Суд гадел булырмы?

Татар халкының данлыклы кызы, актив җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы көч структураларының соравы буенча шәһәр суды РФ Җинаять кодексының 282 маддәсе 1нче пункты буенча суд эскәмиясенә утырткан иде. Бу маддә милләтара низаг чыгарырга омтылуда гаепләүне күздә тота.

Узган елның 29 декабрендә булган соңгы утырыштан соң суд 2010 елның 25 гыйнварына кадәр тәнәфес игълан иткән иде. 25 гыйнварда суд эше дәвам иттереләчәк.

Билгеле булганча, үзенә карата белдерелгән гаепләүләрнең берсен дә танымый. Ул аларны сәяси заказ буенча эшләнгән яла ягу дип саный.

“Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррире Дамир Шәйхетдинов өстеннән РФ Җинаять кодексының 282нче маддәсе 2нче пункты буенча 2009 елның 18 ноябрендә башланган суд утырышы быелның 14 гыйнварында төгәлләнер кебек. Бу көнне гаепләнүче эскәмиясенә утыртылган Дамир Шәйхетдиновка соңгы сүз бирелер һәм хөкем карары чыгарылыр дип көтелә.

Фирдәвес ХУҖИН

Төзәтү

Хөрмәтле редакция! Фирдәвес Хуҗинның «Лабиринттагы хакыйкать» дип аталган язмасын (30декабрь, 2009 ел) чыгаруыгыз өчен зур рәхмәт! Безгә каршы башланган суд эше турында дөресен халык бары тик сезнең газетадан һәм «Азатлык» радиосыннан гына белә ала. Әмма бу мәкаләдә бер төгәлсезлек киткән. Аны төзәтергә кирәк, чөнки тарих өчен ялгыш калмасын. Сүз резолюцияләрен кабул итү турында бара. Язма авторы минем исемнән: «Аларга бераз үзгәрешләр керткәч, кабул итүне яклап мин генә түгел, утырышта катнашучыларның барысы да кул күтәрде. Шулай булгач, нишләп аларны да түгел, мине генә хөкемгә тартасыз?» – диде Фәүзия ханым”, – дип әйттерә. Монда соңгы җөмлә дөреслеккә туры килми, чөнки мин бер вакытта да җыелышында катнашучыларның хөкемгә тартылуын теләмәдем. Киресенчә, аларның шаһит кына булып калуларына сөендем, бөтен авырлыкны үз өстемә алдым. Ә хакыйкатьтә, ул мөрәҗәгать-резолюцияләр кабул ителгәндә, мин әле рәисе булып сайланмаган да идем, соңыннан гына сайландым. Бәлки, журналист шушы урынны бутагандыр.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА

Комментарии