Сайлаулар якынлаша

Сайлаулар якынлаша

Мин «Безнең гәҗит»не күптән алып киләм. Хәрефен дә калдырмый укып барам. Рәхмәт аның мөхәрриренә, тормышыбызның бар ягын да курыкмыйча яктыртып баруына. Менә бүген быелның 17нче февралендә чыккан гәҗитнең «Эшлә йә кит!»дип, Медведевка ультиматум кую – беренче адымыбыз» дигән баш астындагы мәкаләне укыдым. Бик вакытлы, бик дөрес язылган. Безнең халык битарафка әйләнде, белмим куркалармы, әллә барыбер шулай булыр дип эшләмиләрме? Илебезнең көрчеккә (тупик) килеп төртелүендә кемнәр гаепле икәне гади халыкка да билгеле бит. Ник дәшмибез? Менә Рушания Билгилдиева батырчылык иткән бит, ул халык кызы, гади халыкның нинди хәлдә яшәвен якыннан белә, халык өчен яши, аны хөрмәт итик, тыңлыйк, ярдәм итик. Нинди партия кризиска китереп җиткерде, аның башында кем тора? Ул җитәкче президент булганда да халык өчен файдасы булмаган реформалар чыгарды түгелме соң? Вакытны үзгәртте, аннан халык ни файда алды, балаларның йокысын урлады; демография реформасы кабул ителде, шул ук вакытта үзенең министры демография торышына оптимизациясе белән балта чапты. Бала-чага авылда күп булучан бит ул, һәрбер йортта 3-7 бала бар иде. Завод-фабрика эшчеләрен авыл яшьләре алыштырып торды, армиягә авыл егетләре күпләп чакырылды, алар армиянең нигезе булдылар. Уйланмыйча кабул ителгән оптимизация реформасы авылларны таратты. Авылдан яшьләр китте, чөнки мәктәпләр, клублар ябылды. Авылда яшьләргә эш бетте. СПТУ, ГПТУлар ябылды. Авылда тракторчылар, шофёрлар әзерләү бетте. Анда пенсионерлар гына калды. Шуның аркасында илдә кырык миллион гектарга якын җирдә билчән, әрем, тигәнәк һәм башка чүп үлән үсә, 40 млн гектардан 1әр тонна икмәк алсаң да, 40 млн тонна икмәкне акча итеп булыр иде.

Милиция исемен полициягә алыштырдылар. Нинди «файда» килгәндер илгә моннан. Кичә милиционер булып эшләгән кешегә полиция исеме биреп ни үзгәрә?! Ул шул ук кеше булып кала бит, чөнки икенче исем кушып кына аның характеры үзгәрми.

Безнең илдәге югары чиновниклар халыкның тормышын белми, алар халыктан читләшкәннәр. Бар да бизнес белән чирли. Телевизордан күрсәтеп алалар – ДәүДума утырышында 80-90 депутат утыра, ә калганнары «халык» арасында йөридер инде. ЛДПР җитәкчесе ДәүДуманы куарга, Госплан оештырырга кирәк, дип әйтеп куя бит кайвакыт. Депутатлар санын 300 кешегә калдырырга кирәк, чөнки утырышларга килмиләр, ди. Бер караганда ул дөресен әйтә. Хөкүмәт җитәкчесен куйганда аның нәсел-нәсәбен 7 буынга кадәр тикшереп куярга кирәк. Безнең илдә кемнәр генә эшләмәде.

Менә тагын сайлау якынлаша. Халыкка уяу булырга кирәк. Һәрбер сайлаучы үз тавышына үзе хуҗа булырга тиеш. Үзегез сайлагыз, сезне сайлатмасыннар.

Минем тәкъдимем:

  1. Партияләрне исемлек белән сайлауларны туктатып, ил буенча бер мандатлы округлар оештырып, чын демократик сайлаулар үткәрелергә тиеш.
  2. Депутатлыкка кандидатларны халык һәм партияләр күрсәтергә тиеш.
  3. Депутатлыкка кандидат итеп 2 чакырылыштан артык сайланган кешеләрне кандидатлар итеп тәкъдим итмәскә.
  4. Сайлау комиссияләрен участоклардан башлап Русия федераль сайлау комиссиясе әгъзаларына кадәр 2 чакырылыштан артык сайлый алмыйлар.
  5. Сайлау комиссияләре составы төрле партияләрдән һәм партиясез халык тарафыннан сайланырга тиеш, ә түрәләр тарафыннан билгеләнергә тиеш түгел.
  6. Депутатлыкка кандидатлар күрсәткәндә, бер гаиләдән ике кеше (ире-хатыны, әтисе-улы, әнисе-улы йә булмаса туганы күрсәтелергә тиеш түгел).
  7. Сайлаучы үзе сайларга тиеш, ә сайлату булырга тиеш түгел.
  8. Сайлаулар хакындагы агитация сайлауга ике ай кала гына башланырга тиеш, алдан тавыш бирүне туктатырга.

Башкортстаннан

ХАҖИЕВ

Комментарии