Сәүдә йортында эшләү җиңелме?

Сәүдә йортында эшләү җиңелме?

Казандагы азык-төлек кибетләре челтәренең берсендә бүгенге көндә авыр кул хезмәте кулланып зур табыш артыннан кумакчылар.

НИЧАРАДАН БИЧАРА

Күптән түгел генә бер танышымны очратып, озак кына сөйләшеп торырга туры килде. Башыннан үткәннәрен сезгә дә җиткерәсе килеп, аңардан рөхсәт сорадым, ул үз исемен генә күрсәтмичә язарга кушты. Лилия ханым озак еллар укытучы булып эшләгәч, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләргә бәйле, кыскартуга дучар була. Якын-тирәдә генә үз белгечлеге буенча эш таба алмагач, зур сәүдә үзәкләренең берсенә урнаша.

Сменалы эш, көн дә эшкә йөрисе юк, вахта автобусы эш урынына илтеп куя, алып кайта. «Мәктәптә эшләгән чакта өйдә өлгермәгән эшләремне дә карарга җай чыгар», – дип, тәвәккәлли ул. Беренче көнне 3кә кадәр генә эшли, чөнки стажировка үтә. Бик мөлаем генә күренгән мөдир ханым: «Ошамаса, эшли алмасагыз, әйтегез», – дип искәртеп куйган булса да, тиз генә бирешергә уйламый Лилия. Соңрак: «Бездә бу кадәр беркайчан да чиста булганы юк иде», – дип, салпы ягына салам кыстырып, ул аны тиешле өч көн эшләтеп тә карамыйча, рәсми урнашырга дип җибәрә. Медицина тикшерүләре узганчы тагын бер атна вакыт үтә, анысын үз акчаңа үтәсе икән, мәктәптә эшләгәндә бушлай булса да. Менә шулай башлана аның тынгысыз эш көннәре.

БОЛАЙ ДА БУЛА ИКӘН…

«Иртән сәгать алты тулганчы автобуска утырып китәбез. Баштарак башкаларның абына-сөртенә чабып, тизрәк чишенү бүлмәсендә эш киемнәрен киеп, үткәрү картасы белән эшкә тотыну вакытын компьютерга кертүләрен аңламадым. Ә баксаң, җиденче яртыда керсәң, кичен дә төгәл шул ук вакытта чыгып була. Ике минут алдан чыксаң, 58 минут эш вакытын югалтасың икән. Хезмәт хакы эшләгән сәгатеңнән чыгып түләнә, әмма билгеле бер сәгатьтән артык эшләсәң дә, беркем дә түләми. Урамда 21нче гасыр, әмма биредә авыр кул хезмәте, ул әз генә дә җайлаштырылмаган. Кечкенә бүлмәдә, кысанда 11 сәгатьтән артык бөгелеп, зур-зур авыр казаннар, кәстрүлләр, табалар, мич калайлары юарга кирәк», – ди ул. Соңгылары бигрәк тә үзәгенә үткән, каткан майны ышкып, куллары калмаган. «Резин бияләйләр бирәләр, тик алар ул кадәр эштән ертыла, кулга барыбер су керә». Лилиянең нәфис куллары бик тиз тупасланып, бармаклары ярылып, кыйммәтле маникюрлы тырнаклары ашалып беткән. «Бик уңайсызландым, кеше күрсә дә оят, ирем дә ошатмый, үземә бәреп әйтмәсә дә, аның холкын яхшы беләм».

СЫЙФАТСЫЗ РИЗЫКНЫ ҮЗ ЭШЧЕЛӘРЕНӘ АШАТУДАН ТАРТЫНМЫЙЛАР

«Ашханәдә, анысы бер кечкенә генә бүлмә, ике тапкыр ашаталар. Төшке ашка – 20 минут, кичкесенә 15 минут каралган. Калган 25 минуты бәдрәфкә йөрүләргә бирелә. Бары да исәптә, бәдрәф кәгазенә кадәр. Башта 3 сумлык иң начар сыйфатлы кәгазьне куйсалар, аннары аны да артык санадылар. Ашханәдә салфеткалар турында әйтәсе дә юк инде, – дип зарланды ул. – Аш-суга килгәндә, пешекче апалар бик үк сыйфатлы булмаган продуктлардан да тәмле генә пешерәләр үзе. Срогы яисә сату вакыты чыккан продуктлар белән дә сыйланып була, кыскасы, ачка үлмисең. Әле брак саналган, товар сыйфаты булмаган тәм-томнар да капкаласаң (әлбәттә, бу рөхсәт ителми, чүплеккә чыгарып ату кулайрак бит), тиз арада артык 5-6 кило җыясың да куясың», – ди Лилия.

КЫЗУ ЭШ БАРГАНДА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ТАЛӘПЛӘРЕ КЕМГӘ КИРӘК?

Кухня инвентарен юу белән генә эше чикләнми аның, көнгә өч тапкыр цех идәннәрен дә юа. «Сез аларны офис идәннәре белән чагыштыра күрмәгез, камыр, валчык, кремнар һаман коелып тора, күп тә үтми, идән кара асфальтны хәтерләтә башлый. Идәннәрне болай тотарга ярамый (тикшерүчеләр дә иң беренче чиратта идәнгә игътибар итә), бик тырышып юарга кирәк. Шунысы кызык та, кызганыч та: идәнне сусыз юып булмый. Юеш плиткада аяк шуа, барысына да өлгерим, дип, тыз-быз чабучы пешекчеләр күпме таеп егылса да, аяк-кулларын авырттырып, хастаханәләргә мөрәҗәгать итсә дә, барысы да шулай кала бирә. Алла сакласын, хәтәррәк егылып, берәр хәл булса, ул очракта гаеплене кайдан эзләрләр икән?» – ди Лилия.

Нигәдер вентиляция юлларын чистарту да эш белән бергә башкарыла, гомумән, җитештерү анда беркайчан да туктатылмый икән. Аларны да бернинди куркынычсызлык таләпләрен үтәмичә шул мескен кухня эшчеләре юарга тиеш. Ярар, авыр хезмәтенә дә түзгән булыр иде Лилия, авыл хатын-кызы чыдам ул, җанын ашаганы, теңкәсенә тигәне башка була аның.

«ЭШ КЕШЕСЕНӘ КАРАШ ЙӨРӘКНЕ ӘРНЕТӘ»

Эштән арып-талып чыгып, вахта автобусына йөгергәндә эчке контроль хезмәтенең аның шәхси әйберләре салынган сумкасын көн дә капшап, аннан «урланган» әйбер эзләүләре, хатын-кызга кирәк интим әйберләргә кадәр мөһерле кәгазь ябыштыртулары… Шулар аркасында өч тапкыр аңлатма язган бичара. «Дүртенче тапкыр эләксәң, штраф түләтәбез!» – дип калганнар битләре комач булып янган хатын артыннан.

Савыт-сабаны ике кеше юарга тиеш булса да, берүзенә юарга туры килгән көннәр дә эләгә аңа. «Нишлисең, түзәсең инде, арудан егылыр дәрәҗәгә җитсәм дә, мөдир, 3-4 сәгать артыграк язармын, дип вәгъдә иткәч, теш кысып булса да түздем, талчыгудан кичке ашны да ашый алмый, өйгә кайтып урынга яткан идем, шуннан өч көн башым сызлады. Өченче көнне барыбер эшкә чыктым. Ниндидер клининг компаниясеннән урта яшьләрдәге бик үткен генә ханым чыккан иде миңа иптәшкә. Башта сөендем, әмма озакка түгел икән. Әлеге ханым төрле җирдә берәр көн эшләп, акчага тиенүнең яхшы ысулын тапкан, «умыртка сөягем авырта», дип, авыр әйберләр янына якын килми, әле бер пешекче, әле икенчесе белән «уртак тел» табып, аларга булышкан булып тик тора». Чыгырыннан чыгып, сүз каткан аңа Лилия ханым, шунда ник авыз ачканына үзе үкенгән. «Син авыл пычрагы, шунда гына ят!» – дигән сүзләргә хәтле ишетеп, йөрәгенә кабып, дарулар эчкәч кенә хушына килгән. Икенче көнне теге зәһәр ханым эшкә чыкмаган, анысына да ул гаепле калган.

Авыр хезмәткә, үз эшенә кагылышлы булмаган йөз эшне йомышлаудан тартынмаса да, бу кибеттәге тупас мөгамәлә күңелен күгәрткән кебек тоелган аңа. Анда сүгенү сүзләре кулланып сөйләшү хатын-кызлар арасында гадәткә кергән. Яман чир йогышлы, дигәндәй, аның үз авызыннан да андый сүзләр чыккалый башлаган. Моңа күнекмәгән кызы аңа бу турыда кисәтү ясаган. Йөрәк җимешеннән моны ишетү бик кыен булган ана кешегә.

«Эш кешесенә караш йөрәкне әрнетә. Син биредә беркем түгел. «Ошамаса, дүрт ягың кыйбла, табылыр әле эшләүче», – дип кычкырып тора аларның мөнәсәбәтләре. Белмим, әмма мин эшләгән урынга атлыгып торучылар юк, килгәннәре дә китә тора. «Монда хатын-кызлар төрмәсе инде», – дигән сүзләр дә ишетергә туры килде. Эш өчен түләүләре дә чамалы гына, зур табышларга шулай хезмәт хакына экономия ясап та ирешәләр булса кирәк», – ди Лилия ханым.

Бүгенге көндә минем танышым елдан артык изаланган эшеннән китә алган. Ләкин үзе котылса да, анда хезмәт итүче тырыш ханымнар өчен борчылуы бетмәгән. «Бик теләсәм дә, якын арада нәрсәдер үзгәрер дип өметләнә алмыйм, чөнки очын-очка ялгыйсы, балалар үстерәсе, аларны укытасы, ипотека, кредит түлисе дип дәшми алар», – ди ул.

Алсу ҖИҺАНШИНА

Комментарии