«Кыйгак, кыйгак» урынына – «пива-пива»

Казанны юкка гына өченче башкала дәрәҗәсенә күтәрмәделәр. Безнең республика эчке туризмда бик актив катнаша, туристлар агымы бик көчле. Инде 2018нче елдан бирле мин дә шул туристлар белән аралашам, дөресрәге, интерактив программаны алып баручыларның берсе. Әлеге программа «Кунакчыл бай йорты» дип атала. Аның авторы – танылган музыкант, җырчы, «Риваять» фольклор төркеменең җитәкчесе Руслан Габитов. Алып баручылар, мин һәм Даяна Гәрәй.

Килгән туристларны сәгать ярым эчендә татар халкының гореф-гадәтләре, милли җырлары һәм милли ризыклары белән таныштырабыз. Туристлар кайсы төбәкләрдән генә килми, нинди генә милләт кешеләре белән аралашырга туры килми. Әлбәттә, урыс милләтеннән күбрәк, сирәк кенә булса да чит төбәктә яшәүче милләттәшләребез дә булгалый.

«Пандемия» дигән нәрсә үзенең үзгәрешен кертте кертүен, әмма безнең халыкны туктатып булмый, бу дөрес тә – гомер бит бер генә бирелә, исән кеше хәрәкәттә булырга тиеш! «Язмыштан узмыш юк» диләр бит, синең гомер юлың төгәл язып куелган, артыгы да, киме дә юк, ни кадәр язган – шул кадәр яшисең, ни язган шуны күрәсең! Куркып ятуның мәгънәсе юк, диясем килә!

Мин инде утыздан артык ел дәверендә бихисап күп мәҗлесләр алып барган кеше буларак әйтәм, урыс халкы канәгатьрәк һәм рәхмәтле халык... Хәер, ничек итеп эшлисең инде, уңышның күп өлеше үзеңнең ихласлыктан тора, килгән кунакларга яхшы мөнәсәбәт күрсәтәсең икән, алар шуның белән җавап бирә! Иң күңеллесе – аларда безнең милләткә карата кызыксыну бар, Казан белән бик тә кызыксыналар, безнең милли ризыкларны яратып ашыйлар. Тик менә шәһәрдә татар ашларын авыз итәр урын бик күп түгел икән, шунысына азрак зарланалар.

Без алар белән урыс телендә аралашабыз, дөресрәге, урысча сөйләшәбез, татарча җырлыйбыз. Туристлар бик яраталар безнең татар җырларын, күбрәк җырлауны сорыйлар, татар теле белән кызыксыналар. Шәхсән миңа алар белән күңелле, күпчелеге тамаша тәмамлангач та китә алмыйча аптырый, фотога төшәргә чират тора. Әгәр автобус көтеп тормаса, тагын да аралашырлар иде, чөнки аларда сораулар бик күп. Вакыт җитүенә карап, хәл кадәре җавап бирәбез инде.

Әйткәнемчә, «пандемия»гә кадәр чит илләрдән дә еш килә торганнар иде. Еш кына Франция, Кытайдан, җыелма группалар да булгалады. «Алар белән ничек аралаша идегез?» дигән сорау туачак, әлбәттә. Без алар белән тәрҗемәчеләр аша аралаша идек. Чит ил туристлары, гомумән, барлык туристлар да үзләренең милли җырлары белән бүлешәләр. Үзләре яшәгән төбәкләрдән алып килгән сувенирлар, күчтәнәчләр дә биргәлиләр. Без алар белән төрле уеннар уйныйбыз, табышмаклар чишәбез. Барлык туристлар да ярата торган «Дүдәк» дигән уенның «кыйгак, кыйгак», «бак-бак-бак» дип кычкырган җире бик ошый! Чит ил кешеләренә түгел, урысларга да авыр ул сүзләрне кабатлау. Хәтерлим, бер француз җаен тапты – «кыйгак, кыйгак» урынына, «пива-пива» дип кычкырды.

Килүчеләрнең барысы да диярлек Казанга шаккатулары турында әйтә. «Матур, чиста, халкы кунакчыл», – диләр. Туристлар тарафыннан безнең республикага карата яхшы мөнәсәбәт күрү горурландыра икән!

Дөньялар тыныч булып, барлык кешеләр бәхеттә яшәсеннәр иде диясе килә! Болгатмасыннар иде инде дөньяны, туристлар белән аралашканда шуны аңлыйсың, без – төрле милләттән булсак та – туганнар! Безнең бүлешерлек бер нәрсәбез дә юк, барыбыз да ике куллы, ике аяклы, барыбызның да үз гаиләләре белән, дуслары белән тынычлыкта яшисе килә! Турысын әйткәндә күп тә сорамыйбыз инде?!

Язмамның ахырында шуны әйтәсем килә, чит төбәктә яшәүче милләттәшләребез – әгәр шушы көнгә кадәр Татарстанда булганыгыз юк икән, килегез, озакка сузмагыз! Әгәр булганыгыз булса, кабаттан килегез! Бездә бар да тигез, аралашып яшик, кунакларга йөрешик!

Илсур МОРТАЗА,

Татарстанның атказанган артисты

Комментарии