Сүземне ишетсеннәр

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, мәдәният, мәгариф,

фән, милли мәсъәләләр комитеты рәисе

Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә

АЧЫК ХАТ

Хөрмәтле Рәзил әфәнде!

9нчы июнь көнне «Татарстан-24» телеканалында татар халкының милли бәйрәме Сабан туен чираттагы тапкыр «Праздник плуга» дип хәбәр бирделәр. Сабан туй бәйрәмен болай русчалап атаган сүзләрне төрле мәгълүмат чараларында һәм бәйрәмне үткәргән вакытларда район, шәһәр башлыклары авызыннан һәрдаим ишетергә туры килә. Мин мондый сүзләрне үземнең халкымның бик борынгы заманнардан ук традициягә кереп калган милли бәйрәмен, аның максатын, әһәмиятен пычрату, кимсетү һәм ахыр чиктә татар халкын түбәнсетү дип кабул итәм. Тиздән Татарстан дип аталган дәүләтебезнең барлык шәһәр һәм районнарында, авылларында Сабан туй бәйрәмнәре үткәрелә башлар. Мин сездән үтенәм һәм шул ук вакытта, туган илемнең депутаты буларак таләп итәм: зинһар өчен, барлык мәгълүмат чараларына, район һәм шәһәр җитәкчеләренә ирештерегез – Татар милләтенең бу бәйрәмен, үзенең тарихи исеме белән, «САБАН ТУЙ» дип кенә атасыннар. Бу бит язгы кыр эшләре тәмамлангач, уңышлар мул булсын, илдә-көндә тынычлык, халыклар арасында татулык булсын дип, Тәңребезгә догалар белән мөрәҗәгать итеп һәм шуннан соң уен-көлке белән, җырлап-биеп, арыган-талчыккан тәннәргә, җаннарга ял алу өчен оештырыла. Халкыбызда язгы эшләрне башкарганда «Сабан өсте», «Язгы чәчү эшләре», «Сабан туе», печән чабу вакытларында «Печән өсте», «Печән вакыты», игеннәр өлгергәч «Урып-җыю вакыты», «Урак өсте» дигән мәгънәле сүзләр бар. Ләкин беркайчан да бу вакытларны «Праздник косы», «Праздник серпа» һәм башка шундый сүз тезмәләре белән атамадылар. Татар халкының искиткеч тирән мәгънәле «Сабан туй» бәйрәмен «Сука бәйрәме» – «Праздник плуга»га әйләндереп калдыру бу инде аның әһәмиятен пычрату. Ә, бәлки, Татар халкының, аның милли бәйрәмен алга табан руслаштыру һәм бераз вакыттан бу бәйрәмне дә руслаштыру чарасыдыр? Нигә соң «Казань присоединили, а «Сабан туй» не присоединить «Праздником плуга»?

Хөрмәтле Рәзил әфәнде! Сездән чын йөрәгем белән үтенеп сорыйм: әле вакытлар үтеп бетмәгән, туктатыйк милләтебезне руслаштырудан. Татар халкы үзе дә сизмәстән, мәкерле юллар белән руслашып бара. Татар халкының уен-көлке заманы үтте. Милләтне саклап калу төп бурычыбызга әйләнде. Дәүләт җитәкчеләрен туплап, сөйләшеп, саклану чаралары күрергә вакыт җитте. Сездән халык кыю адымнар көтә!

Сезгә олы ихтирам белән, сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар, теләп,

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии