Бер фотосурәт тарихы

Бер фотосурәт тарихы

Буш вакытым булганда, альбомымдагы фотосурәтләрне карарга яратам. Бүген исә фотога төшерү буенча беркемне дә шаккатырып булмый, һәркемнең кулында телефон, сурәтләрен теге бәрхет тышлы альбомнарга туплап баручылар да сирәктер. Үземә үткәндәге аклы-каралылары җаныма якын.

...Әлеге фотога да 43 ел икән. Бүгенге белән ул ел арасы шактый булса да, мин аны кичәге кебек хәтерлим, хәтта тактага язган акбур исен дә аермачык тоям кебек.

...1979нчы елның февраль ае. Минем 10нчы классларымның чыгарылыш елы. 23нче февраль – Совет Армиясе көне якынлаша. Кызлар белән классташ егетләренә истәлеккә нәрсә бүләк итәргә дип план корабыз. Хәзерге кебек, зур акчалар җыешып, кыйммәтле бүләкләр бирә торган заман түгел, гади яши торган чорлар.

Уйлана торгач, тактага акбур белән матур итеп котлау сүзе язарга һәм шуның фонында фотога төшәргә дип килештек. Рәхмәт мәктәпнең алтын куллы Мөбарәкҗан абыйларына, алтмышка якын фотоны бәйрәм алдыннан ясап та өлгертте (фото ясауларның озак, мәшәкатьле чорлары бит)

Менә ул истәлекле фотосурәт! Аннан яшьлек үзе сиңа карап тора. Әнә классның гына түгел, мәктәпнең лидеры – бүген «Ак калфак», «Сердәш» клубларын җилкендереп яшәүче, әдәби марафоннар, бик күп бәйгеләрдә җиңүче шагыйрә Сәлимә, әнә булачак медиклар Фирдия, Фәйрүзә, Әнисә, булачак укытучылар, эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре... Әлеге фотога Арча педучилищесына укырга киткән Әминә (мәгариф ветераны), Зөһрә, (Зөһрә Сәмигуллина Салавыч лицееның директор урынбасары), Нәфисә (Нәфисә Антонова Субаш мәктәбенең абруйлы укытучысы), Флёра (бик күпләргә үзенең бай иҗаты белән таныш шагыйрә Флёра Габдуллина) керми калган. Ни сәбәптәндер, фотода Венерабыз да (бүген Тимирязев күмәк хуҗалыгының алдынгы терлекчесе) юк. «Б» параллель классын алты ел җитәкләгән Гөлзада апалары да, гаилә хәле буенча Казанга китү сәбәпле, фотода юк. Вузны яңа гына тәмамлап кайткан Наҗия Фәйсханова аның классын кабул итеп алды (фотода ул ак якалы киемнән).

Бәйрәм уңаеннан оештырылган кичәдә кызлар 34 классташ егетләргә – булачак солдатларга шушы фотоны куен дәфтәре белән бергә бүләк иттеләр. Әйе, ул чакта Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флоты көне дигән горурланырлык бәйрәмебез бар иде. Армиянең дәрәҗәле еллары... Егетләр өчен Армиядә хезмәт итеп кайту хәрби бурычны үтәү генә түгел, егетлек горурлыгы булып саналган чорлар... Саҗидә Сөләйманова язганча:

Җир кызларын фәрештәдәй күреп,

Садәлекне сөйгән ир-атлар,

Кер кундырмый аны саклар өчен

Сездә көч бар, сүнмәс гайрәт бар.

Егетләребезнең күбесе бу бурычны намус белән үтәп кайттылар. Удмуртия, Украина, Казахстан, Космодром, Ерак Көнчыгыш, Байканур, Камчатка, Амур, Приморье, Әфганстан, Германия, Тула... Картадан гына күреп белгән ил-җирләрне үз күзең белән күрү, ике ел хезмәт итү... Чик сакчысы, диңгезче, десантчы, ракета гаскәрләре...

Солдат хатлары, солдат дәфтәре, дембель альбомнары... Әлеге фотосурәт алар белән гел янәшә булгандыр, туган якларын сагынган чакларда күңелләренә җылылык өстәгәндер, сагышларына дәва булгандыр.

Шөкер, егетләребез армия хезмәтеннән исән-сау әйләнеп кайтты. Армиядән соң белемнәрен урта махсус һәм югары уку йортларында дәвам иттерүчеләр дә аз булмады. Шунысын да әйтергә кирәк, ул чорда мәктәп урта белем бирүгә әйләнгән иде һәм бу чыгарылыш укучылар урта мәктәпнең беренче карлыгачлары булды. Шушы чыгарылыштагы 53 укучының (кызларны да исәпкә алып) 44е, бәхетләрен читтән эзләмичә, үз язмышын туган төбәк, авылы белән бәйләп, бүген шушында хезмәт куеп, гаилә корып, балалар-оныклар үстереп, йорт-куралар корып яши. Югары белем алган, техникум-училище бетергәннәрнең күбесе бирегә кайтты, төрле тармакларда хезмәт куйдылар. Күмәк хуҗалыкта эшләүчеләрдән Реваль Бариев, Зөлфәт Хәкимов намуслы хезмәтләре өчен Президентыбыз тарафыннан «Татарстанның атказанган механизаторы», Фәрит Мөхәммәтҗанов «Татарстанның атказанган агрономы» дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Казан шәһәрендә яшәүче Закиров Рафисыбыз исә Татарстанның атказанган төзүчесе. Туган авылларындагы «Татарстан» күмәк хуҗалыгындагы дистәдән артык укучыбыз, үзләре генә түгел, гаилә белән дә хезмәт куялар. Туган авылында «Елмай» хосусый клиникасын булдырган Әмир Нәсыйхов, классташы Әнисә белән гаилә корып, биредә дә бергәләп эшлиләр. Гаиләләре белән берничә тапкыр хаҗ гамәле кылдылар. Әти-бабалары эшен дәвам иттереп, авылдагы чишмәләрне тәрбияләп-карап, изгелек кылырга да өлгерәләр.

Мәктәптә укыганда рәсем ясарга оста булган Геннадий Васильев күрше Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә уңышлы гына эшләп килүче эшмәкәр. Күмәк хуҗалыкның бер бригадасы булган Биктәштә яңа чиркәү төзү, ел да үтә торган Питрау бәйрәмен үткәрүдә классташы – шулай ук үз эшен булдырган, озак еллар авылның старостасы вазыйфасын башкарган Валерий Михайлов белән авылдашларына һәрдаим ярдәмләшеп киләләр.

Хуҗалыкның атаклы комбайнчысы булган Ханнанов Габделхәй абыйның кызы Резеда ире Фәнил белән уңышлы эшләп килүче күпкырлы эшмәкәрләр. Резеданың игез сыңары Фәйрүзә – озак еллар хезмәт куйган абруйлы шәфкать туташы.

Субаш мәктәбендә мөгаллимлек иткән хөрмәтле укытучы Нәфисә Антонова, берничә тапкыр «Ел мәктәбе» конкурсларында җиңгән, Русия Президенты Гранты, Каюм Насыйри премиясенә лаек булган күп профильле Салавыч лицее директоры урынбасары Сәмигуллина Зөһрәләр белән ничек горурланмыйсың?! Мәктәптә педагог-оештыручы булып эшләгәндә «Созвездие-Йолдызлык» конкурсы дипломантлары, район-республика күләмендә үткән бәйгеләрдә күп тапкырлар биючеләрен лауреатлар итеп хәзерләү –Сәлимә Габделхакованың, һичшиксез, фидакарь тырышлыгы. Лаеклы ялга чыккач та «Сердәш» клубын оештырып, төрле очрашу-кичәләр уздыра, авыл җирлегенең «Ак калфак» оешмасын да ул җитәкли, спектакльләрдә төп рольләрдә уйный, Әдәби марафоннарда җиңүләр яулый. Иҗат җимеше – «Хисләр дәрьясы» дигән шигырь китабы да дөнья күрде.

Тагын бер шагыйрәбез Флёра Габдуллинаның матур иҗаты белән күпләр таныш, шигъри тәлгәшләре район, республика газет-журнал битләрендә еш басылып килә.

Исемлекне тагы дәвам итәргә булыр иде. Горурланабыз сезнең белән, беренче карлыгачлар! Күркәм гамәлләрегез, хезмәтегез белән туган ягыбыз, үз төбәгебезне саклап калу, яшәтүдә лаеклы өлешегезне керттегез! Бу ике параллель классның дуслыгына да сокланырлык: очрашуларны бергәләп оештыралар, аралашып яшиләр.

Язмамны югарыда телгә алынган дата турында дәвам итәм. 2005нче елдан Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә торган бу бәйрәмгә карашлар төрле. Теге фото белән бүгенге көн арасында озын еллар гына түгел, бик тирән үзгәрешләр дә ята. СССР таркалып, кыргый капитализмга күчү җәмгыятьтәге бик күп рухи кыйммәтләргә зарар салды. Армиядәге башбаштаклык, сугыш низагларының еш кабынып торуы, рухи яктан изелеп кайту һәм, иң аянычлысы, Ватан алдындагы бу бурычыңны гомерең белән түләү изге патриотик хисләрне тоныкландыра бара. Бүген һәммәбез өчен изге теләк: безне якларлык, сакларлык Ватаныбыз булсын! Ватанны, милләтебезне, нәселебезне, телебезне якларлык-сакларлык улларыбыз булсын. Аларга үз Ватанын саклар өчен корал тотып сугышырга язмасын!

...Уч төбе кадәрле фото, күр, үткәндәге никадәр кадерле хатирәләрне уяттың, уйлаттың!

Илсөя ҺАДИЕВА

Балтач районы, Кариле авылы

Комментарии