- 12.05.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №19 (10 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Башка илләрне әйтә алмыйм, ләкин безнең илдә кыйбласыз яшәргә мөмкин ахры, дип уйлыйм. Соңгы елларда нык сизелә башлаган битарафлык куркыныч төс ала башлады бит. Яшьләргә, яшь гаиләләргә исләрем китә минем. Кайбер көннәрдә подъездда лифт эшләми, кранда кайнар су бетә. Шушы фатирларда яшәүче яшьләрдән сорыйм: «Нигә җәяү йөрисез? Кранда кайнар су бармы?» – дим. «Әйе шул, лифт эшләми, су юк», – диләр. Ник шунда берсе авария хезмәтенә шалтыратсын. Һәрберсенең кулында телефон бит югыйсә.
Әкәмәт илдә яшибез бит, җәмәгать! Бу хәтле урлауга, талауга дучар ителгән ил Җир шарында башка юктыр ул. Инде яңалыклар тыңларга курка башладым. Анда министрны кулга алганнар, монда губернатор урлап тотылган. Вак-төяк главалар турында язып та тормыйм, чөнки андый хәбәрләргә без ияләнгән инде. Әгәр дә бер главаны «урламый ул», дисәләр, безнең халык «не может быть», диячәк. Чөнки урлау Русиядә рәсми төс алды бугай. Кызганычка, моңа мисаллар җитәрлек. Мәскәү түрәләренең телендә СССР таркалгач, Русия дигән сүз пәйда булды. Әйе, Русия сүзе яңадан дөньяга чыкты. Ләкин бүген аны уйнар өчен генә терелттеләр. Мәскәүне беркайчан да Русиядә яшәүче халыкларның язмышлары кызыксындырмады. Менә шушы «патриотлар» безне ватанны сөяргә өйрәтеп маташалар. Тиздән без барыбыз да рәсми рәвештә «россиянин» булачакбыз икән. Безгә нәрсә? Без аңарга өйрәнгән инде. Ничә ел бит совет кешесе булып яшәдек, укабыз коелмады. Советлар союзы ватаның, диделәр. Безгә аны мәктәпләрдә ачык аңлаттылар. Ә хәзер аңлатып та тормыйлар, көчләп тагалар. Чөнки без «демократик илдә» яшибез. Бу илдә теләсә нәрсә ярый. Бүлгәлә, хакимлек ит, урла, балаңның баласына җитәрлек булсын!
БДИ галәмәтен генә алыйк. Соры масса, сарык көтүе хәленә төшерделәр бит балаларны.
Бердәм Дәүләт имтиханы,
Җитте минем башыма.
Ничек барыйм җавап белән,
Раббыбыз каршына? – дип язган бер бала.
Оятсызлыкның соңгы чигенә килеп җиттек инде. Петербург шәһәрендә булып узган канлы вакыйгалардан соң, күп шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да, «Террорга урын юк! Безне куркыта алмассыз!» дип аталган митинглар узды. Бер караганда шулай булырга тиеш, халык протест белдерергә хаклы, битарафлыкка урын булырга тиеш түгел, дияр идең, әгәр халыкны ихтыяри-мәҗбүри җыймасалар. Кемгәдер 500 сум бирергә вәгъдә итеп, кемнедер куркытып. Мисал итеп, Эльвира Хәмитованың «Безнең гәҗит»нең 15нче санындагы (12 апрель, 2017) «500 сум бирәбез дигән митинг миңа 1500 сумга төште» дигән мәкаләсен китерергә мөмкин.
Нәрсә ул ватанпәрвәрлек? Нәрсә ул ватан? Нәрсә ул кыйбла? Яшь вакытта мин бу төшенчәләрнең асылын эзләп маташмадым да. Чөнки без барыбыз да патроит идек. Армия сафларында хезмәт итү бәхете безнең өчен нинди зур горурлык иде. Дөрестән дә, ул чорда безнең кыйблабыз, максатыбыз бар иде. Акча табу ул заманда икенче планда иде шул.
Русия Җиңү парадын үткәрә. Кемгә кирәк ул, кемгә күрсәтәбез, кемне куркытабыз? Американымы? Алар безнең армияне, икътисадны безгә караганда да яхшырак белә бит. Шул парадка киткән миллиардларны илнең икътисадына җибәрсәң, күпкә отышлырак булыр иде, минемчә.
Илдә ятим балалар саны сугыштан соңгы еллардагыдан да артып киткән икән. Беренче каналдан Малаховның «Пусть говорят», Гордонның «Мужское женское» тапшыруларын карасаң, котлар оча бит. Русия авылларында эш юклыгы, баш ташлап эчүләр, туганнар арасында мал өчен талаш, балаларны ташлап калдыру… Чүплекләрдә казынучы ирләрне, хатыннарны күрәсең дә: «Менә, Русия, синең чын йөзең», – дип уйлый башлыйсың.
Үзебезнең Казан мәчетләре янында теләнүчеләр күбәйде. Йә Аллам, чыннан да «булдырабыз бит». Ни аяныч, бу күренешләр гадәткә кереп бара бугай. Ичмасам, Л.И.Брежнев заманасын торгынлык еллары дип сүгәләр. БАМ, КАМАЗ. ВАЗларны, Идел аркылы салынган күперләрне һәм башка йөзләгән зур төзелешләрне бик тиз оныттыгыз, «господа демократы»! Дөресен әйткәндә, сез аларны онытмадыгыз, яхшы беләсез. Чөнки сез заманында обком, райкомнарда, комсомол оешмаларында эшләгән «чын» коммунистлар бит. Кыйблагыз бик тиз үзгәрде, сарык тиресе ябынган бүреләр!
Ә хәзер нәрсә? Путин белән киңәшмичә, (алдан ук гафу үтенәм) бер зуррак бәдрәф тә төземиләр бит хәзер губернаторлар. Илле кеше эшли торган цех ачсалар, Мәскәүгә барып, Кремльдә альбомнарын күрсәтәләр. Ялагайланып, икейөзләнеп утыруларын карарга оят, валлаһи.
«Безнең гәҗит»нең 15нче санында (12 апрель, 2017) басылган Габдулла Мөхәммәтшинның «Монафикълар булмыйк» мәкаләсендә язылганча, безнең Русия коррупция-монафикълык сазлыгына кереп батты бугай. «Кемнәр алар монафикълар? Алар – икейөзле кешеләр», – дип яза автор. Әйтергә кирәк, бик дөрес яза.
Икейөзлелек элек тә бар иде билгеле. Ләкин масштабы башка иде. Начармы, яхшымы, дөреслекне табарга җиңелрәк иде. Хәзерге түрәләр теләсә нинди гамәлләр кылырга мөмкиннәр. Үзләре генә түгел, аларның «алтын» балалары да. Алар белеп тора: бу кылган гамәлләре өчен аларга бернәрсә дә булмаячагын. Ә губернаторларны кулга алу, тикшергән булып кыланулар икейөзләнү генә ул. Мәче-тычкан уены. Мәче дә тычканны бер тота, бер җибәрә. Шунда качып котыла алмаса, үзе гаепле, чөнки җибәрде бит инде ул аны. Минем әле шушы яшемә җитеп, бер генә коррупционер түрәнең дә төрмәдә 8-10 ел утырганын ишеткәнем юк. Булмаячак та. Чөнки «галиҗәнап акча» каршында синең кануннарың – нуль.
Менә шулай, җәмәгать! Бу дөньяның сынау урыны гына икәнен аңласак иде дә бит. Иртәгә соң булуы бар. Аллаһ безгә фарыз гамәлләрне вакытында кылып, рөхсәт ителгән күңел ачуларның чамасын белеп кенә яшәп, җәннәт ишекләрен ачып керергә насыйп итсә иде.
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
Комментарии