Фәннәр академиясендә истәлекле җыелыш

Фәннәр академиясендә истәлекле җыелыш

Озак еллар буе Татарстан энциклопедия институтында эшләгән дустым Марс Гаитовның чакыруы буенча, быелның 20нче апрелендә Татарстан Фәннәр Академиясендә уздырылган җыелышта катнашырга туры килде. 1994нче елда республиканың Фәннәр академиясе составында Татарстан Энциклопедия институты оештырыла. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәнов бу институтның директоры, Гомәр Сабирҗанов аның урынбасары һәм институтның җаваплы редакторы булып билгеләнә. 2017нче елга кадәр, 25 ел эшләү дәверендә, 600 – 700ешәр битле энциклопедиянең алты томы рус телендә, җиде томы татар телендә нәшер ителә. Бу энциклопедия китапларында Татарстан тарихында катнашы булган 9685 күренекле шәхесебезнең исемнәре теркәлгән. Монда безнең тарих, безнең язмыш, безнең байлыгыбыз, дип әйтсәң дә буладыр.

1960нчы елларда союздаш республикалар да үзләренең энциклопедияләрен яза башлыйлар. Автономлы республикаларга андый хокук бирелмәгән була. Шулай да, 1970нче елларда Татарстан өлкә комитетының Беренче секретаре Ф.А. Табеев партиянең үзәк комитет секретаре М. Сусловка бу турыда мөрәҗәгать итеп карый. Аның мөрәҗәгате Ф.А. Табеевка «Партийная нескромность» дигән бәһа бирелеп, хурлыклы рәвештә кире кагыла.

Үзгәреш заманнары башланып киткәч, күренекле галимнәребездән Казан педагогика институты ректоры Мирфатыйх Зәкиев һәм Гомәр Сабирҗанов үзебезнең энциклопедиябезнең кирәклеге турында Республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәләр. Мөрәҗәгать кабул ителеп, Гомәр Салихович Сабирҗанов җитәкчелегендә институт үзенең эшен башлап җибәрә. Гомәр Салихович – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты (1971 ел), ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1983 ел), Татарстан Республикасының атказанган фәнни хезмәткәре (2008 ел).

Гомәр Салих улы 1955нче елда Ульян шәһәре педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң, Тува Республикасына эшкә җибәрелә. Ул анда 13 ел эшләү дәверендә Республика халкы өчен изгелекләр эшләгәнен күреп алып, Республика башкаласы Кызыл шәһәрендә партиянең бүлек җитәкчесе итеп билгеләнә. 1961нче елда 29 яшьлек Гомәр Салиховичны Тува өлкә комитеты Беренче секретареның ярдәмчесе (помощник) итеп билгеләп куялар. Гомәр Салихович партиянең өлкә комитетында эшләгәндә хәзерге вакыттагы саклану министры Сергей Шойгуның әтисе Кужугут Сергеевич Шойгу идеология буенча өлкә комитеты секретаре булып эшли.

1968-71нче елларда, Гомәр Салихович Мәскәүдә Үзәк комитет карамагындагы академиядә укып белем ала, кандидатлык диссертациясен яклый. Укып бетереп кайткач, Татарстан хөкүмәте составында бүлек җитәкчесе булып эшләгәндә, аны Казан дәүләт мәдәният институтында яңа ачылган кафедраның җитәкчесе итеп билгеләп куялар.

2022нче елның ноябрендә, Тува Республикасы башлыгы Владислав Хувалыга җитәкчелегендәге рәсми делегацияне Казан кремлендә Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итә һәм ике республика арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре карала.

Гомәр Салиховичның Тува Республикасында башкарган игелекле хезмәте искә алынып, Казанның халыклар дуслыгы йортында 20нче апрельдә 90 яшьлек юбилеена багышлап, аңа Тува Республикасының иң зур дәрәҗәдәге «Буян – Бадыргы» ордены тапшырыла.

20нче апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә Гомәр Салиховичның 90 яшьлек юбилеена һәм аның институт эшчәнлегенә багышлап язылган «Татарская энциклопедия: краткий очерк истории создания» дип аталган китабын тәкъдим итү чаралары билгеләп үткәрелде. Җыелышны Энциклопедия институты директоры Искәндәр Гыйләҗев алып барды. Институт хезмәткәрләре белән беррәттән күренекле шәхесләр, галимнәребез дә күп килгән иде. Гомәр Салиховичның хезмәтенә зур бәһа бирелеп, аңа Татарстан Фәннәр академиясенең иң дәрәҗәле бүләге – Алтын медаль тапшырылды. Гадәттә, мондый медаль академикларны гына бүләкләү өчен каралган булса да.

Хөрмәтле юбилярга багышланган истәлекле җыелыш булды бу көнне. Аңа хәерле озын гомер, исәнлек-саулык теләп калабыз.

Рәфкать ИБРАҺИМ

Казан шәһәре

Комментарии