Хатлар саны нигә арта?

Хатлар саны нигә арта?

Кайвакыт, интернетка алданып, сәгатьләр буена компьютер каршында утыргач, әбиләр яшь вакытта ансыз гына ничек яшәгән икән, дип уйланырга мәҗбүр булам. язышам, күзгә-күз очрашам дисәң дә, бер мизгел эчендә дөньяның икенче почмагындагы кеше белән элемтәгә кереп аралаша аласың. Яңалыкларын да шуннан укыйсың, һава торышын да иртән торуга ук интернеттан карап беләсең… Почтаның заманча формасы кебек инде ул хәзер. Ярый, интернеты бер хәл, ә менә булмаса?! Бу уйларымнан үзем үк эсселе-суыклы булып киттем. Бррр… Газета-журнал килмәячәк, пенсия өйдән-өйгә кереп өләшенмәячәк, -телеграммалар да йөрмәячәк, ягъни мәсәлән. Газета-журнал өләшенмәгәч, без кая барырбыз?! Менә шул почтаның бар әһәмиятен аңлаганга, биредә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәрен ел саен искә алырга тырышабыз да инде. Дөрес, ел дәвамында, бик күп тапкыр газеталар ияләренә килеп җитмичә, «Татарстан почтасы» үзәгебезгә үтсә дә, аларның хезмәте ни дәрәҗәдә җаваплы һәм авыр икәнен танымый мөмкин түгел. Ул хезмәтнең күпчелек өлеше безнең күзгә күренми дә кала бит әле.

Бөтендөнья почта көне – 1969 елдан бирле үткәрелеп килүче «карт» бәйрәмнәрнең берсе һәм ул Халыкара хат атналыгы (3-9 октябрь) кысаларында, аның соңгы көнендә билгеләп үтелә. Шулай да, әлегәчә мине бер сорау борчый: компьютер технологияләре заманында почтаның әһәмияте кимемәсме? Киләчәктә дә почта яшәячәкме, әллә инде интернет технологияләр заманына кайтып калачакбыз да… Яңа килгән газета исен дә тою бәхетеннән мәхрүм булачакбызмы? Бердәнбер көнне шундый галәмәт тә булыр, ләкин бүген почтаның әһәмияте һич кимеми дип әйтергә нигез бар. Әнә бит, шул ук интернет заманы булуга карамастан, почта аша йөрүче хатлар саны да елдан-ел арта гына икән. Гаҗәпләндегезме? Үзем дә аптыраган идем башта, ләкин ул сез уйлаган хәл-әхвәл белешү хатлары түгел, ә кредит, салымнар турында «искә төшерүче» хатлар, ЮХИДИдән килүче штрафлы «сәламнәр» икән.

– «Татарстан почтасы» күрсәткән хезмәтләрнең 70% өлешен хат тарату эшчәнлеге били. 2011 елның 8 аена безнең аша 17,5 миллион хат һәм бандероль узды. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 1,2 миллионга артык. Почта аша товар сатып алу да елдан-ел киң колач җәя, – дип белдерде «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәте идарәсе директоры Регина Кузнецова.

Шушы көннәрдә генә «Иң яхшы хат дәресе» Бөтенрусия конкурсы нәтиҗәләре билгеле булып, җиңүчеләр бүләкләнде. Җиңүчеләр төрле номинациядә билгеләнсә дә, аларны берләштерүче бер сыйфат бар – барысы да Казаннан.

Почта ул һәр нечкәлеген исәпкә алып, инде бер җайга салынган эшчәнлек булса да, замана таләпләренә туры килер өчен гел яңарып торырга мәҗбүр. Әйтик, бүгенге почта кечкенә генә супермаркетны хәтерләтә. Анда күпчелек көнкүреш кирәк-яракны да алырга мөмкин. Әле кайчан гына мондый хәлне күз алдына да китереп булмый иде. Шулай ук почтаның үз борчулары да җитәрлек. Авыл җирендә ул бик үк сизелмәсә дә, шәһәрләрдә почта тартмасы дигән бәхет тә зур проблемага әйләнә. Дөрес, алар өчен «Татарстан почтасы» җавап бирмәсә дә, шикаятьләр, халык зары аларга языла икән. Менә, мәсәлән, мин яши торган йортта да почта тартмалары бөтенләй юк. Хат ташучы килгән хатларны һәм газеталарны (яздырып алучылар бик сирәк!) катлар арасында урнашкан тәрәзә төбендә генә калдырып китә. Фатир өчен түләү кәгазьләрен дә шуннан алабыз. Кайчакта яшьләр тәрәзә төбендә эчеп-тартып утыра да, романтика эзләп микән, шул кәгазь өеменә ут төртеп тәм таба. Килгән хатлар салым инспекциясеннән булмаса, иясенә бик сирәк очракта гына барып җитә – аны «чират торып» ачып укыйлар. Таушалып беткән хатны уку бик «тәмле» түгел, җәмәгать, шуңа күрә, хатлар алу өчен үземә аерым адрес булдырдым әле.

Почта хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме турында сөйли башладым да, тагын үз проблемаларыма кереп адашканмын.

Хат ташучыларга быелдан башлап велосипедлар өләшенәчәк дигән хәбәр таралган иде. Форсаттан файдаланып, Регина Кузнецовадан шул хакта да кызыксындым.

– Ул велосипедлар хат ташучыларның барысына да бирелми. Кайберәүләрнең маршрут озынлыгы 10 чакрымнан артык. Аларга бераз ярдәм булсын дип уйлап табылган чара бу. Гомумән алганда, 265 велосипед бирелергә тиеш, – диде ул.

Велосипедын бирделәр дә ди, ләкин аның юллары язын-көзен ул велосипедта йөрерлекме соң әле? Кайбер караңгырак авылларга почта да сирәк йөргәнен беләбез. Бу уңайдан Регина ханым Мамадыш районын билгеләп үтте. Баксаң, юл кермәгән авыллар проблемасы буенча, республикада нәкъ менә шушы район «иң алдынгысы» икән.

Шуңа карамастан, хат ташучы вазифасы беркайчан да буш тормый, имеш. «Хат ташучылар зур шәһәрләрдә генә даими алышынып тора», – дип белдерде «Татарстан почтасы»ның хезмәткәрләр идарәсе буенча җитәкчесе Владимир Никулин.

почтасының Татарстан филиалын зур бер оешма итеп күз алдына китерергә мөмкин. Һәркөн яңа газета-журнал йортыгызга килсен өчен, биредә 9 меңнән артык кеше хезмәт куйганын белә идегезме әле сез? Кар-буран, җил-яңгыр дими үз хезмәтенә тугры калучылар, бары тик почта өлкәсендә эшләүчеләр бу. Аларга сәламәтлек һәм эшләрендә сабырлык телибез. Эш көннәрегез һәрчак аяз булсын!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Хатлар саны нигә арта? , 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии