Уку һәркемгә кирәкме?

«Безнең гәҗит»тә «Уку һәркемгә кирәкме?«(2012, №38, 26 сентябрь) мәкаләсенең авторы Акубай районы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салих Зартдиновның сүзләренә кушылып, элеккеге укытучы буларак, соң булса да үз фикерләремне язарга булдым.

Мәктәпләрнең башлангыч сыйныфларында 8дән, 5-7 сыйныфларында исә 15тән артык фән укытыла. Укытуның сыйфатлы булуына ирешү өчен укучы балаларны 5 сыйныфтан башлап төркемнәргә (фәннәр буенча) бүлсәләр, нәтиҗәләре, сүзсез, яхшы булачак. Фәннәрне балалар бертигез үзләштерә алмый. Мәсәлән, әдәбиятны, телне 5кә белгән укучы математиканы 2-3кә белергә мөмкин. Төркемнәргә бүленсә, укучылар да тырышып укыр иде, үзләренә киләчәккә эш, һөнәр дә сайларлар иде…

Хәзер үсмер балалар арасында җинаятьләр булып тора. Шуңа күрә 5-11 сыйныфларда «Җинаять вә җәза»фәнен кертергә кирәк. Ул дәресләрне юрист яки адвокатлар алып барырга тиеш.

Әти-әниләренең кичке сәгатьләргә кадәр эштә булулары балалар тәрбиясенә беркайчан да уңышлы нәтиҗәләр алып килми. Шулай булгач, балалары 17-18 тулганчы әниләре эшләмәсен. Әтиләренә 2 тапкыр күбрәк хезмәт хакы түләсеннәр яки балалар санына карап эш тотсыннар. «Балалар – безнең киләчәгебез»булса, аларның күп нәрсәгә мохтаҗ булып яшәүләренә чик куярга кирәк.

Беркемгә сер түгел, республикабыздагы бөтен дәресләр рус телендә алып барыла торган мәктәпләрдә «татар теленең кирәге юк»дип ата-аналар да, укучы балалар да әйтә. Шулай булгач, татар телендәге мәктәпләрдә дә рус телен укытмаска кирәк, ягъни «Какой привет, такой ответ»ясарга. Башка бернинди чара юк. Балалар рус телен дәрестә өйрәнмәсә дә, урыстан яхшы белергә мөмкин.

Президент Р.Н.Миңнеханов дөресен әйтте: «Не знаешь татарского языка – не станешь президентом или министром в Республике Татарстан».

Рәүф ГАБДЕРӘШИТОВ

Алабуга шәһәре.

Комментарии