татар теле,

Нинди матур, күркәмсең син.

Барлык телләр арасында

Миңа иң якынсың син. 

Тукай, Галимҗаннар теле

Яшәсен, онытылмасын. 

Алар үрнәгендә саклыйк 

Ата-бабалар мирасын! 

Бу юлларның авторы мин үзем. Әйе, безнең буын әнә шул Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Габдрахман Әпсәләмов кебек шәхесләрнең иҗаты үрнәгендә тәрбияләнде. Бу исемлекне озак һәм бүгенге чор язучылары белән дәвам итәргә мөмкин. Әнә шундыйларның берсе минем авылдашым, инде 1975нче елдан бирле «Кызыл таң» гәҗитендә хезмәт куйган, танылган һәм күренекле журналист Фәрит Миңнулла улы Фаткуллин.

Аның «Йөртә безне язмышлар» («Кызыл таң», 2017 ел, «Тулпар», №6, 2018 ел) дип исемләнгән мәкаләсен зур кызыксыну белән укыдым. Туган-үскән җирләреннән бик еракта, чит-ят илләрдә яшәүләренә карамастан, үз телләренә тугры калган, аны саклаган, җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә зур казанышларга ирешкән ватандашларыбызның тормыш юлы, яшәү рәвеше миндә аларга карата олуг ихтирам хисләре, горурлык уятты. Мәкаләдә бәян ителгән дүрт шәхеснең икесе миңа бигрәк тә якын. 

Шәһвәли Клявлин Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка җибәрелеп, чит җирләрдә шәһит киткән Вагыйз картатам белән туганнан туган булган. Бибифатыйма нәнәм һәм әти миңа бу хакта берничә тапкыр сөйләгәннәр иде. Шәһвәли Клявлин Төркиядә яшәгәндә посылкалар да җибәргән (аларда башлыча кипкән җимешләр булган), хатлар да язган. Тик бер генә хаты да сакланмаган. 

Ә Бөтендөнья татар конгрессының дүртенче съездында Төркиядән делегат буларак катнашкан Әхмәт Шаһинның үзе белән очрашып күрешү бәхете насыйп булды. Ул вакытта (17 декабрь, 2007 ел) Әхмәт Шаһин, мөмкинчелек табып, ничәмә-ничә буын вәкилләре мәңгелек йокыга талган урыннарны, ата-бабалары өчен изге булган җирләрне аларның васыяте буенча зыярәт кылырга дип, изге ният белән кайткан иде безгә. 

Моннан 11 ел элек Корманай урта мәктәбендә укучылар һәм өлкәннәр белән очрашуларда ул нәнәсенең татар телен яхшы белүе, үзенең дә аңардан өйрәнүе хакында әйтте. Һәм саф татарча сөйләп кенә калмады, ә нәнәсеннән ишетеп үскән халык җырларын, такмакларын да башкарган иде. 
«Сары, сары, сап сары,
Сары пәке саплары.
Без саргаймый, кем саргайсын, 
Килми сәлам хатлары», – дигән юлларны моңлы итеп сузганда, аның гына түгел, безнең дә күзләр дымланды ул чакта. Шушы дүртьюллыкта гына да күпме сагыну, юксынулар, күңел кичерешләре. Шуңадыр да, бәлки, очрашу бик истәлекле булып, Әхмәт Шаһинны без күптәнге танышыбыз кебек кабул иттек. Ә аңардан бөркелеп торган җылылык күңелләрдән йөрәкләргә матур күпер салды: интернет челтәрендә язышулар, хат алышулар алга таба да дәвам итте... 

Төрле сәбәпләр аркасында туган-үскән җирләрен калдырып, читкә чыгып китәргә мәҗбүр булган авылдашларыбыз, анда да үз телләрен саклап, яшь буынга да өйрәтеп калдырганнар. Әхмәт Шаһин моның ачык мисалы. Менә нәкъ аның кебек олы йөрәкле, татар җанлы, изге күңелле шәхесләрнең үрнәгендә без телебезне тагын да камилләштерергә, баетырга һәм сакларга бурычлыбыз.

Фәрит абый Фаткуллинның Корманай авылыннан чыккан тел галиме Гыйбадулла Алпаров хакында да язмалары байтак. 2018нче елның декабрь аенда аның тууына 130 ел тулды. Гыйбадулла Алпаров татар грамматикасына гына нигез салып калмаган, башка күп телләрнең дә грамматикаларын төзегән. Күренекле авылдашыбызның исемен без һәрчак горурланып искә алабыз. Гомумән, Фәрит абыйның язмалары тирән эчтәлекле булып, күңелгә үтеп керә, уйланырга мәҗбүр итә... 

Кызганыч, хәзер китапларны да, гәҗит-журналларны да укырга бик ашкынып тормыйбыз. Элегрәк, без мәктәптә укыган дәвердә – 70-80нче елларда һәр гаилә дистәләгән гәҗит-журнал алдырган булса, хәзер бер генә басма да алдырмаган гаиләләр бар. Дөрес, яшьләрнең үз зәвыклары, мавыгулары, омтылышлары. Ләкин бит әле болар гына гәҗит-журнал алдырмасаң да, укымасаң да ярый дигәнне аңлатмый.

Бу урында авылдашларыбыз Марат һәм Ирек абый Сәетовларның матур башлангычы хуплауга лаек. Алар менә инде берничә ел рәттән авыл китапханәсен, Корманай урта мәктәбен, мәктәпнең «Балалар бакчасы» бүлеген татар телендә чыга торган басмаларга үз исәпләренә яздырып, безне бик шатландыралар.

Кемнән дә булса, нәрсә дә булса өмет итеп, көтеп яту оят инде, әлбәттә. Үзебез язылып, туганнарыбызга, якыннарыбызга бүләк итәргә дә мөмкин бит. Шатлык-куанычлары мизгел генә түгел, ә айларга, ел буена җитәрлек булыр ул чакта... 

Телне камилләштерү өчен, әлбәттә, күп, бик күп укырга кирәк. Авыл китапханәсендә бу юнәлештә билгеле бер эш алып барыла. Балаларга үз телләрендә китаплар гына тәкъдим ителеп калмый, ә төрле әдәби чараларга да җәлеп ителә. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда китапханә каршында оештырылган «Мирас» клубы да ярдәм итә. Төрле мәдәни кичәләр, очрашулар һәрдаим уздырылып тора. Яңа 2019нчы ел алдыннан район һәм авыл китапханәләренә татар телендә чыккан китаплар җибәреп тә безне Бөтендөнья татар конгрессы шатландырды. Безнең китапханәгә 60 данә яңа китап кайтты.

Башка рухи кыйммәтләр кебек үк, телгә дә нигез гаиләдә салына! Баланың теле ачылганда «әти», «әни» дип «вата-җимерә» әйткән беренче сүзләрен ишетү нинди күңелле! Кайвакыт шәһәрдән авылга кунакка кайткан балаларның «Апа, саумысыз!» дип сәлам бирүен, уйнаганда үзара татарча аралашуларын ишетеп тә күңелгә җылы йөгерә. Чөнки безнең өметле киләчәгебез нәкъ алар! 

Ф. КЛЯВЛИНА, 
Башкортстанның Авыргазы районы, Әпсәләм авылы

Комментарии