12 апрель – Космонавтика көне

12 апрель – Космонавтика көне

1961нче елның 12нче апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, кешелек аның бортында кеше булуын да ишетеп, «аһ» итте. Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты. Ләкин беренче космонавт 1968нче елның 27нче мартында Владимир өлкәсендә «МиГ-15» машинасында күнекмә үткән вакытында һәлак тә булды.

Урта һәм өлкән буын Гагаринны яхшы хәтерли. Безнең өчен, ягъни урта буын вәкилләренә ул – үрнәк, аның кебек булырга тырышу, омтылыш идеалы булса, өлкән буын беренче тапкыр космоска аяк баскан Юрий Гагаринны, 1961нче елның 12нче апрелен яңа эпоха, коммунизм башлануы итеп кабул иткән иде.

Гагариннан соң да космоска һәр очыш Совет илендә зур казаныш итеп кабул ителде. Халык космонавтны күрү, очыш турында сөйләүне көтеп, телевизор экраны каршына «Время» программасын карарга җыела иде.

Гагаринга кадәр күпме уңышсыз очышлар, ялгышулар булганын әле бүген дә анык кына белеп бетермибез. Аннан соңгы уңышсызлыклар да халык теленнән яшерелде. Космоска очканнан соң берничә сәгать үткәч кенә, кайчагында икенче көнне генә орбитага кеше чыкканын белә идек. Барысы да уңышлы булырмы, шартламасмы, үлмәсләрме дип көтәләр. ЧП булса, хәбәр таралмый.

Инде менә шундый көчле, мәҗбүри, ясалма идеология машинасы эшләгән заманда Юрий Гагарин табыну объектына әйләнә. Ләкин илдә Лениннан, Брежневтан да популяр шәхес булырга тиеш түгел иде, ә Гагарин, халыкның кумирына әйләнде, елмаюы белән бар дөньяны әсир итте. 1968нче елның 27нче мартында 34 яшьлек Гагаринның һәлак булуы котылгысыз язмыш кебек тоела. Бу, чынлап та, бәхетсезлек очрагымы, әллә махсус планлаштырылган операцияме, бу хакта бәхәсләр бүгенгәчә дәвам итә. Төрле мифлар, имеш-мимешләр тарала. Хәтта Гагарин исән дигән сүзләр дә йөри халыкта. Һәм шунысы гаҗәп: анык ышандырырлык расланган дәлилләр булмаганлыктан, бу имеш-мимешләргә ышанырга җирлек бар иде. Хәтта чит планета вәкилләре алып киткән дигән әллә нинди риваятьләргә кадәр ышандык.

Чынлыкта Юрий Гагарин галәмне айкап чыккач, аның хезмәтен җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен, алдан ук өч вариантлы мәгълүмат әзерләнгән. Беренчесе – тантаналы, уңышлы. Икенчесе – орбитага чыга алмыйча, тайга яки океанга төшкән очрак өчен, анда хөкүмәттән космонавтны эзләүдә ярдәм сорау да теркәлгән. Ә инде өченчесе – космонавтның үлемен хәбәр итүче мәгълүмат булган. Бәхеткә, икенче, өченче вариантларны кулланырга туры килми. Ләкин һәлакәт бераз соңрак килә: планетабызның беренче космонавты, Советлар Союзы Герое, полковник Юрий Гагарин һәм аның белән бергә очкан Советлар Союзы Герое, инженер-полковник Владимир Серегин самолет шартлап һәлак була. «УТИ МиГ-15» самолеты калдыкларын анализлау, экипажның очышка әзерлеге, очышларны оештыру һәм күзәтү нинди булган, очучыларның һавага күтәрелгәнче һәм очыш вакытындагы халәтләрен бәяләү, фаҗига заговор, терракт яки башка яман ниятләр белән махсус оештырылмаганмы – 1968нче елның 28нче мартында КПСС үзәк комитеты карары белән төзелгән хөкүмәт комиссиясе әнә шундый сорауларга җавап табарга ниятләгән. Ләкин күпмедер вакыттан соң комиссия нәтиҗәләре яшерен сер артына бикләнә. Ә тиздән комиссия шыпырт кына бөтенләй эшләүдән туктый. Гагаринның һәм Серегинның һәлак булуы турында бердәнбер рәсми документ-некролог сөйли: «Тренировка очышын башкарган вакытта катастрофа нәтиҗәсендә…». КПСС Үзәк Комитеты политбюросы имзалаган некрологта әнә шундый мәгълүмат кына бар, пилотларның үлеменә китергән сәбәпләр турында ләм-мим.

Гадәттә, мондый фаҗигаләр урынында калдыкларның 40-60%ын гына табалар, ә Гагариннар очрагында самолетның 90% калдыгын тапканнар. Белгечләр экипажның парашютсыз булуын күреп шакката. Парашюттагы аэростат (бау) өзелмәгән, ә ипләп киселгән. Бу да шикле уйларга этәрә.

Бәлкем, якын киләчәктә без планетабызның беренче космонавтының ни рәвешле юкка чыкканлыгын белербез. Юрий Гагарин – сәяси машина корбанымы, әллә техник сәбәпләр аркасында һәлак булганмы? Бу сорауга әлегә анык җавап бирә алмыйбыз.

Юрий Гагарин летчик-инструктор Владимир Серегин белән тренировка очышы вакытында Владимир өлкәсенең Киржач районы, Новоселово авылы янында һәлак була. Кызганычка каршы Совет иленнән мирас булып калган серлелек пәрдәләре, хаклыкны яшерү бүгенге Русиядә дә дәвам итә. Алиһә затка әйләнгән шәхеснең тагын да үсеп китүен, тыңлатып булмаслык дәрәҗәгә үсүеннән куркып, бу фаҗига махсус оештырылган, дигән фаразлар яши. Әйтергә кирәк, моңа ышанырга нигез дә юк түгел. Чөнки рәсми мәгълүматлар арасында да каршылыклы фикерләр җитәрлек.

Космонавт Алексей Леонов Гагарин экипажының үлемен, үтерү, дип саный. «Без «Киржач» аэродромында команда-диспетчерлык пункты янында тора идек. Икеләтә шартлау һәм тавыш тизлеген узу дөмбердәвен ишеттек. Әлеге шартлау арасында бер ярым секунд тирәсе генә аерма булды. Һәркем әлеге шартлауларның сәбәпчесе ике төрле объект икәнен аңлады. Дәүләт комиссиясе дә МиГ-15нең кинәт икенче бер судно белән якынаеп янтаеп мәтәлгәнен таныды. СУ-15 истребитель-сакчы самолеты пилоты 400 метрдан аскарак төшеп, тиз тизлек җыя торган режимны тоташтырган һәм Гагарин самолетын искәрми калган. Һава агымы Гагарин утырган очкычны әйләндереп ташлаган», – ди космонавт. Ул Дәүләт тикшерү комиссиясенең махсус хатын да телгә ала. Анда СУ-15 очкычы пилотын хөкем итмәс өчен фаҗига сәбәпләрен сер итеп саклауны сораганнар. Нәтиҗәдә Дәүләт комиссиясе һава шартларының үзгәрүен төп сәбәп, дип билгеләгән. Ә нинди шартлар икәнлеге аныкланмаган. Гагарин белән Серегин һава агымы атып бәргән очкычны горизонталь хәлгә куярга тырышкан, әмма барып чыкмаган, дип фараз итә Леонов.

Икенче космонавт Борис Волынов, космонавт Алексей Леонов версиясе белән килешми, дип хәбәр итә РИА Новости. Аның сүзләренчә, сынаучы очучы Степан Микоян шундый ук шартларда берничә эксперимент үткәргән: МиГ-15УТИ очкычы Гагарин һәлак булгандагы кебек тизлекне, биеклекне җыйган, ә аның тирәсендә төрле ракурсларда тавыш тизлеген узып истребительләр очып узган. «МиГ-15УТИ өскә атылды, упкынга очты, әмма бернинди авария шартлары тумады», – дип аңлата космонавт.

НИ ӨЧЕН УЛ?

Минем уйлавымча, беренче очышка Юрий Гагаринның сайлануы аның үз булдыклылыгы белән генә бәйләнмәгәндер. Юрийның чыгышы белән гади ірестьян гаиләсеннән булуы да роль уйнагандыр. Әтисе аның балта остасы булган, ә әнисе фермада эшләгән. Ул Клушинода туган. 11 яше тулгач Гжатск шәһәренә күченгәннәр. Инде космосны иңләп кайткач, әтисе үз куллары белән салган йортны властьлар зурайтып салдырган, һәм гел хезмәт белән яшәгән ата-ананы бәрәңге үстерү кебек бакча эшләреннән биздермәкче булганнар. Янәсе, беренче космонавтның әти-әнисе бәрәңге үстереп яшәргә тиеш түгел. Әмма Анна Тимофеевна белән Алексей Иванович үз сүзләрендә торганнар, йорт янында шаулатып бәрәңге, җиләк-җимеш, яшелчә үстереп көн күргәннәр. Алар, гомумән, динле булганнар. Райкомнан килеп почмакта торган иконаны алуны сорагач та, тыңламаганнар. Иманлы булып яшәгәннәр. Клушинода туган балаларын урындагы храмда чукындырганнар, үз никахларын да шунда теркәгәннәр. Балалары Валентина (1925 г.), Зоя (1927 г.), Юрий (1934 г.), Борис (1936 г.) үскән.

Улларының фаҗигасен бик авыр кичергәннәр, әтисе шул хәсрәттән сәламәтлеккә мантый алмый – 1973нче елда дөнья куя. Аннан соң әнисе 1977нче елда уртанчы улын Борисны да җирли. Үзе 1984нче елда космонавт улының 50 еллыгы булганда дөнья куя. «Әбием бик көчле ихтыярлы кеше иде», – дип искә ала «АиФ» гәҗитендә Юрий Гагаринның туганнан туган сеңлесе, өлкән апасы Зояның кызы Тамара Филатова. Тамара Ю.А.Гагаринның туган ягында Мемориаль комплекс мөдире.

Беренче космонавт турында күп язылса да, аның әти-әнисе, туганнары, бигрәк тә гаиләсе – кызлары, хатыны турында мәгълүмат бик аз. Минемчә, моңа Юрий Гагаринның туганнары, якыннарының тыйнаклыгы, популярлыктан туюлары гына сәбәп түгелдер. Нәкъ менә артык популярлыкны киметү максаты да яшәгәндер. Совет җирендә элек-электән кумирларны өнәмәделәр. Бездә кумир берәү генә була ала: ул ил башлыгы. Ул кумирлык әлеге шәхеснең вафатыннан гына алышына ала: урынына яңа кумир килә, аңа табыну, аны данлау, аның һәр сүзен җөпләү башлана. Бу патша самодержавиесеннән үк килә, бүген дә дәвам итә. Космоска аяк баскан Юрий Гагарин «йолдызлыгы» һәм фаҗигасе, бәлкем, шуның белән дә аңлатыладыр. Әгәр 1968нче елның 27нче мартында фаҗига булмый калган булса да, Гагаринга мин озын гомер фаразлый алмас идем. Чөнки күп шактый документаль язмаларда Гагаринның йолдызлы популярлыгына эч пошу күренеше тоемлануы турында шактый искәртелә.

ПАТРИОТЛЫК ҮТКӘННӘРГӘ ТОТАША

Бүген, Совет казанышлары көчле булды, дип искә алуларны ишетергә туры килә. Әйе, Совет чорында илебез гаять зур индустриаль үсешкә иреште. Оборона тармагын алсаң да, машина төзелешен дә мисал итәргә мөмкин, һәм космос та… Ләкин шул ук вакытта бөек бай мәмләкәтләрне космослары, машина төзелеше белән санлашырга мәҗбүр иткән Советлар Союзында халыкның көнкүреше, тормыш дәрәҗәсе алдынгы дип әйтерлек түгел иде. 1961нче елда да телогрейка кигән, ачлы-туклы халыкның космоска очыш белән горурлыгын бүгенге күзлектән аңлавы кыен. Бу иң бәхетле тормыш, иң бәхетле киләчәк бездә генә дип инанган тимер пәрдәләр артындагы пропаганда нәтиҗәсе генә була ала. Космоска чыгабыз, безгә бәхетле тормыш корырга комачау итүче Американы узабыз, дип инанганлык бу. Бүген дә андый инану бар, әмма инде беркатлылык узып бара. Кызганыч, хәзер инану да юк, киләчәккә ышаныч та… Һәм Совет чоры казанышлары саналган индустрия дә. Бүген Совет чорында гөрләп эшләгән завод-фабрикалар биналарында сәүдә нокталары гөрли. Әнә әле генә Питерда «Нева мануфактурасы» янды. Бу данлыклы фабрикада да хәзер складлар булган. Әнә шулай элекке даныбыз белән яшибез әлегә. Бүгенге патриотик хисләребез дә, башлыча, үткәннәргә тоташып тора. Бу нисбәттән Бөек Ватан сугышында җиңү дә, шул ук Гагарин да ярап тора.

Энгельс шәһәрендә Гагарин һәйкәленә Путин да чәчәк салды. Аннан соң космос проблемаларына багышланган киңәшмә дә узды. Тик бәйсез мәгълүмат чараларында әлеге чарада катнашучыларның күршедәге Маркс шәһәрендә «Нива» санаториендә 2 атналык карантин үтүләре турында да мәгълүм булды. 27нче марттан 12нче апрельгә кадәр алар бер урынлы номерларда яшәгән, 3 тапкыр ашатылган һәм бушлай медицина ярдәме күрсәтелгән, диелә хәбәрләрдә. Әлеге гамәл бюджетка 8,5 миллион сумга төшкән. Гомумән, Владимир Путин белән буласы очрашуларда катнашучыларның моңарчы да 2 атналык карантинда булулары турында хәбәрләр күп. Ул ветераннар булсынмы, хәтта олигархлармы, губернаторлармы – аерма юк. Президентның вирустан иминлеге өчен соңгы елда 2,6 миллиард сум акча тотылган, дип хәбәр итә BBC (Русия хакимияте «ят агент» дип тапты). Гагаринга чәчәкләр салу да ул патриотизм тәрбиясе шул, ә ул хәзер арзан тормый…

Интернет чыганакларына таянып, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии