Айну фәлсәфәсе

Галәмнең барлык планеталарында яшәүче аңлы тереклек ияләре ашыгыч рәвештә Сатурн планетасына киңәшмәгә җыелдылар. Ашыгычлыкның сәбәбе Җир планетасы иде. Киңәшмәгә кайчандыр кеше дигән биороботны уйлап табып, аны җирдә үрчетү буенча фәнни эксперимент башлап җибәргән конструкторлык бюросы вәкиле дә чакырылган иде. Киңәшмә җиргә күзәтчелек итәргә билгеләнеп куелган, галәмне җирдә җитештерелгән кеше җаны энергияләре белән тәэмин итеп торучы Уран планетасы вәкиле чыгышы белән башланып китте. Хәвефле иде аның чыгышы: кичә нык кына исереп киткән, бөтен дөньясына үчле бер җир кешесенең төймәгә басуы сәбәпле, җир планетасында әздән генә атом-төш сугышы башланып китмәгән. Әле ярый Уранлылар аның баш миенә тәэсир итеп, компьютер системасы кодын худка җибәрергә ирек бирмәгәннәр. Югыйсә Җир планетасы һәлакәте аркасында сәгать кебек көйләнгән планеталар әйләнеше бозылып, галәмгә җитди зыян килергә мөмкин булган икән.

Киңәшмәдә катнашучылар гөжләшеп, ризасызлык белдереп, кеше биороботы конструкторлыгы бюросы вәкиленә ябырылдылар. Биороботлар йөз процент ышаныч белән программалаштырылганнар, бернинди чыгымсыз-нисез галәмне гасырлар буе чип-чиста җан энергиясе белән тәэмин итеп торачаклар, дип ышандырган иде югыйсә конструкторлык бюросы.

Галәм энергиясе өчен җаваплы Нептун планетасы вәкиле сүз алып, соңгы илле елда җирдәге кеше биороботларының, бигрәк тә Русиянекеләрнең, хәмер эчәргә хирыслануы сәбәпле, җан энергиясе сыйфатының бик нык начарлануы турында да бәян итте. Өлгереп бетмәгән җан энергияләре дә күбәйгән, чөнки һаман да булса шул исереклек аркасында аварияләргә, һәлакәтләргә эләккән кеше биороботлары күпләп вакытында алда сафтан чыгалар, шунлыктан җаннары тиешле стадияләрне үтеп бетерәлмичә галәмгә эләгәләр икән.

Конструкторлык бюросы вәкиле үз хаталарын танып, җирдәге биороботлар тәртибенә үзгәрешләр кертү программасын эшләү өчен төп-төгәл бер ай вакыт сорады. Башта бу программаны Җир шарының Русия дигән өлешендә сынап карарга теләвен белдерде. Аның теләге бертавыштан канәгатьләндерелде.

Тагын бер айдан махсус җайланмалар куелган галәм очкычлары Русия биләмәсенә таба юл алды. Тиешле позицияләргә урнашкач, конструкторның әмере буенча, очкычлар Русия җирләрен кеше биороботларына тәэсир итә торган яңа төр программа яшерелгән радиомагнитлы дулкыннар белән коендыра башладылар. Беренче дулкыннар килеп җитүгә үк, җирдә гаҗәп хәлләр башланды. Төрледән-төрле спиртлы эчемлекләр салынган, тостлар әйтелү сәбәпле инде ирен читләренә тидерелгән кырлы стаканнар, затлы бокаллар күтәргән миллионнарча куллар кинәт кирегә тартылдылар. Ул гына да түгел, моңарчы үңәч буйлап әйбәт кенә шуып төшеп киткән градуслы эчемлекләр дә шул мизгелдә миллионлаган кешеләрнең ашказаннарын ду китереп, укшыта башлады. Санаулы гына минутлар эчендә Русиянең барлык халкы хәмер затын күрәлмас хәлгә килде.

Русиядә яңа төрле тормыш кайный башлады. Иң башта спирт җитештерүче предприятиеләр туктап калды. Алар артыннан шул бер үк спирттан йөзләгән исемдәге аракы, шәраб эшләп чыгаручы заводлар да конвейерларын туктаттылар. Төрле формадагы шешәләр җитештерүчеләр пыяладан матур савыт-саба, ваза, сувенир, чәчәк композицияләре ясауга күчәргә булдылар. Депутатлар, югары вазыйфалар биләүчеләр чит илләрнең гүзәл курортларында, затлы виллаларында ял итеп яткан җирләреннән ашыгыч рәвештә башкалага чакыртып алындылар. Гаҗәп, Русия чиген үтүгә үк, ашказаннарыннан чыгып бетмәгән кыйммәтле коньяк, виски, бренди, шәраб ише сыеклыклар аларны да укшытырга тотынды. Утырышка җыелган вакытка депутатлар да хәмерне күралмас дәрәҗәгә җиткәннәр иде инде. Утырышта бер генә мәсьәлә каралды – спирт җитештерү сәнәгате, илне пәрәвез челтәре кебек чорнап алган сәүдә нокталарында тупланган аракы-шәраб запасы белән нишләргә? Бик кызу бәхәсләрдән соң, депутатлар бердәм фикергә килделәр: җитештерелгән 1 литр спиртның үзкыйммәте җир астыннан суыртылган нефтьтән алынган 1 литр бензинныкыннан берничә тапкырга кимрәк булу сәбәпле, машина моторларын спирт белән эшләүгә көйләргә; кибетләрдәге барлык аракы-хәмерне киредән эшкәртеп ягулык ясау өчен спирт җитештерү предприятиеләренә җибәрергә.

Фикер алышулар вакытында илнең финанс министры борчылыбрак чыгыш ясаган иде ясавын, янәсе, аракы акчасы керми башлагач, бу пенсия фондын ничек тулыландырырбыз соң?! Аның да чишелешен таптылар, моңарчы нефть чыгаруга бәйле рәвештә экологияне торгызуга сарыф ителеп килгән чыгым суммасын; исерекләрне дәвалауга тотылган, исереклек аркасында чыккан аварияләрнең, җимерелүләрнең, һәлакәтләрнең зыянын каплауга киткән акчаларны пенсия фондына күчереп барырга кирәк дигән фикергә килделәр.

Ил халкы танымаслык булып үзгәрде. Бәйрәмнәр, юбилейлар, туйлар хәмерсез генә үтә башлады, янына тәм-том куелган чәй төп эчемлеккә әйләнде. Кичләрен башлыкларның кул астындагы куштаннары белән ял бүлмәсенә җыелып, төн уртасына кадәр тост әйтүләр бетте. Мич ташына сыра сибә-сибә, кыйммәтле шәрабтан мәлҗерәгән кызларны кочып, ялагайлардан арка ышкытып, бассейнына чумып: «Дөньяның артына тибеп яшибез бит, ә!» – дия-дия мунча керүләр дә онытылды. Моңарчы иртән башын төзәтүдән бушамаган ирләр, хатыннар үзләренең баш миенең хәмердән чистаруына шатлана-шатлана, моңа кадәр яшәгән тормышларына күз салдылар. Күз салдылар да, үз-үзләрен битәрли-битәрли, җиң сызганып эшкә тотындылар. Шешә кочаклап яшәгән еллары өчен оят иде аларга.

Инде армия хезмәтенә дә алырдай сәламәт егетләре калмаган Русиядә сау-сәламәт балалар туа башлады. Әлегә кадәр баш ташлап эчкән ирләрнең хатыннарының да, корпоратив кичәләрдән, һәртөрле мәҗлесләрдән шактый гына чайкалып кайтырга ярата башлаган хатыннарның ирләренең дә шатлыклары эчләренә сыймас булды. Кыскасы, гаиләләргә әйтеп бетергесез бәхет иңде. Шул сәбәптәнме, әллә эш урыннарында гел айнык баштан эшли башлауданмы, Русиянең икътисады да кискен рәвештә күтәрелә башлады. Ничә дистә ел торгынлыктан соң, завод-фабрикаларның җитештерүчәнлеге артты, сәнәгатькә яңа технологияләр кертелде. Җирдән алына торган уңышның сыйфаты яхшырды, терлекчелек ныклап аягына басты.

Айнык халыкның яхшы тормыш, ил байлыгын гадел бүлүне таләп итеп урамга чыгуыннан курку хөкүмәтне чит илләрдән кертелә торган күпчелек товарны, азык-төлекне Русиянең үзендә җитештерә башлауга этәрде. Ил буйлап яңа зур төзелешләр калкып чыкты. Моңарчы кытайлылар гына хуҗа булып йөргән Себер, Ерак Көнчыгыш биләмәләрен үзләштерү, анда эшләү һәм яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган шәһәрчекләр төзү мәсьәләсе дә хәл ителде.

Кылынган җинаятьләрнең саны кискен кимү сәбәпле, төрмәләр бушап калды. Җинаятьләрнең кискен кимүен искә алып, милиция хезмәткәрләре – яртылаш, суд системасында эшләүчеләр 90 процентка кыскартылдылар.

Шулай итеп, айныган илдә гаҗәеп матур тормыш башланды. Тик менә эчүне ташлаткан теге радиомагнитлы дулкыннарның тәэсире күпме вакытка барасы гына билгеле түгел иде. Ни әйтсәң дә беренче тапкыр сынап карау бит.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии