Тавыклар һәм песиләр дуслыгы

Тавыклар һәм песиләр дуслыгы

Мин Азнакай шәһәрендә үз хуҗалыгым белән яшим. Тавыклар асрыйбыз, песиләребез дә җитәрлек. Тавык асрау мәшәкатьле булса да, шулар янына чыгып, бераз хәрәкәтләнеп керәсең. Пенсионер кешегә анысы да кирәк. Үз тавыгың салган йомырка да икенче инде. Кунакларга биреп җибәрсәң дә яхшы күчтәнәч.

Тавыкларның кыртлап, йомырка салудан туктаулары бимазалый. Мин андый тавыкның артын салкын суга тыгып, караңгы урынга ябып куям. Берничә көннәр тавыкның җәзасы тәмамлана, аны чыгарып җибәрәм. Бу юлы гаҗәп күренеш – тавыкларның күкәй салулары кимеде. Соңгы көннәрдә ояларында бер күкәй дә юк. Тавыкны япкан бүлмәнең ишек почмагында песи тычкан тотарга кереп йөрсен өчен бер тишек калдырган идем. Кыртлаган тавык шуннан кереп, яңадан утырган. Ә калган тавыклар аңа «теләктәшлек» күрсәтеп, йомыркаларны шул тавык астына салганнар.

Минем Чаллыдан кунакка кайткан оныгым песиләр белән мавыга. Аларга үзе белән күчтәнәчкә ризык алып кайта, өйдән дә ризык ташый. Якын-тирәдән унга якын песи җыела. Узган ел әти-әнисе Төркиягә ялга китте, бу, песиләр белән булам, дип, шунда да бармады. Инде быел яңа уку елы башланыр алдыннан онык-кызлар песиләрдән аерыласылары килмичә, Чаллыга теләр-теләмәс кенә киттеләр. Берничә көн узгач күрәм: оныгым тактаның бер ягына песи рәсеме ясаган (рәсемгә бик оста), икенче ягына песиләргә теләк язган. Әбисенең тырышлыгы аркасында татарча яхшы сөйләшсәләр дә, язуын урысча язган. «Дорогие кошки, пожалуйста, не забывайте нас. Вы всегда готовы поесть, и я очень надеюсь, вы так же не против вспоминать хорошие моменты с нами. Желаю вам дружно и весело прожить эти годы. Когда станет грустно, прочитайте этот текст».

Бишенче сыйныфка укырга барган оныгымның грамоталы матур язуына һәм рәсеменә карап сокландык та, горурландык та.

Уку елы башында Зәмирәнең авырып китүен белеп, шушы такта башында утырган песиләрен телефонга фотога төшереп җибәргән идем. Ул фото аңа сәламәтләнеп китәргә этәргеч биргәндер дип уйлыйм.

Күренекле дрессировщик Куклачев песиләрне өйрәтүгә авыр бирелүче йорт хайваны дип атый. Ләкин песиләр үзләренә кирәкне бик тиз отып ала.

Утырткан чәчәкләр арасына кереп йомышларын үтиләр, шунда күләгәдә яталар дип карчыгым борчылгач, үзебезгә тугрылыклы бер песигә генә ризык бирә башлаган идем. Берсендә биргән ипиемне ошатмыйча, үпкәләгән кебек кисәк китеп барды да, бераздан авызына бер чыпчык кабып килеп тә җитте. «Менә, син ашатмасаң, тәмле ризыкны үземә үзем дә таба алам», – диюе булды ахрысы. Чыпчык та, песи дә кызганыч булды. Аннары әүвәлгечә тәмле ашаттык инде песиебезне.

Шимбә иртән мәкаләмне яздым да, ял көннәре почтага барып йөрмәскә булдым. Гадәттәгечә, кич белән тавыкларның йомыркаларны тикшерим дип, бер ояга кулымны тыккан идем, песи тырмап алды. Салкынайта башлагач, тавык оясына кереп яткан икән. Шуннан соң язмама «Тавыклар һәм песиләр дуслыгы» дигән исем бирдем.

Альберт ИСЛАМОВ,

Азнакай шәһәре

Комментарии