Әби-патша һәйкәле кемгә кирәк?

Әби-патша һәйкәле кемгә кирәк?

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казанда әби-патшага һәйкәл кую турында шәһәрдә яшәүче халык белән киңәшик, дигән иде. Шәһәрдә яшәүчеләр дигәндә, Казан шәһәре башлыгы кемнәрне күз алдында тотып әйтте икән, шунысы аңлашылмады. Безнең мөфтиятнең һәм башка оешмаларның да бу һәйкәлне кую турында битараф булмаган фикерләрен ишеттек, дигән сүзләре бар иде. Мөфтияттәгеләргә басым ясап, аларны куркытып, ризалыкларын алсалар да, кайсы иҗтимагый оешманың Казанда патша һәйкәлен куюга риза булганлыгы әйтелмәгән. Мисал өчен, шул ук әби-патша тарафыннан күрсәтелгән кыерсытулар сәбәпле, хокуксыз халык булып күп гасырлар җәфа чигеп яшәгән татарларның киләчәге өчен тырышучы ТИҮ вәкилләре белән киңәшләштеме икән Метшин әфәнде? Бер ялгышусыз: «Юк, киңәшмәде!» – дип әйтә алам. Ни өчен дигәндә, күп еллардан бирле Казан шәһәре башлыгы булып эшләүгә карамастан, аның бер генә мәртәбә дә ТИҮ вәкилләре белән очрашканы булмады дип беләм. Аннан берәр төрле ярдәм көтү турында уйлый да торган түгел. Җитмәсә, ТИҮне 25 ел эшләгән биналарыннан да, башка урын биреп тормыйча гына, куалап чыгардылар. Гомумән, Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның бер генә мәртәбә дә татар халкын яклап әйткән сүзен ишеткәнем булмады. Беренче һәм хәзерге Президентыбыздан үрнәк алып, үз ана телендә сөйләшүне дә кирәк дип санамый.

Халык белән киңәшләшү дип әйткәндә, урамда барган кешенең фикерен сорау – мәгънәсезлек. Бу кеше ул турыда бернәрсә аңламаган, надан яки исерек кеше булса, шуның сүзе буенча эш итәргә кирәк булып чыгамы? Һәр эшнең үз осталары була, безнең галимнәребез, аңлы-белемле иҗтимагый оешмаларыбыз, җәмәгать эшлекләребез бар. Киңәш-фикерләрне алардан сорасыннар иде.

Гомумән, халык фикерен белешү дигән сүз матурлык өчен генә әйтелгән буш сүз бит ул. Югарыдан шундый әмер килгән икән, монда халыкның бер катнашы да юк һәм булырга да мөмкин түгел. Халык фикерен искә алам дип эшләп, Мәскәү алдында гаепле булып, җылы-йомшак урыннарыннан колак кагасылары килми җитәкчеләребезнең. Халыкның гына түгел, җитәкчеләрнең дә, патшалар заманындагы кебек, коллар хәлендә калуларын күреп торабыз бит.

Соңгы елларда Дәүләт Думасында кабул ителгән законнарның, халык фикерен искә алып, халык файдасына булганнарын әйтә алмыйм. Ә менә ярамый, рөхсәт ителми, тыела дигән мәгънәсез законнарның берсе артыннан икенчеләре кабул ителеп тора.

Мин белгән кешеләр арасында Казанда әби-патшага һәйкәл куюны хуплаган бер кеше дә юк, бу да халык фикере югыйсә. Әгәр инде куя калсалар, аның зур каршылыклар китереп чыгаруы турында уйлаучылар булдымы икән?

Казанны Иван Грозный гаскәрләре басып алганда һәлак булганнар истәлегенә багышланган һәм үзебезнең күренекле шәхесләребезгә һәйкәл куя алмаганда, Казанда патша һәйкәле кую мәгънәсезлек була түгелме соң?

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии